МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
«Фәнгә адымнар-2023» республика фәнни-гамәли конференциясе/Республиканская НПК "Шаги в науку-2023" 18.04.2023

Балтач районының Балтач урта мәктәп базасында «Фәнгә адымнар-2023» республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары Зарипов Рәсүл, Харисов Азат "Физика" секциясендә, 9 нчы сыйныф укучысы Зарипова Нурия "Экология" секциясендә катнашучы дипломына, 7 нче сыйныф укучысы Галиева Диләрә "Математика секциясендә 2 нче дәрәҗә, 9 нчы сыйныф укучысы Мәрданова Миләүшә 3 нче дәрәҗә дипломга ия булдылар. җитәкчеләре физика һәм математика укытучысы Гыйльфанова Ф.Ә., биология һәм химия укытучысы Аскарова Р.С. Укучыларны һәм укытучыларны бу уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.
На базе Балтасинской средней школы Балтасинского района прошла республиканская научно-практическая конференция «Шаги в науку-2023». Учащиеся Старокурмашевской ООШ 7 класса Зарипов Расул, Харисов Азат в секции "Физика" и ученица 9 класса Зарипова Нурия в секции "Экология" получили диплом участника, а ученица 7 класса Галиева Диляра награждена дипломом 2-й степени в секции "Математика" и ученица 9 класса Марданова Миляуша дипломом 3-й степени. Руководители: учитель физики и математики Гильфанова Ф. А., учитель биологии и химии Аскарова Р.С. Искренне поздравляем учащихся и учителей с этими успехами.
-
«Весенняя неделя добра»/ «Язгы игелек атнасы» 18.04.2023

Уразай мәктәбе укучылары «Язгы игелек атнасы» марафонына кушылдылар. Ул бөтен Россия буенча ел саен үткәрелә торган игелекле эшләр эшчәнлеген популярлаштыруга юнәлдерелгән марафон.
Обучающиеся Уразаевской основной школы присоединились к замечательному марафону. «Весенняя неделя добра» это недельный марафон добрых дел, направленный на популяризацию добровольческой деятельности, который ежегодно проводится по всей России.
-
Башлангыч класс укытучыларының районара семинары / Межрайонный семинар учителей начальных классов 18.04.2023

18 апрель көнне Байсар мәктәбендә “Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә башлангыч класс укучыларының функциональ грамоталылыгын формалаштыру” темасы буенча башлангыч класс укытучыларының районара семинары булып узды. Актаныш, Минзәлә, Мөслим районы укытучылары функциональ грамоталылыкны үстерү юллары, алымнары хакында тәҗрибә уртаклашты. Байсар мәктәбе укытучыларының эшчәнлеген Актаныш районы мәгариф идарәсенең башлангыч класслар буенча методисты Имамова Роза Әсгать кызы югары бәяләде.
18 апреля в МБОУ “Байсаровская ООШ " прошел межрайонный семинар учителей начальных классов по теме “Формирование функциональной грамотности младших школьников на уроках и внеурочной деятельности". Учителя Актанышского, Мензелинского, Муслюмовского районов поделились опытом о методах развития функциональной грамотности. Работу учителей Байсаровской школы высоко оценила методист начальных классов Актанышского муниципального района Имамова Роза Асгатовна.
-
"2023 ел - Укытучы һәм Остаз елы" - "2023 год - Год педагога и наставника" 18.04.2023

2023 ел - Педагог һәм Остаз елы уңаеннан, мәктәбебезнең 1а, 2а, 4а сыйныфлары белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Әңгәмәгә зур хөрмәткә лаек, 40 ел педагогик стажы булган, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, психолог Шайгарданова Фәһимә Зиннур кызы чакырылды. Әңгәмә барышында балалар белән тәрбия, уку, әти-әнигә караш турында сөйләшенде. Сөйләшү балаларны кызыксындырган сораулар, җыр-бию белән үрелеп барды. Бик кызыклы, җанлы сөйләшү зур бәйрәмгә әверелде.
По случаю 2023 года - Года Педагога и Наставника состоялся круглый стол с 1, 2 и 4 классами нашей школы. Навстречу была приглашена Фахима Зиннуровна Шайгарданова, очень уважаемый преподаватель татарского языка и литературы, психолог с 40-летним педагогическим стажем. В ходе беседы обсуждались вопросы воспитания, образования детей, отношения к родителям. Беседа была наполнена детскими вопросами, песнями и танцами. Очень интересная и живая встреча превратилась в большой праздник.
-
Педагог һәм остаз елы / Год педагога и наставника 18.04.2023

18 апрель көнне, Педагог һәм остаз елы уңаеннан, Яңа Әлем балалар бакчасында 30 елдан артык бакча мөдире булып эшләгән Гыйлфанова Рәмилә Әсгать кызын, бакча коллективы гомер бәйрәме-туган көне белән котлап кайтты .1979 - 2009 еллар аралыгында Яңа Әлем авылында балалар бакчасын җитәкли ул. Бер төркем белән башланган ясле-бакча соңрак 75 бала сыйдырышлы зур ике катлы бакча ачылуга кадәр килеп җитеп, бүгенге көндә дә әлеге бинада балалар тәрбияләнә. Бакча эшчәнлеге белән хәзер дә даими кызыксынып тора ул. Педагогларга һаман да остаз, кирәк вакытта кирәкле киңәшләрен бирүче дә әле Рәмилә Әсгатовна.
18 апреля, в рамках Года педагога и наставника, коллектив Новоалимовского детского сада поздравил с днем рождения проработавшую заведующей детским садом более 30 лет и ныне находящуюся на заслуженном отдыхе Гильфанову Рамилю Асгатовну . Рамиля Асгатовна по-прежнему остается наставником педагогов, дает необходимые советы в нужное время.
-
“Сәләткә нур булган йолдызлар” 17.04.2023

Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Миргалимова Зәлия Флүс Латыйфи исемендәге XII Республикакүләм “Сәләткә нур булган йолдызлар”ачык әдәби конкурсының финалисты булды. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгының дипломына һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. Зәлиягә киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Ученица 6 класса МБОУ "Тлякеевская ООШ“ Миргалимова Залия стала финалисткой XII Республиканского открытого литературного конкурса ”Сәләткә нур булган йолдызлар" имени Флюса Латифи. Награждена дипломом Министерства по делам молодежи и спорту Республики Татарстан и ценным подарком. Желаем Залие дальнейших творческих успехов!
-
«Ватанга хезмәт итәм» Республика проектлар конкурсы/Республиканский конкурс проектов «Служу Отечеству» 15.04.2023

2023 елның 15 апрелендә Казан шәһәре Идел буе районының 78 нче «Фарватер» лицее базасында уздырылган «Ватанга хезмәт итәм» Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары укучылары һәм педагогларының XII ачык республика проектлары конкурсында Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Шәйдуллина Ильвина «Ватанга хезмәт итәм!» номинациясендә II урын алды һәм диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы. Котлыйбыз!
15 апреля 2023 года в XII открытом республиканском конкурсе проектов учащихся и педагогов образовательных организации РТ «Служу Отечеству» проводимой на базе МБОУ «Лицей №78 «Фарватер» Приволжского района г. Казани ученица 8 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» Шайдуллина Ильвина заняла II место в номинации «Служу Отчизне!» и награждена дипломом. Руководитель Зямилова Розалия Гарифяновна. Поздравляем!
-
Әхлак дәресләре / Уроки нравственности 15.04.2023

“Укытучы һәм остаз елы” , “Милли культура һәм традицияләре” кысаларында атнаның соңгы көне 15 нче апрель әхлак дәресләреннән башланып китте. Мөслимә Илина Арсланова Шәймәрдән кызы укучыланы гарәп хәрефләре белән таныштырды.
В рамках “Года педагога и наставника”, “Года национальных культур и традиций” последний день недели 15 апреля начался с уроков нравственности. Мусульманка Арсланова Илина Шаймардановна начала учить учеников арабским буквам.
-
Юллар имин булсын! / Пусть дороги будут безопасными! 14.04.2023

14 апрель Тылсым балалар бакчасында ЮХИДИнең профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова белән берлектә тәрбиячеләр зурлар-мәктәпкә әзерлек төркеме балалары аларның әти-әниләре белән юл иминле профилактикасына багышланган чара үткәрде. Ул инсценировка форматында узды. Чара барышында балалар төрле биремнәр үтәделәр, җырладылар, шигырьләр укыдылар, рольләр уйнадылар. Ахырда Ләйсән Радиф кызы бүләкләр бирде, алар барысы да юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә багышланды, әти-әниләренә памяткалар таратты, ә тәрбиячеләргә канцелярия кирәк-яракларын тапшырды.
14 апреля в детском саду “Тылсым” совместно с начальником отдела профилактики ГИБДД Лейсан Мухаметовой воспитатели провела мероприятие, посвященное профилактике безопасности дорожного движения со старшей-подготовительной к школе группой воспитанников и их родителями. Оно прошло в формате инсценировки. Во время мероприятия дети выполняли различные задания, пели, читали стихи, играли роли. В завершение Лейсан Радифовна подарила подарки, все они были посвящены соблюдению правил дорожного движения, родителям раздала памятки, а воспитателям вручила канцелярские принадлежности.
-
Юлларда куркынычсызлык / Безопасность на дорогах 14.04.2023

2023 нче елның 13 нче апрель көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Яр Чаллы территориаль идарәсенең Актаныш районындагы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бүлекчәсе җитәкчесе Мөхәммәтова Ләйсән.Рәдиф кызы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча ЮХИДИ өлкән полиция лейтенанты Җиһаншин Артур Фәүзит улы катнашында, юл иминлегенә багышланган сөйләшү үткәрелде. Әлеге чараның максаты булып урамда, юлда, балалар юл - транспорт травматизмын кисәтү иде. Әңгәмә барышында укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр, велосипедларда йөргән вакытта сак булырга һәм юлларда сак булырга кирәклеген аңладылар.
13 апреля 2023 года в МБОУ «Аккузовская ООШ» были проведены беседы, посвящённые безопасности на дорогах с участием начальника отделения ГБУ «БДД» в Актанышском районе Набережно- Челнинского территориального управления Мухаметовой Л.Р. и старшего ИДПС ОГИБДД ОМВД России по Актанышскому району лейтенантом полиции Зиганшина А.Ф. Целью данного мероприятия была профилактика детского дорожно - транспортного травматизма на улице, в дороге. В ходе беседы, учащиеся вспомнили и закрепили основные правила дорожного движения. Все поняли главное, то что, надо всегда соблюдать правила дорожного движения, быть осторожным на дороге.











