Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Spo.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 230учащихся |
| У нас учат: | 23 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
25 апрель - Дәүләт флагы күтәрүнең бердәм көне \ 25 апреля - Единый день поднятия государственного флага 25.04.2022

Россия Федерациясе Флагы күтәрү күп кенә уку йортларының традициясе булып тора . Бу укучыларда патриотизм хисен формалаштыруга ярдәм итә. Әлеге традиция барлык гомуми белем бирү оешмаларында 2022 елның 1 сентябреннән алып барылачак. РФ Мәгариф Министры С.С. Кравцов 2022 елның 25 апрелендә РФ Дәүләт флагын күтәрүнең бердәм көне дип игълан итте. Татарстан Республикасында бу традиция 2022 елның 25 апреленнән башлап оештырыла һәм мәктәп яны лагерьларында көндезге лагерьларда, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының профильле сменаларында дәвам итәчәк. Республикада ике флаг күтәреләчәк: Россия Федерациясе Дәүләт флагы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагы. Шушы уңайдан безнең мәктәптә дә Дәүләт флаглары күтәрелде.
Подъем флага РФ является традицией многих учебных заведений, это способствует формированию чувства патриотизма обучающихся. Данная традиция будет ведена во все общеобразовательные организации с 1 сентября 2022 года. Министр просвещения РФ С.С.Кравцов объявил Единым днем поднятия государственного флага РФ 25 апреля 2022 года. В Республике Татарстан данная традиция будет организована с 25 апреля 2022 года и продолжит свое развитие в пришкольных лагерях дневного пребывания, в профильных сменах Министерства образования и науки РТ. В республике поднимут два флага: Государственный флаг Российской Федерации и государственный флаг Республики Татарстан. По этому случаю и в нашей школе были подняты государственные флаги с озвучиванием мелодий гимнов России и Татарстана.
-
Субботник. \ Өмә. 23.04.2022

Бүген тирә-ягыбызны чүптән арындыру, ямьләндерү максатыннан укучыларыбыз өмәгә чыкты. Өмәдә катнашучылар мәктәп тирәсен тәртипкә китерделәр.
-
"Укырга, укырга һәм укырга!" 22.04.2022

Владимир Ильич Ульянов – Ленин бабай – 1870 елныӊ 22 апрелендә Сембер шәһәрендә (хәзерге Ульяновск) дөньяга килгән. Чорлар нинди генә җилләр алып килсә дә, тарихта үзенеӊ урынын булдырган шәхес. Кулында хакимият тә, матди байлык та булмаган килеш миллионлаган кешеләрне үз артыннан ияртә алган күренекле шәхес. Ул бөек революционер, большевиклар партиясен оештыручы, Халыклар Комиссариаты Советы рәисе, дөнья тарихында беренче социалистик дәүләт оештыручы, марксист, публицист, марксизм-ленинизмга нигез салучы, идеолог, Өченче (Коммунистик) интернационалны һәм Советлар Союзын оештыручы да. “Укырга, укырга һәм тагын бер тапкыр укырга!” дигән лозунгны безгә васыять итеп калдырган бабабыз инде ул безнең.
-
22 апрель - Ленин туган көн! 22.04.2022

22 апрель - В.И.Ленинның туган көне уңаеннан Пучы авылында урнашкан Ленин һәйкәле янында искә алу тантанасы узды. Элеге тантанада безнең мәктәп укучылары да катнашты.
-
Район китапханәчеләре семинары 21.04.2022

21 нче апрель көнне Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә функциональ грамоталылык юнәлешендә район китапханәчеләре семинары булып узды.Семинарның темасы: "Гаилә укуы: укучы бала формалаштыруда гаилә, мәктәп һәм китапханәнең үзара хезмәттәшлеге". Китапханәче Сабирова Гөлнар Фоат кызы "Укучыларда уку грамоталылыгын формалаштыру алымнары" темасы буенча мастер - класс күрсәтте. "Уку грамоталылыгы - функциональ грамоталылыкның иң мөһим өлеше" темасы буенча чыгыш ясады. Шулай ук укучылар "Тел һәм моң - күңел көзгесе" дигән ачык чара да тәкъдим итте. Әлеге семинарда Пучы мәктәбе китапханәчесе Солтанова Гөлчәчәк Вәсил кызы да катнашты.
-
Юл куркынычсызлыгы өчен - бергә! 21.04.2022

Бүген “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе булып узды. Әлеге бәйге кысаларында районыбыз укучылары юл йөрү кагыйдәләре белүләре белән беррәттән иҗади сәләтләрен дә күрсәтте. Балалар иҗат үзәге педагоглары каршында “Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!” исем белән үткәрелгән конкурста командалар тематик театраль күренешләр, җырлар, шигырьләр башкарды. Укучыларның махсус киемнәрдән булулары, рольләрен оста уйнаулары, теманы ачып бирүләре бәяләнде. Безнең Пучы мәктәбе командасы уңышлы чыгыш ясап, 1 урынга лаек булды! Афәрин!
-
Бөтенроссия "Илһам" бәйгесе \ Всероссийский конкурс "Илһам" 20.04.2022

20 апрель көнне мәркәзебез Казан шәһәрендә Бөтенроссия "Илһам" бәйгесенең йомгаклау өлеше үткәрелде. Әлеге конкурста Пучы мәктәбеннән Нуриева Ләйлә - 2 урын яулады, Кашапова Сөмбел - лауреат исеменә лаек булды. Җитәкчеләре - Муллагалиева Г.К. Укучыларга дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырылды. Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз!
Финальная часть Всероссийского конкурса «Илһам» прошла 20 апреля в нашей столице Казань. Нуриева Лейла заняла 2 место, Кашапова Сюмбель стала лауреатом в этом конкурсе. Руководитель - Муллагалиева Г.К. Ученикам были вручены дипломы и денежные сертификаты. Поздравляем наших победителей!
-
Башлангыч мәктәп методик берләшмә җитәкчеләренең киңәшмәсе 19.04.2022

Заман мәгариф системасы балаларга белем бирү максатын һәм бурычларын тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куя. Шул исәптән, 19 апрель көнне аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә районның барлык башлангыч мәктәп методик берләшмә җитәкчеләрең чираттагы кинәшмәсе булып узды. Киңәшмәнең төп темасы: "Укучыларның рухи-әхлакый үсешендә ОРКСЭ фәненең роле: проблемалар, эзләнүләр һәм перспективалар. Цифрлаштыру". Әлеге киңәшмәдә Пучы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Дәүләтова Зөлфия Фоатовна да катнашты.
-
Класс сәгате. 19.04.2022

Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршылап 4 сыйныфта класс сәгате үтте. Класс сәгате герой пионерларга багышланды.
-
Көрәш ярышы \ Соревнования по борьбе "Көрәш" 16.04.2022

Татарча көрәш буенча 16нчы апрельдә Актанышта район башлыгы бүләкләре өчен уздырылган ярышта Пучы мәктәбе командасы 2нче урын яулады! Үз авырлык үлчәүләрендә уңышлы чыгыш ясаган укучылар:
Шәйхетдинов Сәид ( 3 сыйныф) - 1 урын
Шәмсиев Ильяс ( 5 сыйныф) - 1 урын
Гыйлемов Салават ( 11 сыйныф) - 1 урын
Хөснетдинов Рөстәм ( 2 сыйныф) - 2 урын
Кашапов Айрат ( 6 сыйныф) - 2 урын
Салихов Рамазан ( 2 сыйныф) - 3 урын
Гарфиев Данил ( 2 сыйныф) - 3 урын
Ахметов Илназ ( 8 сыйныф) - 3 урын








