Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | safar_akt@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиев Ахсан Азгарович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 67 учащихся |
| У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
“Тукайга 130 ел” 20.04.2016

“Туган тел” атналыгы кысаларында китапханәдә “Тукайга 130 ел” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Барлык китап сөюче укучыларны күргәзмә белән якыннан танышырга китапханәгә чакырып калабыз.
-
“Тукай образын музыкада иң оста яктыртучы” 20.04.2016

“Габдулла Тукай образының әдәбият, музыка һәм сәнгатьтә чагылышы» I районкүләм иншалар бәйгесе нәтиҗәләре буенча мәктәбебезнең 10 сыйныф укучысы Ямалетдинова Айзәрә “Тукай образын музыкада иң оста яктыртучы” номинациясендә җиңүче дип табылды һәм “Мәгариф идарәсе” грамотасы белән бүләкләнде (җитәкчесе – Л.Ш.Нурлыгаянова)
-
Дару үләннәрен җыю 19.04.2016

Район күләмендә мәктәпләр арасында дару үләннәрен җыю буенча конкурс игълан ителде. 5-11 класс укучылары әти-әниләр һәм класс җитәкчеләре белән берлектә әлеге чарада бик актив катнаша
-
”Син Тукайны беләсеңме?” 19.04.2016

6 нчы класс укучылары белән ”Син Тукайны беләсеңме?” дип исемләнгән ярыш-кичә үткәрелде. Тукай иҗатын иң күп белүче укучыларга (Марданова Гүзәл һәм Зиннурова Ләйсән) истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
"Күңелле стартлар" 19.04.2016

“Спортивный Татарстан” акциясе кысаларында 18 апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары белән “ Күңелле стартлар”ярышы үткәрелде.
-
Туган тел атналыгы башланды 18.04.2016

Мәктәбебездә 18 апрельдән 26 апрельгә кадәр "Туган тел" атналыгы игълан ителде. Атналык чаралар планы белән таныштырылды.
-
Язгы чисталык айлыгы 18.04.2016

Язгы чисталык айлыгы кысаларында безнең мәктәп укучылары белән берлектә 16 нчы апрель көнне өмә оештырылды. Укучылар мәктәп яны территориясен чүптән арындырдылар. Тирә-як чистарып, яшәреп калды.
-
Өмә 17.04.2016

16 нчы апрель көнне 2016 нчы елның “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” на старт бирелде. Шул уңайдан мәктәбебезнең 5-6 сыйныф укучылары һәйкәл янын чүп-чардан арындырдылар
-
“Күп белергә телим” 16.04.2016

15 нче апрель көнне 5-6 класс укучылары катнашында “ Күп белергә телим” дип исемләнгән географик викторина үткәрелде. “ Ялкын” һәм “ Дуслык” командаларына бүленгән укучылар үзара зирәклектә һәм тапкырлыкта көч сынаштылар. Киеренке көрәштә 23:19 очко исәбе белән “ Ялкын” командасы җиңү яулады.
-
Стенгазеталар конкурсы 15.04.2016

14 нче апрель көнне 5-8 класс укучылары чыгарган “ Яшь географ” стенгазеталар элеп куелды. Укучылар бик тырышып, матур һәм эчтәлекле итеп стенгазеталарын чыгарганнар. Алар каралды һәм нәтиҗәләр чыгарылды: 1 урын: 6 класс, 2 урын: 7 класс, 3 урын: 8 класс, 4 нче урын: 5 класс.















