Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | bugady.oosh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 52 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Ата-аналар җыелышы
27.04.2015
27 апрель көнне мәктәптә ОРКСЭ («Основы религиозных культур и светской этики») курсын сайлау буенча 3 класс укучыларының ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта мәктәп директоры Салихов В.М., класс җитәкчесе һәм ОРКСЭ фәнен укытучы Фаттахова Л.Д. катнашты. Ата-аналар бертавыштан дөньякүләм дин мәдәниятләре нигезләре курсын сайладылар.
-
Мониторинговые исследования обучающихся 4 класса по предмету окружающий мир 27.04.2015

Сегодня учащиеся 4 класса выполняли тестовые работы в рамках мониторинговых исследований обучающихся 4 классов по предмету окружающий мир, который проводится Министерством образования и науки РТ. Цель - оценить уровень овладения содержанием курса на уровне базовой подготовки по окружающему миру учащихся 4 класса. Время на выполнение заданий, включая организационную часть, составляет 40 минут. Итоговые работы проводились на основе подготовленных рекомендаций.
-
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район киңәшмәсе 25.04.2015

24 апрель көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Җәмгыять белеме дәресләрендә информацион технологияләр» дигән тема астында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район киңәшмәсе булып узды. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы "Балалар һәм ата- аналарның үзара мөнәсәбәтләре" дигән темага 6 нчы сыйныфта ачык дәрес күрсәтте, ә 8 нче сыйныф укучылары белән класстан тыш чара итеп “Тамчы- шоу” интеллектуаль бәйге оештырды. Соңыннан киңәшмә мәгариф өлкәсендәге яңалыклар белән танышу һәм фикер алышу белән дәвам итте.
-
Белдерү 20.04.2015

27 апрель көнне Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә 3 класс укучыларының ата-аналары өчен җыелыш үткәрелә.
Көн тәртибендә:
1. ОРКСЭ курсының программасы һәм эчтәлеге.
2. Гариза язу,анкета тутыру.
Җыелышның башлану вакыты: 11.00 дә.
-
“Татар дигән бөек халкым бар” 20.04.2015

16 апрель көнне 3 һәм 8 нче сыйныф укучылары авыл китапханәсенә экскурсиягә керделәр. Китапханәдә татар теле укытучысы Мирзаянова Лүзия Хабибҗан кызы һәм авыл китапханәсе мөдире Мөнирова Рәзинә Васил кызы “Татар дигән бөек халкым бар” дигән кичә үткәрделәр. Кичә эчтәлекле һәм татар халкы өчен горурлану хисе уятырлык итеп оештырылган иде.
-
Бердәм республика тесты 20.04.2015

17 апрель көнне мәктәптә, "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында, 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән Бердәм республика тестлары эшләп белемнәрен сынадылар. Бу сынауга укучылар җитди һәм җаваплы карашта булдылар.
-
Субботник 20.04.2015

18 апреля прошёл традиционный весенний субботник. Учителя, сотрудники школы и учащиеся 1-9 классов приняли активное участие по очистке территории школы от мусора. Все участники субботника работали сплоченно и дружно.
-
Тәрбия сәгате 20.04.2015

17 апрель көнне, биология укытучысы Амирова Рәмзә Зыязетдин кызы 7-9 сыйныф укучылары белән "Алкоголь зыяны” дигән тәрбия сәгате үткәрде. Укучыларга видеофильм, презентация күрсәтелде. Чараны йомгаклап, Рәмзә Зыязетдин кызы яшь буынны һәрвакытта да сәламәт яшәү рәвеше белән яшәргә өндәде.
-
"Куркынычсыз көпчәк" конкурсы 20.04.2015 Мәктәбебездә башлангыч класс укучылары тормыш иминлеге укытучысы Фаттахов Илсур Филис улы белән "Куркынычсыз көпчәк" конкурсына әзерләнәләр. Укучылар бу конкурска бик теләп велосипедта йөрү серләренә төшенәләр.

-
Укучыларның техник иҗаты 20.04.2015

10 апрель көнне, балаларның техник иҗатын үстерү буенча, республика күләмендә уздырылучы фестивальнең район туры узды. Бу фестивальдә “Ракета очыру” номинациясе буенча 6 нчы сыйныф укучысы 2 нче урынны яулады.Укытучысы: Сахауов Ильдар Гайнетҗан улы. Котлыйбыз!












