Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | safar_akt@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиев Ахсан Азгарович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 67 учащихся |
| У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Сыерчык оялары 17.03.2017

География-биология атналыгы дәвам итә. Бу көннәрдә башлангыч класс, 5-8 класс егетләре тиздән кайтачак сыерчыкларны сөендереп аларга матур һәм ышанычлы оялар ясап алып килделәр. Алар мәктәп янындагы агачларга эленәчәк.
-
Үзара дәрес тыңлау 17.03.2017

Мәктәптә үзара дәрес тыңлауга зур игътибар бирелә. Бу атнада мәктәбебез укучылары ачык дәресләр күрсәттеләр: 14 март көнне Л.Ф.Туктарованың рус әдәбиятыннан 6 класста, 15 март көнне Г.И.Фазлыеваның 1 класста математика дәресе, 16 март көнне Л.Т.Курмакованың рус теленнән дәресләре тыңланды. Дәрестә директор, укыту һәм тәрбия буенча директор урынбасарлары, укытучылар катнашты. Укытучыларның үзанализлары тыңланып, анализлар ясалды.
-
Экологик проблема 15.03.2017

Табигатьне саклау- һәркемнең изге бурычы булып тора. Укучыларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү өчен 15 нче март көнне 8 класс укучылары белән Илнар абыйлары “Чүп - глобаль экологик проблема” дип аталган класс сәгате үткәрде.
-
Китап күргәзмәсе 13.03.2017

География-биология атналыгы кысаларында мәктәп китапханәсендә укучылар өчен кызыклы, мавыктыргыч китаплардан һәм журналлардан торган “ Могҗизалар дөньясында” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
-
Гөлләр конкурсы 10.03.2017

Бүлмә гөлләре безнең классларыбызны һәм мәктәбебезне бизәүчеләр булып торалар. Барлыгы 50 гә якын гөл үстерелә. Аларны үстерү һәм тәрбияләп тору укучылар һәм укытучылар җаваплылыгында. Атналык кысаларында “ иң матур гөл”, “ иң үзенчәлекле гөл”, “ иң зур гөл” номинацияләре буенча урыннар чыгарылачак
-
8 Март бәйрәме 09.03.2017

8-март- халыкара хатын-кызлар көне буларак билгеләп үтелә. 8 класс укучылары белән Илнар абыйлары “ Язның иң матур бәйрәме” дип аталган класс сәгате үткәрде.
-
География-биология атналыгы башланды 09.03.2017

9 -16 март аралыгында мәктәбебездә география-биология атналыгы уздырылачак. Атна лык дәвамында төрле конкурслар һәм чаралар үткәреләчәк, стенгазеталар чыгарылачак.
-
Бәйрәм белән! 08.03.2017

Бер-береңә бәйрәмнәрдә бүләк бирү матур һәм кирәкле гамәл. Әле күптән түгел генә 8 нче класс егетләрен “Ватанны саклаучылар” көне белән кызлар бүләкләп киткән иде. Егетләр дә җавапсыз калмады, 8 март бәйрәме уңаеннан аларга үзләре әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар.
-
Математикадан ачык дәрес 07.03.2017

7 март көнне безнең мәктәптә 6 класста математикадан “Мәсьәләләр чишүдә Эйлер түгәрәкләрен куллану” темасына яшь укытучы И.Ф.Гарипова тарафыннан ачык дәрес күрсәтелде. Дәрес ФДББС таләпләренә тулысынча туры килүче, мәктәпнең методик темасын – системалы эшчәнлекле якын килү нигезендә яткан бик уңышлы дәрес булды. Дәрестә 6 укытучы катнашып, укытучы дәресенә анализ ясадылар, теләкләрен җиткерделәр. Яшь укытучыга киләчәктә профессиональ өлкәдә зур уңышлар телибез!
-
Парламентский урок - 2017 02.03.2017

Учащиеся нашей школы приняли участие в муниципальном этапе республиканского конкурса в рамках "Парламентского урока-2017 " и стали победителями и призерами.















