Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Spo.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 230учащихся |
| У нас учат: | 23 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме! 01.05.2022

1 Май – илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме.Көн саен үзенең хезмәте белән Ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәме. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен –табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры.
1 Май бәйрәме беренче тапкыр 1890 елда Варшавада, ә 1891 елда Санкт-Петербургта бәйрәм ителә.
Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Ни генә булмасын, 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә.
Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган яз бәйрәме белән котлыйбыз. Яз сулышы күңелегезгә нур өстәсен. Бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын.
-
Мәктәпкә матур истәлек. 30.04.2022

Тиздән соңгы кыңгырау яңгырар. Мәктәп белән саубуллашыр чак җиткәне сизелмәгән дә. Хыялларны ак җилкән итеп күңел еракка талпынса да, еллар узу белән белем алган йортың, укытучыларың, классташларың сагындыра башлый. Мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучылары үзләреннән соң мәктәпкә матур истәлек калдырырга булганнар.
«Без мәктәп бакчасына алмагачлар утырттык. Алар үсеп китәрләр дип ышанабыз. Биредән узган саен мәктәп елларын, бәхетле мизгелләрне искә төшереп торырлар», - ди алар. -
"Читаем Тукая" 29.04.2022

Ученица 1 класса Минегалиева Ильзида награждается дипломом I степени II Республиканского конкурса детского творчества "Читаем Тукая" в номинации "Художественное слово" среди участников от 7 до 13 лет. Руководитель: Кашапова Гулия Галимулловна.
-
Межрегиональный онлайн-фестиваль "Әллүки" 28.04.2022

Ученица 1 класса Минегалиева Ильзида награждается дипломом участника межрегионального онлайн-фестиваля "Әллүки", посвященного 136-летию со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая.
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе 28.04.2022

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесенең зона этабы узды. Әлеге бәйгедә Актаныш районының иң яхшы дип табылган Пучы мәктәбе ЮИД отряды да катнашты. Алар уңышлы чыгыш ясап, диплом белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
-
Региональная олимпиада по математике 27.04.2022

27 апреля учащиеся 8А класса (Закирова Эльза) и 7 класса ( Закирова Эльвина, Харитонова Алина, Гимранова Лайсан) приняли участие в Региональной олимпиаде по математике среди учащихся Республики Татарстан. Организаторами мероприятия являются Камский математический центр НГПУ совместно со «Школково». Олимпиада продолжалась 90 минут. Все участники получили сертификат об участии.
-
Защита проектов 27.04.2022

Сегодня в нашей школе прошла защита индивидуальных проектов учащимися 9 и 10 классов. В течение учебного года учащиеся вместе со своими научными руководителями занимались исследованиями, проводили опыты, разбирали социально-значимые вопросы. Защита сопровождалась презентациями и демонстрацией собственных работ учащихся по выбранной теме.
-
Тукай безнең күңелләрдә! 26.04.2022

Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел. Әгәр дөньяда бик аз яшәп тә, үзеннән соң тирән эз калдырып киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе, һичшиксез, Габдулла Тукай. Аның шигырьләрен яттан белмәгән, моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган бала юктыр. Шагыйрьнең гомере бик кыска булса да, иҗат иткән әсәрләре - мәңгелек! Ул һәрвакыт безнең йөрәкләрдә яши. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан безнең мәктәптә "Тукай безнең күңелләрдә!" дип исемләнгән әдәби чара үтте.
-
26 апрель - Габдулла Тукай туган көн! 26.04.2022

26 апрель - Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев туган көн!
26 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, татар халкы Туган тел көнен билгеләп үтә.
Башка бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар белән беррәттән, бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын биләп тора. “Туган телеңне онытсаң, рухыңны югалтырсың…”– дип язган шагыйрь. Туган телен белмәгән кеше үз халкыннан да, милли тамырларыннан да аерыла, туган җиренә дә ят була. Без күпмилләтле илебездә төрле телләрнең һәм үзенчәлекле диалектларның байлыгын һәм аһәңен саклап калырга тиешбез. Туган тел көне һәрвакытта да тынычлык, дуслык һәм татулык бәйрәме булсын!
-
Мин Актанышны яратам! 26.04.2022

26 апрель, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан һәм “Актаныш таңнары" газетасының 90 еллыгы кысаларында Актаныш районы мәктәпләре укучылары арасында “Мин Актанышны яратам!” дип исемләнгән шигырь бәйгесе игълан ителгән иде. Әлеге бәйгедә 50гә якын укучы катнашкан. Алар арасында Пучы мәктәбеннән 2нче сыйныф укучысы Фәтхетдинова Нәзилә - 3 урын, Шәйхелова Гөлинә - шулай ук 3 урынга ия булдылар. Укучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, балаларны иҗатка тартуга керткән өлешләре өчен укытучыларына зур рәхмәт белдерәбез!








