Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | safar_akt@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиев Ахсан Азгарович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 67 учащихся |
| У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы- изге эшләр эстафетасы" акциясе 17.04.2017

Юрий Гагарин исемендәге балалар оешмасы "Һәркөнне изгелек кыл!" девизы белән республикакүләм "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" акциясенә кушылды. Планда сугыш һәм тыл ветераннарына, ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм итү, аларга хәйрия концертлары, авылыбыз музеена күзәтү, экологик экскурсияләр, өмәләрдә катнашу каралган.
-
"Дус класс серләре" конкурсы 15.04.2017

14 апрель көнне “Яшьлек” мәдәният үзәгендә ата-аналар комитетының “Дус класс серләре” республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Безнең мәктәптән 8 нче сыйныфның ата-аналар комитеты уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Космонавтика көне 13.04.2017

12 нче апрель-космонавтика көне. Шул уңайдан 8 нче класс укучылары белән “ Космосны буйсындыру” дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде. Класс җитәкчесе Илнар Шәйхенурович космосны үзләштерү тарихы, легендар космонавтлар турында сөйләде, кызыклы һәм мавыктыргыч видеоролик күрсәтте.
-
Балалар бакчасында 13.04.2017

12 нче апрель көнне 4 нче сыйныф укытучысы Гилмуллина Гөлфия Тимерхан кызы балалар бакчасында кунакта булды. Ул 1 сыйныфка керәсе балалар белән очрашты һәм математика дәресе тыңлады.
-
Проектлар яклау 08.04.2017

7 апрель көнне башлангыч класс укучылары проектларын яклауны дәвам иттеләр. Бу көнне 1, 2, 3 класс укучылары кошларга, гаиләләргә, сәламәтлеккә багышланган презентация чыгышларын якладылар.
-
"Иң чиста дәфтәр" конкурсы 08.04.2017

8 апрель көнне 2-4 нче сыйныф укучылары арасында иң чиста һәм иң пөхтә дәфтәр конкурсы булды. Җиңүчеләр дип 2 класстан - Закирова Язилә, 3 класстан – Габдуллина Зилия, 4 класстан –Насифуллина Луизалар танылды.
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогы 07.04.2017

6 нчы апрель көнне АСШ№ 2 мәктәп базасында биология укытучыларының мәктәп яны тәҗрибә участокларында эшне оештыру буенча практик семинар булып узды.Анда безнең мәктәпнең биология укытучысы Салихов Илнар Шәйхенурович та катнашты.
-
“Китап якын дустыбыз” 07.04.2017

7 нче апрель көнне “Китап якын дустыбыз” темасы астында авыл китапханәсендә “Сәламәтлек көне” уңаеннан кичә уздырылды. Китапханәче Шайхелмарданова Әлфинур апалары аларны сәламәтлеккә багышланган китаплар, “Сәламәтлек нәрсәдән башлана”, ”Дөрес туклану”, ”Сәламәт булу өчен киңәшләр” белән таныштырды һәм тормышта да дөрес файдаланырга кушты.
-
Экологик тәрбия 06.04.2017

Укучыларда экологик тәрбия, табигатькә карата сакчыл карашны арттыру өчен 6 нчы апрель көнне 8 нче класс укучылары белән “ Безне чолгап алган дөнья” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде.Класс җитәкчесе Илнар Шәйхенурович укучыларга экологик проблемалар,аларны чишү юллары һәм эйләнә-тирә табигатьне сакларга кирәклеге турында сөйләде, тәрбияви презентация күрсәтте.
-
Авиапланерлар конкурсы 06.04.2017

4 апрель мәктәбебездә традициягә кереп киткән авиапланерларга конкурс булып узды. Һәр елдагыча укучылар бу конкурска бик нык әзерлек белән катнаштылар. Җиңүче укучыларыбыз 6 нчы сыйныф укучылары Мифтахов Адель һәм Султанов Динарлар танылды. Алар 5 нче апрель көнне район күләмендә үздырылган “ Моделирование авиапланеров “конкурсында катнашып Мифтахов Адель-3 урын яулап кайтты. Аларга алга табада уңышлар телибез.















