Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | 8(85552)3-19-67 |
| E-Mail: | iuzage@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Көрәш батырларын котлыйбыз!/Поздравляем победителей! 08.10.2018

Татарча көрәш белән Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче укучылар 6 нчы октябрьда Актанышта танылган көрәшче Марсил Гилаев истәлегенә узган ярышта катнаштылар.
Үз авырлык үлчәүләрендә уңышлы чыгыш ясаган укучылар:
Шәмсиев Илназ (8 сыйныф) – 1 урын
Гыйлемов Салават (8 сыйныф) – 2 урын
Марданов Ришат (8 сыйныф) – 2 урын
Хәбетдинов Салават(9 сыйныф) – 2 урын
Хафизов Ильяс (11 сыйныф) – 2 урын
Нургалиев Айзат (7 сыйныф) – 3 урын
Заһиров Булат (8 сыйныф) – 3 урын
Аларга киләчәктә яңа җиңүләр, яхшы кәеф, сәламәтлек телибез!
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз!/Поздравляем победителей 05.10.2018

3 нче октябрьдә Пучы авылында татарча көрәш буенча «Балалар иҗат үзәге призы»на ярыш үткәрелде. Бу ярышта Кәзкәй, Пучы, Киров, Мөшеге (Мөслим), Калтак (Мөслим) мәктәпләреннән 40 укучы катнашты. Үз үлчәү авырлыкларында батырлар булып танылдылар:
Сәлимов Кирилл (Калтак);
Нургалиев Айзат (Пучы);
Марданов Ришат (Пучы);
Хаҗиев Денис (Кәзкәй);
Дорофеев Вадим (Кәзкәй);
Шәмсиев Илназ (Пучы);
Хафизов Ильяс (Пучы.
Барлык җиңүчеләрне дә котлыйбыз.Яңадан-яңа үрләр телибез!
-
Бәйрәмең белән,укытучым!/С праздником,Учитель! 05.10.2018

5 октябрь -Халыкара укытучылар көне.Һөнәри бәйрәм уңаеннан барлык өстәмә белем бирү педагогларын ихлас күңелдән тәбрик итәбез!Барыгызга да иҗади биеклекләр, саулык-сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар телибез.
Самые искренние поздравления в честь пофессионального праздника - с Днем учителя!
-
Поздравляем победителей конкурса!
04.10.2018
Подведен итог конкурса,посвященного ко Дню учителя.
I место - Актанышская СОШ№1, Актанышская СОШ№2, Аккузовская ООШ;
II место - Тат.Суксинская ООШ, Старокурмашевская ООШ, Тат.Ямалинская ООШ;
III место - Мари Суксинская ООШ, Минняровская ООШ, Верхнеяхшеевская ООШ, Тлякеевская ООШ
Победители в номинациях:
«Новейшая история»- Гуманитарная гимназия – интернат для одаренных детей;
«Оригинальное решение» - Поисевская СОШ;
«Факел истины» - Чуракаевская ООШ;
«Преданность профессии» - Чалманаратская ООШ;
«Уважение к истокам» - Такталачукская ШИ;
«Исторические зарисовки» - Байсаровская ООШ;
«Праздничное настроение» - Качкиновская ООШ;
«Связь поколений» - Атясевская ООШ;
«Учитель жизни» - Уразаевская ООШ;
«Вестник истории» - Такталачукская ООШ;
«По следам истории»- Новокурмашеская ООШ;
«Пример достойного труда»- Сафаровская СОШ;
«Свидетель веков»- Староаймановская ООШ.
-
Өлкән шахматчылар көч сынаша. 03.10.2018

Халыкара өлкәннәр көне - декада буларак дәвамлы бәйрәм.Актаныш балалар иҗат үзәге педагоглары Ф.Галимов, И.Имамов өлкәннәребез белән янә очраштылар.Шахмат сөюче абый-апалар, әби-бабайлар көч сынашырга җыйналдылар.Күңелләре күтәренке,омтылышлары нык булуы аеруча сөендерә.Барыгызга да уңышлар юлдаш булсын.
-
Форум Юных граждан
02.10.2018
Татарстан Республикасы Яшьләр һәм спорт министрлыгы 1нче октябрь көнне Казан шәһәрендә “Яшь гражданнар форумы”уздырды.Форумның “Татарстан Республикасында балалар хәрәкәте үсеше”темасы астында оештырылган секция эшендә Балалар иҗат үзәгенең балалар хәрәкәте бүлеге мөдире Хабирова Д.М. катнашты.Форумда Республика балалар оешмалары Советының җитәкчелеге сайланды.Форум эшчәнлегендә 10 юнәлеш буенча секцион эшләр оештыру,Совет алдында торган яңа бурычлар билгеләү күздә тотыла.
-
"Халыкара өлкәннәр көне"-уртак бәйрәм. 01.10.2018

1 октябрь-Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә.Безнең районда бу дата өлкәннәр декадасы итеп дәвамлы оештырыла.Оешмабызның чаралар планына нигезләнеп, балалар белән бергә истәлек открыткалары,төрле сувенерлар әзерлибез.Түгәрәк өстәл янында өлкәннәребез белән очрашып,балаларны кызыксындырган сорауларга җаваплар алып,төрле тамашалар оештырабыз."Олы кеше-солы төше"дигән мәкаль бик урынлы бу урында.Ә өлкәннәребез үзләре хезмәт куйган коллективка кунак булып килгәч,аеруча үзләрен бәхетле хис итәләр.Бер күрешү- үзе бер гомер,-диләр алар.Бәйрәм көннәрендә генә түгел, гомер елларында өлкәннәребезгә җан тынычлыгы,тән саулыгы,бәхет,шатлыклар гына телибез!
-
"Әйдәгез,танышыйк!" кичәсе 27.09.2018

Актаныш Балалар иҗат үзәгендә бәйрәмнәр,кичәләр даими уза.Һәр чара эчтәлекле,мавыктыргыч итер оештырыла.2018-2019 уку елына түгәрәкләргә килгән яна балалар бер-берсе белән дә,өстәмә белем бирү педагоглары белән дә таныштылар.Чөнки әкият геройлары булып киенгән апа-абыйлар мавыктыргыч итеп әкият сәхнәләштерделәр.Һәр түгәрәк җитәкчесе күргәзмәгә материал әзерләп, балаларны үз эшчәнлеге һәм яңа дуслар белән таныштырды. "Оригами"түгәрәге үзенең кәгазь иле патша кызы белән килгән иде.Агач эшкәртү серләрен өйрәнүче егетләребез дә үзләре белән бик тапкыр гына таныштырдылар.Иҗат итүчеләрне өйрүтуче педагоглар балалар белән бергә үзләренең визиткаларын да тәкъдим иттеләр."Уйный-уйный өйрәнәбез" түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар исеменнән әнисе белән бергә Раяз Солтанов чыгыш ясадылар.Көз аенда туган укучылар матур җыр белән бергә истәлек бүләгенә дә ия булдылар.Барлык кичәдә катнашучыларны үзенең музыкаль күчтәнәче белән Шайхразиева Азалия сәламләде.Оештыру бүлеге җитәкчесе Муллахметова И.М. барлык катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде,кабат очрашуларга чакырып калды.
-
Агач серләренә төшенәбез. 27.09.2018

Яңа уку елы башлануга укучылар да,бакчага йөрүче балалар да Актаныш Балалар иҗат үзәгенә агылды.Декоратив гамәли сәнгать, тегү, инглиз теле, мәктәп алды хәзерлеге юнәлешләре белән беррәттән агач эшкәртү серләренә өйрәнү түгәрәге эшли башлады.Төрле яшьтәге укучылар кызыксынып иҗади эш башладылар.Җитәкчеләре дә тәҗрибәле педагог -Дилшат Сәгыйть улы Мухамадиев.
-
О проведении инвентаризации/Инвентаризация үткәрү турында
25.09.2018
В соответствии с поручением первого заместителя Премьер министра Республики Татарстан
Р. К. Нигматуллина, от 22.08.2018 г.№ 48251 по письму от Генерального директора ФГАУ «Фонд новых форм развития образования» М. Н. Раковой от 20.08.2018.г. № 1024 с 10 сентября 2018 г. МБДОУ ДО «Центр детского творчества участвует в кампании по инвентаризации инфраструктурных, материально- технических и кадровых ресурсов учреждения.
Татарстан Республикасы Премьер министрының беренче урынбасары Р.К.Нигъматуллинның 22.08.2018 №48251 хаты буенча Балалар иҗат үзәге 10 нчы сентябрьдән 5 нче октябрь аралыгында учреждененең инфраструктура,материаль-техник һәм кадрлар ресурсларын инвентаризацияләү кампаниясендә катнаша.









