структурное подразделение МБОУ "Поиевская СОШ" ОУ "Староаймановская начальная школа"
Визитная карточка
| Адрес: | 423739, РТ, Актанышский район, с. Старое Айманово, ул. Новая, д. 5А |
| Телефон: | +7(855)-525-01-10 |
| E-Mail: | Ssay.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Староаймановская НШ |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 3 учащихся |
| У нас учат: | 1 педагог |
структурное подразделение МБОУ "Поиевская СОШ" ОУ "Староаймановская начальная школа" - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
“Тормыш яме әнкәй, хатын-кыз”
30.12.2017
Әниләребез безгә тормыш бүләк итүче, тәрбияләп үстерүче, үзләренең йөрәк җылысы белән көннәребезне яктыртып яшәүче кешеләр.
Әниләр! Әнием! Әнкәй!
Бу сүзләр нинди тирән мәгънәгә ия. Җир йөзендәге һәр кеше, туган көнән алып диярлек, бу сүзләрне күпме кабатлый икән. -
Туган телем - әдипләр теле 07.12.2017

Гимназия базасында " Туган телем - әдипләр теле" гомуми урта белем бирү йортлары укучыларының V республика фәнни-эзләнү конференциясе булып узды. Быел ул драматург, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, якташыбыз Данил Салихов иҗатын өйрәнүгә багышланды.
-
Көрәш ярышы 18.11.2017

Бүген, ягъни 18 нче ноябрь көнне районда көрәш ярышы узды. Безнең мәктәптән 8 нче класс укучысы Хәбетдинов Салават Зиннур улы I урын яулады. Аны әлеге уңышы белән котлыйбыз!
-
Инглиз теленнән диагностик тест 14.11.2017

14 ноябрь көнне VI һәм VIII сыйныф укучылары инглиз теленнән диагностик тест эшләделәр. Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган әлеге тест, инглиз теле фәненнән укучыларның белем дәрәҗәсен билгеләячәк.
-
Ата-аналар җыелышы 14.11.2017

Бүген, ягъни 14 нче ноябрь көнне мәктәп күләмендә 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булып үтте. Җыелышның көн тәртибе буенча "Әти-әниләр балалары өчен җаваплы" дигән темага доклад, ЕСИА, дәүләт түләүләре турында информатика укытучысы Хәйретдинов А.Р. чыгышы тыңланды.
-
Интернет куркынычсызлыгы турында сөйләштек. 28.10.2017

Без алга киткән технологияләр заманында яшибез. Бүген интернетсыз тормышны күз алдына китерү дә кыен. Балаларны компьютер каршыннан аерып алып булмый. Шуңа күрә аны куркынычсыз итү дә бүгенге көндә бик актуаль. Мәктәптә "Куркынычсыз интернет" темасына укучылар белән әңгәмәләр уздырылды.
-
1 чирек тәмам
28.10.2017
Беренче чирек тәмамланды. Укучыларга иминлек кагыйдәләре аңлатылды, имзалар алынды. Каникул планы белән танышып, укучылар өйләренә таралдылар.
-
ПЭП өйрәнүләре 19.10.2017

Өйрәнүләрдә катнашкан һәрбер кеше, үзенә тапшырылган эшкә бик җитди карап әзерләнде. Документ эшләрен дә, кабул итүләрне дә тиешенчә башкарды.
-
"Алтын көз" җинел атлетик кросс 12.10.2017

11 октябрь көнне район үзәгендә СССРның спорт мастеры Ф.Ш.Шаемов призына “Алтын көз” исеме астында җиңел атлетика кроссы булып узды. Бу ярышта безнең мәктәптән укучылар командасы катнашты.
-
Сәламәтлек – зур байлык. 04.10.2017

" Сәламәтлек укытучысы" конкурсы якынлаша.
Конкурста физкультура укытучысы Галиуллин Алмаз Назыйм улы катнаша.
Хезмәттәшебез физкультура дәресе тәкъдим итә. Мәктәп турында җиңү яулаган укытучыбызга, муниципаль турда да уңышлар телибез!










