МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Хәйрия ярминкәсе / Благотворительная ярмарка 15.11.2023

15 ноябрь көнне Иске Кормаш мәктәбендә Хәйрия ярминкәсе узды. Ата-аналар белән берлектә һәр сыйныф үзләренең сату өстәлен әзерләп, алып килгән прдукциясен тәкъдим итте. Ассортимент төрле иде. Әниләр белән бергә пешергән тәм - томнар, җәй буе җыеп әзерләгән чәйләр, кайнатмалар. Хуҗалык продукцияләреннән каймак, эремчек, сөт алып килүчеләр дә булды. Әбиләрдән өйрәнеп бәйләгән оек - башмаклар һәм бик күп башка әйберләр. Бу безнең инде күп еллар дәвамында килүче традиция. Алдагы елларда, ярминкәдән кергән акчага җирлектәге мөмкинлекләре чикләнгән балаларга Кыш бабай бүләкләре алып куандыра идек. Бу юлы укучылар белән бердәм фикергә килеп, махсус хәрби хәрәкәттә катнашкан абыйларыбызга дарулар алуга тотарга булдык.
Ярминкә гөрләп узды. Бу чарага өлеше кергән һәркемгә: ата-аналарга, әби -бабайларга, укучыларыбызга, аларны әзерләп, оештырып, чараны нәтиҗәле итеп үткәрүче укытучыларга бик зур рәхмәт. Илләребез имин булсын.15 ноября в Старокурмашевской школе прошла благотворительная ярмарка. Совместно с родителями каждый класс подготовил свой стол и представил продукцию. Ассортимент был разнообразен: сладости, приготовленные вместе с мамами, варенья, чаи заготовленные летом. Из хозяйственной продукции были сметана, творог, молоко, так же для продажи были представлены чулочно-носочные изделия, мочалки и многое другое. Это наша традиция, которая существует уже много лет. В прошлые годы на вырученные от ярмарки деньги мы радовали детей с ограниченными возможностями нашего села подарками от Деда Мороза. На этот раз мы с учениками пришли к единому мнению и решили потратить деньги на приобретение лекарств для наших соотечественников, участвующих в СВО. Ярмарка прошла успешно. Огромное спасибо всем, кто внес свой вклад в это мероприятие: родителям, бабушкам и дедушкам, нашим ученикам, учителям, которые подготовили, организовали и провели мероприятие эффективно. Пусть будет мир во всей стране.
-
Йөрәгем җылысы " гуманитар акциясенә кушылып/ Присоединяясь к гуманитарной акции "Тепло моего сердца" 15.11.2023

Мобилизацияләнгән солдатларга кулыбыздан килгән кадәр ярдәм итү, туган якның җылысын тапшыру ниятеннән "Йөрәк җылысы" акциясенә, Богады мәктәбе укытучылар коллективы һәм укучылар бердәм кушылдылар. Кечкенә генә булса да җиңүгә үз өлешебез керсен. Бу җирлектән алты егет хәрби операциядә катнаша. Авырлыкларны лаеклы җиңеп, сау-сәламәт йөреп кайтсын якташларыбыз дигән теләктә калабыз.
Намереваясь оказать помощь мобилизованным солдатам, передать тепло родного края, коллектив преподавателей и учащихся Бугадинской ООШ присоединились к акции "Тепло моего сердца". Пусть в победу внесем хоть малейший вклад. Шесть наших земляков участвуют в военной операции. Желаем землякам достойного преодоления трудностей и благополучного возвращения домой.
-
Гомәр Мәрдәнов исемендәге театр фестивале / Театральный фестиваль имени Гумера Марданова 15.11.2023

15 ноябрь – Әтнә театрын ярты гасырга якын җитәкләгән легендар режиссер Гомәр Ханнан улы Мәрдәновның туган көне. Нәкъ шушы көнгә туры китереп Гомәр Мәрдәнов исемендәге театр фестивале кысаларында узган Балалар һәм яшүсмерләр арасында республикакүләм драматургия конкурсының йомгаклау тантанасы Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының искитмәле матур бинасында үтте. Конкурс 2023 елның 17 февралендә иълан ителеп, 17 июньгәчә дәвам итте. Бәйгедә 18 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләр катнашты. Драматургия конкурсының географиясе дә киң – Татарстан республикасының барлык районнарыннан диярлек, хәтта Төркидән дә катнашучылар булды.
15 ноября - День рождения легендарного режиссера Гумера ханнановича Марданова, возглавлявшего Атнинский театр почти полвека. Именно в этот день состоялось торжественное подведение итогов республиканского конкурса драматургии для детей и юношества, который прошел в рамках театрального фестиваля имени Гумера Марданова в прекрасном здании Атнинского государственного татарского драматического театра им. Г.Тукая. Конкурс был объявлен 17 февраля 2023 года и продлился до 17 июня. В конкурсе приняли участие дети и подростки до 18 лет. География драматургического конкурса также обширна-были участники практически из всех районов Республики Татарстан и даже из Турции.
-
«Мәктәп – белем учагы» 14.11.2023

Богады миәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Шәйхразиева Зилия Яр Чалолы шәһәре 21 нче мәктәбендә уздырылган "Мәктәп- белем учагы" III Региональ нәфис сүз бейгесендз катнашып 2 урынга лаек була. Укытучысы - Галлямиова Г.М.
Ученица 3 класса Бугадинской ООШ Шайхеразиева Зилия приняла участие в III Региональном конкурсе чтецов "Мәктәп -белем учагы", который прошел в СОШ № 21 г. Набережные Челны и заняла 2 место. Учитель: Галлямова Г. М.
-
Бөтенроссия "Туган тел" форумы / Всероссийский форум "Туган тел" 14.11.2023

14 ноябрь көнне гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары беренче тапкыр Казан шәһәрендә уздырылган "Тәрбия. Белем. Тел" темасы астында уздырылган Бөтенроссия "Туган тел" форумында катнаштылар.. Әлеге форумда Татарстан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган 800 артык укытучы фикер алышты.
14 ноября учителя татарского языка и литературы Гуманитарной гимназии-интернат приняли участие в первом всероссийском форуме «Туган тел», который проходил в городе Казани.
-
КНИТУ белән бергә уңышлы киләчәк/ Успешное будущее вместе с КНИТУ 14.11.2023

14 ноябрь көнне, ел саен үткәрелә торган һөнәри юнәлеш бирү чаралары кысаларында, Богады мәктәбенең 9 сыйныф укучылары КНИТУ укытучылары белән очрашуда катнаштылар. Чара КНИТУ да һөнәри белем алу мөмкинлекләре белән танышу максатыннан уздырылган иде. Аның беренче өлешендә укучылар практик күнекмәләр алдылар, икенче өлешендә химия фәненнән квиз-уенда, ә өченче өлешендә химия, физика, математика фәннәре буенча олимпиадада катнаштылар.
14 ноября, в рамках ежегодных профориентационных мероприятий, учащиеся 9 класса Бугадинской школы приняли участие во встрече с преподавателями КНИТУ. Мероприятие было организовано с целью ознакомления с возможностями получения профессионального образования в КНИТУ. В первой части учащиеся получили практические навыки, во второй части приняли участие в квиз-игре по химии, а в третьей-в олимпиаде по химии, физике, математике.
-
Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, шагыйрь, тәрҗемәче, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе - Ленар Шәехнең "Яшем дә бар, яшьлегем дә" дип аталган иҗат кичәсе 11.11.2023

11 нче ноябрь көнне Такталачык авылы мәдәният йортында Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, шагыйрь, тәрҗемәче, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе - Ленар Шәехнең "Яшем дә бар, яшьлегем дә" дип аталган иҗат кичәсе узды.
Укучылар, укытучылар башкаруында Гамил Афзал сүзләренә язылган «Авылым» җыры белән башланып китте кичә.
...Өянкеләр сәлам әйтеп тора.
Таң алдыннан искән җилләргә...
Китапханәче Диләрия Гайсина һәр кунакның дәрәҗәсен белеп, эзлекле рәвештә сәхнәгә чакыра торды. Ленар Шәехның тормыш юлы турында мәгьлүмат бирелде. Әнисе Лениза апа улының бишектән алып, бүгенге көнгә чаклы булган тормыш юлы белән таныштырды, уңышларына сөенүен әйтте. Казан кунаклары да, авылдашлары да шагыйрь турында берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Гади авыл мәктәбендә белем, тәрбия алып, дөнья күләмендә билгеле кеше була аласың икән дигән фикер белән утырды килгән тамашачылар. Бары тик кешеләргә, җиргә, әти-әнигә, табигатькә Ленар Шәех кебек яратып карый белергә һәм тырыш булырга кирәк икән. Чарада шагыйрьнең коллегалары, туганнары, авылдашлары, мәктәп коллективы катнашты. Авыл китапханәсе белән берлектә, мәктәп укучылары концерт номерлары әзерләделәр. Шулай ук чарада Татарстан китап нәшрияты тарафыннан иҗатка тартылган, актив укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәт хатлары тапшырылды. Чара бик күңелле һәм файдалы булды.
-
«КЭС-БАСКЕТ» 11.11.2023

11 ноября 2023елда «Иман» спорткомплексында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы уеннары узды. Бөтенроссия турнирының муниципаль этабында район мәктәпләренең кызлар һәм егетләр командалары көчләрен сынады.Бөтенроссия "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасының муниципаль турнирында җиңүне Актанышның беренче санлы мәктәбе командасы яулады, 2 нче урында Актанышның икенче, 3 нче урында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат командасы. Бүләкләү тантанасында иң яхшы уенчылар билгеләнде. "Уенны иң шәп кыздыручы" исеменә Актанышның икенче мәктәбеннән Аяз Хәмидуллин, "Иң яхшы уенчы"- Актанышның беренче мәктәбеннән Нияз Идиятуллин, "Иң яхшы снайпер" булып гимназиядән Әмир Газизов танылды.
11 ноября 2023 года в спорткомплексе «Иман» прошли игры школьной баскетбольной лиги «КЭС-БАСКЕТ». В муниципальном этапе Всероссийского турнира приняли участие юношеские и юношеские команды школ района. Победу в муниципальном турнире Всероссийской школьной баскетбольной лиги "КЭС-БАСКЕТ" одержала команда Актанышской школы № 1, 2 место заняла команда Актанышской гуманитарной гимназии-интерната для одаренных детей № 3. На церемонии награждения были определены лучшие игроки. "Лучшим разжигателем "стал Аяз Хамидуллин из Актанышской второй школы," лучшим игроком " - Нияз Идиятуллин из Актанышской первой школы," лучшим снайпером " - Амир Газизов из гимназии.
-
Әтәс мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучыларын “ Орлята России” хәрәкәтенә кабул итү / Посвящение учеников 1 -4 класса Атясевской школы в движение «Орлята России» 10.11.2023

Бүген мәктәптә тантаналы чара уздырылды.: Әтәс мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучыларын " Орлята России " хәрәкәтенә кабул иттеләр. Әлеге тантаналы чара укучылар өчен бик тә мөһим , чөнки укучыларга Орлята иленә ишекләр ачыла һәм аларны яңа, кызыклы һәм файдалы әйберләр көтә. " Бөркет" булу ул хөрмәт кенә түгел, җаваплылык та һәм һәрчак башкалардан алда бару, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү. Мәктәп җитәкчелеге , класс җитәкчеләре , уртанчы һәм зур класслар " Бөркетләр"гә түштамгалар һәм рюкзак тапшырдылар. Түштамга әлеге хәрәкәтнең бердәмлеген күрсәтә, аны таккан укучылар үзләренең эшләре белән башкаларга үрнәк булып торалар. Безнең " Бөркетләр" үзләренең команда исеме белән таныштырдылар, речевкаларын сөйләделәр. Мәктәп директоры Салихова И.С. укучыларны котлады , тормышларындагы яңа этап белән , яңа дәрәҗә белән горурланырга дигән теләкләрен җиткерде. "Бөркетләр " төрле чараларда һәм акцияләрдә катнашачаклар.
Сегодня в Атясевской школе прошло торжественное мероприятие .Это-посвящение учеников 1-4 класса в "Посвящение в Орлята России". Это торжественное мероприятие особенно важно для ребят, поскольку открывает двери в Страну Орлят, в которой их ждёт много нового, познавательного, интересного и полезного. Быть «орлёнком» - это не только честь, но и ответственность, это значит во всём и всегда быть впереди, воспитывать в себе любовь к Родине. Дирекция школы и классные руководители , старшеклассники вручили ученикам значки и рюкзачок. Значок символизирует единство всех Орлят и означает, что ребята, которые его носят, своими делами и поступками, служат примером для других, помогают создавать в классе интересную жизнь, являются верными и преданными друзьями. Наши «Орлята России» назвали свое имя команды, рассказали речевку. Директор школы поздравила юных участников детского движения «Орлята России» с новым этапом их жизни и пожелала им гордиться своим новым званием и достойно носить это звание. Орлята будут принимать участие в различных мероприятиях и акциях, чтобы стать достойными звания «Орлёнка России».
-
«Россия бөркетләре»н сафка алу / Вступление в строй "Орлов России" 10.11.2023

10 нчы ноябрь көнне Уразаи мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларын “Россия бөркетләре” сафына кабул итү тантанасы узды. Тантана Россия Федерациясе һәи Татарстан Республикасы дәүләт гимннарын башкару, дәүләт флагларын кертү белән башланып китте. Булачак бөркетләр батырлык, туган илне ярату турында шигырь һәм җыр башкарганнан соң, бөркетләрнең кануннары белән таныштылар. Үз Ватаныңны яратырга, тырышып укырга, өлкәннәргә игелекле булырга, кайгыртучанлык күрсәтергә, үз сүзеңдә торырга тантаналы вәгъдә бирделәр. Мәктәбебезнең яшь “Росситя бөркетләре”н мәктәп директоры Валиева Гөлназ Сагитзяновна , педагог-оештыручы Саетова Алина Хабибяновна,класс җитәкчеләре Муллахметова Альфира Флюровна тәбрикләделәр.
В МБОУ “Уразаевская ООШ” прошла торжественная церемония приема учащихся начальных классов в ряды "Орлов России". Церемония началась с исполнения государственных гимнов Российской Федерации и Республики Татарстан, введения государственных флагов.Будущие орлы познакомились с законами Орлов после исполнения стихов и песен о героизме, любви к Родине.Торжественно обещали любить свою Родину, старательно учиться, быть добрыми к старшим, проявлять заботу, сдерживать свое слово.Юных”Орлов России " поздравили директор школы Валиева Гульназ Сагитзяновна , педагог-организатор Саетова Алина Хабибяновна, классная руководительница Муллахметова Альфира Флюровна.











