Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Spo.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 230учащихся |
| У нас учат: | 23 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Секреты дружного класса / Тату сыйныф серләре 18.01.2024

17 гыйнвар көнне "Тату сыйныфы серләре" конкурсының зона этабы узды. Районыбызның төрле мәктәпләреннән барлыгы 10 команда катнашты, алар арасында безнең Пучы мәктәп командасы да уңышлы чыгыш ясады. Котлыйбыз!
-
Китап күргәзмәсе 16.01.2024

20нче гыйнвар көнне милләтебезнең зур хөрмәткә лаек шәхесе, Татарстан Республикасының беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое, якташыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган көне. Шул уңайдан китапханәбездә "Гасырларга берәү генә туа" исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды һәм укучыларга тәкъдим ителә. Рәхим итегез!
-
Студентлар белән очрашу 15.01.2024

13 февраль көнне мәктәптә студентлар белән очрашу узды.
-
Спорт яңалыклары 09.01.2024

Татарча көрәш буенча 6 нчы гыйнварда Актанышта Кыш бабай бүләкләре өчен узган ярышта үз авырлык үлчәүләрендә уңышлы чыгыш ясаган укучылар:
Хөснетдинов Рөстәм ( 4 кл.) - 1 урын
Шәмсиев Ильяс (7кл.) - 1 урын
Салихов Фаяз (8кл.) - 1 урын
Шәйхетдинов Сәид (5кл.) - 2 урын
Мухаметов Рәзил (8кл.) - 2 урын
Кашапов Айрат (8 кл.) - 2 урын
Ахметов Илназ (10 кл.) - 2 урын
Әмиров Самат (4 кл.) - 3 урын
Рузибоев Умар ( 3 кл.) - 3 урын
Фазуллина Данияр (6 кл.) - махсус бүләккә ия булды.
Котлыйбыз! Тренерлары - Энис Садри.
-
Районара көрәш ярышы 06.01.2024

5 нче гыйнварда көрәш буенча Минзәлә шәһәрендә узган районара ярышларда уңышкан ирешкән көрәшчеләр:
Шәмсиев Ильяс (7 кл.) - 1 урын
Мухаметов Рәзил ( 8кл.) - 2 урын
Кашапов айрат (8 кл.) - 3 урын
Остазлары-Әнис Садри. Котлыйбыз,молодцы!!!
-
Яңа ел белән! 31.12.2023

Туган ил түренә
Алланып таңнарның алына,
Нур булып кешелек таңына,
Җыр булып үрелеп күңелгә,
Кил безгә, Яңа ел, кил безгә!
Кояшлы көннәрнең җылысын,
Бәхетнең, шатлыкның олысын
Күтәреп көннәрнең иңенә,
Рәхим ит Туган ил түренә!Энҗе Мөэминова
-
Публикация в газете «Актаныш таннары»/ «Актаныш таңнары» газетасында мәкалә 29.12.2023

29 декабря 2023 года в № 51 районной газеты «Актаныш таннары» была напечатана статья «Фикерләү сәләтен үстерик» учителя татарского языка и литературы Муллагалиевой Г.К.
«Актаныш таннары» район газетасының 2023 ел 29 декабрь көненең 51 номерлы санында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.К. Муллагалиеваның «Фикерләү сәләтен үстерик» дип аталган мәкаләсе басылып чыкты.
-
Яңа ел 27.12.2023

Бүген мәктәбебездә укучыларнаң күптән көтеп алган "Яңа ел" бәйрәмнәре шаулап-гөрләп узды. Бәйрәмгә балалар зур тырышлык белән әзерләнгәннәр, аларның һәр чыгышы матур һәм үзенчәлекле иде.
Яңа елга бүләк алып
Кыш бабай килде.
Мәктәптәге һәр балага
Бүләкләр бирде.
Кар кызы да яңа елга
Кунакка килгән.
Кыш бабай бездә икәнен
Ул каян белгән.
Уйнап — биеп яңа елны
Каршы алабыз.
Яңа елда матур теләк
Теләп калабыз. -
Район башлыгының Чыршы бәйрәме 25.12.2023

Мәктәбебезнең уку, спорт, мәдәният, сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешкән, уку елы дәвамында һәр өлкәдә актив 6 укучы 24 декабрь көнне Актаныш районы башлыгының Чыршы бәйрәмендә катнашты.Зарипов Л.Р. балаларга уңышлар, яңа җиңүләр, иң югары нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде. Котлыйбыз!
-
Итоги олимпиады по русской литературе 22.12.2023

Поздравляем призёра муниципального этапа Всероссийской олимпиады школьников по русской литературе:
Галиахметова Исламия (8Б класс), учитель Шарифуллина Ангелина Вячеславовна.








