Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | safar_akt@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиев Ахсан Азгарович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 67 учащихся |
| У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Рәсем конкурсы 03.04.2019

4апрель көнне 1-2 класс укучылары арасында “Минем яраткан әкият героем” , 3-4 класс укучылары арасында “Туган ягым табигате” рәсем конкурсы уздырылды.
-
“Халыкара балалар китабы көне “ 02.04.2019

2 нче апрель –“Халыкара балалар китабы көне “уңаенан башлангыч класс укучылары авыл библиотекасында кунакта булдылар . Балалар Андерсенның әкиятләрен укыдылар,белгән әкиятләренен эчтәлеген сөйләделәр. Шагыйрә Элмира Шарифуллина китапларына күзәтү ясадылар, кайбер шигырьләрен укып күрсәттеләр.
-
“Кошлар-безнең канатлы дусларыбыз!” 02.04.2019

Башлангычлар атналыгы кысаларында, 3 нче апрель көнне1-4 класс укучылары белән “Кошлар-безнең канатлы дусларыбыз!” дип исемләнгән кызыклы викторина үткәрелде. Балалар кошлар турында кызыклы мәгълүматлар белеп киттеләр, төрле сорауларга җаваплар бирделәр, кошлар турында җырлар җырлдылар.
-
Башлангыч класслар атналыгы 01.04.2019

1нче апрельдән 6 нчы апрельгә кадәр мәктәбебездә башлангычлар атналыгы башланып китте. “Кошлардан да җитез без”дигән тема астында 1-4 класс укучылары арасында, 2 командага бүленеп эстафета уздырылды.
-
Рәсем конкурсы 16.03.2019

География-биология атналыгын тәмамлап укучыларның “Гаҗәеп хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы” дип аталган рәсемнәр конкурсы булып узды. Рәсемнәргә урыннар чыгарылды, мәктәп линейкасында атналыкка нәтиҗәләр чыгарылачак.
-
Стенгазеталар конкурсы 14.03.2019

Мәктәбебез укучылары география-биология атналыгында актив катнашалар. Бу көннәрдә алар стенгазеталар һәм экологик плакатлар эшләделәр. 5-7 класслар экологик плакатлар, ә 8 класс укучылары “ Антарктида” дип исемләнгән стенгазета чыгардылар.
-
Күргәзмә 14.03.2019

География-биология кабинетында бу көннәрдә аеруча тыгыз эшчәнлек алып барыла. Укучылар өчен биредә кызыклы китаплардан торучы һәм металлар, тау токымнары үрнәкләреннән күргәзмәлелек оештырылган.
-
“Титаннар дөньясында” 13.03.2019

Атналык кысаларында 5 класс укучыларына “Титаннар дөньясында” дип аталган, динозаврлар турында видеофильм күрсәтелде.Укучылар зур кызыксыну белән фильмны карадылар.
-
“Кызыклы география” 13.03.2019

Мәктәбебездә география-биология атналыгы дәвам итә. Укучылар белән төрле кызыклы чаралар үткәрелә. Бүген,ягъни 13 нче март көнне, 10 класс укучылары белән “ Кызыклы география” дип аталган викторина үткәрелде. Класс 2 командага бүленеп: “Глобус” һәм “Азимут” узара көч сынашты. Нәтиҗәдә “ Глобус” командасы җиңү яулады.
-
Кошлар - безнең дусларыбыз 13.03.2019

География-биология атналыгы кысаларында, 13 нче март көнне, 5-6 класс укучылары белән “ Кошлар-безнең канатлы дусларыбыз!” дип исемләнгән кызыклы викторина үткәрелде. Балалар кошлар турында кызыклы мәгълүматлар белеп киттеләр, төрле сорауларга җаваплар бирделәр.















