МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Эшлекле уен / Деловая игра 25.04.2023

25 апрель 5 нче балалар бакчасында педагоглар белән эшлекле уен узды. Пугачева Т.А. һәм Сабитова А.А. сәламәт яшәү рәвеше һәм физик тәрбия өлкәсендә эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
25 апреля в детском саду №5 прошла деловая игра с педагогами. Пугачева Т.А. и Сабитова А.А. поделились опытом работы в области здорового образа жизни и физического воспитания.
-
“Парламент дәресләре - 2023” / “Парламентские уроки - 2023” 25.04.2023

-
«Беренчеләр» хәрәкәте / Движения «Первых» 24.04.2023

Актанышның беренче санлы мәктәбе укучылары район делегациясе составында Казанда «Беренчеләр» хәрәкәте чараларында катнашып кайттылар. Яңалыклар белән танышу, спикерлардан алган дәрт-дәрман «Сердәш» балалар яшүсмерләр клубы әгъзаларын активлаштырып җибәрде. Патриотик рухтагы дәрес Татарстанның атказанган укытучысы Рим Мостафин исемендәге берләшмә әгъзалары төшергән фильм белән башланып китте. Беренче мәктәп "Беренчеләр"е герой пионерларның фашист илбасарларына каршы көрәш тарихлары белән таныштырдылар.
Учащиеся МБОУ "Актанышская СОШ № 1" в составе делегации района приняли участие в мероприятиях движения «Первых» в городе Казань. Знакомство с новостями, энтузиазм спикеров активизировали членов детского подросткового клуба «Сердэш». Урок в патриотическом духе начался с фильма, снятого членами объединения имени заслуженного учителя Татарстана Рима Мустафина. Первые школьные "первопроходцы" познакомили с историей борьбы пионеров-героев с фашистскими захватчиками.
-
“Әхлак дәресләре” / “Уроки нравственности” 24.04.2023

Уку елы буена Теләкәй мәктәбе укытучы Авзалова Римма Гайнетдин кызы башлангыч сыйныф укучылары белән “Әхлак дәресләре” уздырды. Һәм шул максаттан, мәктәпкүләм ачык сыйныф сәгате үткәрде. Укучылар үзләре өйрәнгәннәрне яттан сөйләделәр. Сыйныф сәгате бик эчтәлекле, нәтиҗәле булды.
В течениии учебного года учитель Тлякеевской школы Авзалова Римма Гайнетдиновна проводила “Уроки нравственности” с учениками начальных классов. И с этой целью провела общешкольный открытый классный час. Ученики рассказывали наизусть то, что учили. Классный час был очень содержательным, продуктивным.
-
"Тирә яктагы дөнья" фәнни-гамәли конференции/ На научно-практической конференции "Мир вокруг нас" 24.04.2023

"2023 ел - Укытучы һәм остаз елы" уңаеннан, Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының тарих һәм география факультетында мәктәп укучылары өчен "Тирә - яктагы дөнья" ("Мир вокруг нас") регионара фәнни- гамәли конференция узды. Әлеге чарада сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 7А сыйныф укучысы Валиева Алинә "Экология һәм тормыш иминлеге" бүлеге эшчәнлегендә, 6-7 сыйныф укучылары арасында, үзенең фәнни эше белән җиңүче дип танылды. Алинәбезне чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә унышлар телибез!
В рамках "2023 года - Года учителя и наставника " на историко - географическом факультете Набережночелнинского государственного педагогического университета состоялась межрегиональная научно-практическая конференция для школьников "Мир вокруг нас". На этом мероприятии ученица 7а класса гуманитарной гимназии-интерната для одаренных детей Валиева Алина признана победителем в работе секции "Экология и безопасность жизнедеятельности" среди учащихся 6-7 классов своей научной работой. От всей души поздравляем Алину и желаем ей дальнейших успехов!
-
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга куелган һәйкәл янындагы территорияне җыештыру/Уборка территории возле памятника односельчанам, погибшим в Великой Отечественной войне 24.04.2023

2023 нче елның 20 апрелендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары Аккүз авылы җирлеге буенча Бөек Ватан сугышында батырлача һәлак булганнарга куелган һәйкәл янындагы территорияне җыештырдылар. Укучылар ел саен бу изге гамәлгә намус белән карыйлар. Безнең киләчәгебез тыныч күк йөзләре астында булсын өчен үз тормышларын да кызганмаган авылдашларыбызга рәхмәтебезне белдерәбез. Үз гомерләре бәрабәренә безгә тынычлык һәм ирек бүләк иткән кешеләрнең истәлеген мәңге хөрмәт итәчәкбез.
20 апреля 2023 года учащиеся 7-8 классов МБОУ “Аккузовская ООШ” провели уборку территории, прилегающей к памятнику героическим погибшим в Великой Отечественной войне по Аккузовскому сельскому поселению. Каждый год ученики с честью смотрят на это святое дело. Выражаем благодарность нашим односельчанам, которые не пожалели своих жизней, чтобы наше будущее было под мирным небом. Мы будем вечно чтить память тех, кто ценой своей жизни подарил нам мир и свободу.
-
Региональ фәнни-гамәли конференция/Региональная научно-практическая конференция 24.04.2023

2023 елның 22 апрелендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Шәйдуллина Ильвина Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты базасында уздырылган «Безнең тирәдә дөнья» региональ фәнни-гамәли конференциясендә I урынны алды. Җитәкчесе: Гарипова Розалия Данис кызы. Котлыйбыз!
22 апреля 2023 года ученица 8 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» Шайдуллина Ильвина заняла I место в региональной научно-практическая конференции обучающихся «Мир вокруг нас», которой проводилась на базе НГПУ г. Наб. Челны. Руководитель: Гарипова Розалия Данисовна. Поздравляем!
-
"Физика һәм астрономия цифрлар җәмгыятендә"/"Физика и астрономия в цифровом обществе" 22.04.2023

22 нче апрель көнне Алабуга шәһәрендәге КФУ филиалы "Физика һәм астрономия цифрлар җәмгыятендә" дигән регионара фәнни - гамәли конференцияcен уздырды. Иске Кормаш мәктәбеннән 7 нче сыйныф укучысы Галиева Диләрә "Хәзерге мәгълүмат киңлегендә физика" дигән секциядә лауреат булды, ә Зарипов Рәсүл һәм Харисов Азат "Татарстан Республикасында физик һәм астрономик тикшеренүләр үсеше тарихы" дигән секциядә икенче урынны алдылар. Җитәкчеләре: физика һәм математика укытучысы Гыйльфанова Ф.Ә.
22 апреля в городе Елабуга КФУ организовала региональную научно - практическуй конференцию "Физика и астрономия в цифровом обществе". Ученица 7 класса МБОУ "Старокурмашевская ООШ" Галиева Диляра стала лауреатом в секции "Физика в современном информационном пространстве", а Харисов Азат и Зарипов Расул заняли второе место в секции "История развития физических и астрономических исследований в Республике Татарстан". Руководитель: учитель физики и математики Гильфанова Ф.А.
-
Халыкара Җир көне/ Международный День Земли 22.04.2023

22 апрельдә планетаның барлык халкы Халыкара Җир Көнен бәйрәм итә. Балалар бакчасында үтүче чараларның төп бурычларының берсе - балаларның игътибарын табигатьне саклауга, барлык тереклеккә ярдәм хисе формалаштыруга һәм Җирне сакларга кирәклеген аңлату. Гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, тәрбияче Ардуанова Гөлчәчәк Тимерян кызы белән безнең планета яклауга мохтаҗ булуы турында сөйләштеләр. Без барыбыз да җир йөзендә чәчәкләр үсүен , күктә кояш балкуын, балаларның көлүләрен телибез. «Җирнең чисталыгы безнең кулларда» дигән әңгәмә үткәрелде, ә иң мөһиме балалар Җир - безнең генә йортыбыз түгел, ә барлык хайваннар, үсемлекләр өчен дә икәнен аңладылар һәм без аны сакларга, анда яшәүчеләрнең барысын да рәнҗетмәскә тиешбез!
22 апреля все жители планеты празднуют Международный день Земли. Главной задачей мероприятий в детском саду было привлечь внимание ребят к защите природы, формированию у детей чувства сопереживания всему живому и представления о том, что Землю нужно беречь. В подготовительной группе МБДОУ №4 воспитатель Ардуанова Гульчачак Тимеряновна провела беседу с детьми о том, что наша планета нуждается в защите. О том, что всем нам хочется, чтобы на ней цвели сады, в небе светило солнце, звучал детский смех. Обсудили, что «Чистота земли в наших руках», а главное дети поняли, что Земля – не только наш дом, но и для всех животных, растений и мы должны беречь ее, сохранять ее богатства и не обижать всех ее обитателей!
-
Әхлак дәресләре / Уроки нравственности 22.04.2023

“Укытучы һәм остаз елы” , “Милли культура һәм традицияләре” кысаларында атнаның соңгы көне 22 нче апрель әхлак дәресләреннән башланып китте. Мөслимә Илина Арсланова Шәймәрдән кызы Уразай мәктәбе укучыларын иман китерү шартлары белән таныштырды.
В рамках “Года педагога и наставника”, “Года национальных культур и традиций” последний день недели 22 апреля начался с уроков нравственности. Мусульманка Арсланова Илина Шаймардановна познакомила учащихся Уразаевской школы с условиями исповедания веры.











