Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | safar_akt@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиев Ахсан Азгарович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 67 учащихся |
| У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Үлемсез полк 10.05.2019

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан. 8 май көнне, 5 класс укучылары белән “ Үлемсез полк” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде. Укучыларга патриотик тәрбия бирүдә класс җитәкчесе Илнар абыйларының роле зур.
-
Балалар бакчасында кунакта 25.04.2019

25 нче апрель көнне 1 һәм 2 класс укучылары балалар бакчасында кунакта булдылар. Алар Г.Тукай шигырьләрен, әкиятләрен сөйләделәр ,сәхнәләштерделәр. 6нчы класс укучылары, шагыйрьнең “Шүрәле” әкиятен сәхнәләштереп, балалар бакчасында нәниләргә күрсәттеләр. Г.Тукайга багышланган кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
Сочинениеләр конкурсы 24.04.2019

24 апрель көнне районда 8 класс укчылары арасында рус теленнән ОГЭ сочинениелары язу буенча конкурс үткәрелде. Мифтахов Адель әлеге бәйгедә призёр булды. Адельне җиңүе белән котлыйбыз!
-
"Уроки цифры" 19.04.2019

С 15 апреля по 19 апреля в нашей школе прошли открытые «Уроки цифры». Тема урока была посвящена возможностям программирования, цифровому развитию и проектному управлению. Ученики 1-11 классов посмотрели видео –лекцию «Управление проектами». Потом поработали на тренажерах по уровням: для начинающих испытателей, для опытных инженеров, для опытных инженеров постарше. В результате чего получили сертификаты.
-
Бәтенрәсәй тикшерү эшләре 17.04.2019

Бу көннәрдә укучылар төрле фәннәрдән Бөтенрәсәй тикшерү эшләре ( ВПР) эшлиләр. 16 нчы апрель көнне 6 кл.укучылары биология фәненнән, ә 5 кл. укучылары тарихтан эшләделәр.
-
Язгы өмә 13.04.2019

Районыбызда 1 апрельдән 31 нче майга кадәр чисталык 2 айлыгы башланып китте.Шул уңайдан 13 нче апрель көнне мәктәпнең 5-8, 10 кл. укучылары һәм укытучылар коллективы мәктәп ишек алдын, аның каршысындагы территорияне һәм мәктәп бакчасын тырмалап, чистартып куйдылар. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк.
-
Космонавтика көне 12.04.2019

12 нче апрель көнне, 5 класс укучылары белән берлектә, “ Ю.А.Гагарин белән 108 минут” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде. Бу класс сәгате Космонавтика көненә багышланган иде.Аны класс җитәкчесе Илнар Шәйхенурович үткәрде.
-
“Сәламәтлек иң зур байлык” 06.04.2019

6 нчы апрель көнне “Сәламәтлек иң зур байлык”темасына класс сәгатьләре уздырылды.Балалар сорауларга җавап бирделәр, дөрес туклануга багышланган презентация белән таныштылар.
-
Проектлар яклау 05.04.2019

5нче ноябрь көнне 4 нче сыйныф укучылары төрле темаларга проект эшләрен якладылар.
-
Кул эшләре күргәзмәсе 05.04.2019

5нче апрель көнне “Оста куллар”темасы астында балаларның кул эшләренә күргәзмә оештырылды. Барлык укучылар да теләп катнаштылар, уку белән бер рәттән балаларның кул эшләренә оста булулары сөендерде.















