Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | bugady.oosh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 52 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
"1 сентябрь- Белем бәйрәме!" 02.09.2015

1 сентябрь көнне мәктәбебездә “Белем бәйрәме”нә багышланган тантаналы- музыкаль чара булып узды. Тантанада “Тамыр” хуҗалыгы җитәкчесе Мирзаянов И.М, Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Р.Х.Амиров, ветеран укытучылар һәм техник хезмәткәрләр, балаларның әти- әниләре катнашты.
-
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе 20.08.2015

19 нчы август көнне "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында беренче класска укырга керүче балаларга бүләк тапшыру тантанасы булды. Тантанада Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Р.Х.Амиров һәм балаларның әти- әниләре катнашты.
-
Вручение аттестатов выпускникам 9 класса 25.06.2015

Сегодня в школе состоялось торжественное вручение аттестатов выпускникам 9 класса. 9 учащихся успешно сдали основные государственные экзамены и получили документ об основном общем образовании. Поздравляем!
-
Яфрак-печән 19.06.2015

19 нчы июнь көнне Богады мәктәбе коллективы “Тамыр” җаваплыгы чикләнгән җәмгыятькә малларга кышка азык әзерләүдә ярдәм йөзеннән яфрак- печән бәйләп тапшырдылар. Бу саваплы эшкә барлык мәктәп коллективы бердәм булып катнашты.
-
Сабантуй 09.06.2015

6 нчы июнь көнне лагерьга йөрүче балалар авыл Сабантуенда дәртле биюләре белән чыгыш ясадылар.
-
Куркынычсызлык кагыйдәләре 04.06.2015

30 май көнне класс җыелышында укучыларга җәйге чор вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды. Юлда йөргәндә игътибарлы, ә елга буйларында сак булырга, ут һәм электр җиһазлары белән сакчыл эш итәргә кирәклеге искәртелде. Класс җитәкчеләре укучылардан имзалар алдылар, ә ата-аналар ышаныч язулары калдырдылар.
-
Мәктәп яны лагеры 04.06.2015

1 июньнән “Салават күпере” мәктәп яны лагеры эшли башлады. Балалар ике отрядка тупландылар. Гүзәлия Гавис кызы һәм Лениза Динавис кызы балаларның яллары күңелле һәм файдалы узсын өчен төрле ярышлар һәм чаралар оештыралар.
-
Балаларны яклау көне 04.06.2015

1 июнь- Балаларны яклау көне уңаеннан лагерьда асфальтка рәсем ясау конкурсы үткәрелде. Балалар асфальтка төсле акбурлар белән “Без тынычлык яклы” темасына рәсемнәр ясадылар. Соңыннан рәсемнәрне карап отрядлар арасында урыннар билгеләнде. Дөньяда барлык балалар да сау- сәламәт булып яшәсеннәр, һәрвакытта да аяз күк йөзе булсын дигән теләкләр әйтелде.
-
Дару үләннәре җыю 04.06.2015

4 июнь көнне лагерьда дару үләннәре җыю оештырылды. Башта балаларга дару үләннәренең төрләре турында һәм ничек җыярга кирәклеге аңлатылды. Соңыннан балалар “Канлы үлән” дигән дару үләнен сакчыл гына җыеп кибәргә куйдылар.
-
Пар чишмә 27.05.2015

25 май көнне мәктәбебезнең 6 нчы класс укучылары “Пар чишмә”гә бардылар. Алар чишмәнең ян-якларын чистартылар, баскычларын себерделәр һәм чүпләрне җыеп алдылар. Укучылар чишмә яннарын пычратмаска, карап торырга сүз куешып өйләренә таралыштылар.












