Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | safar_akt@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Нургалиев Ахсан Азгарович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 67 учащихся |
| У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Бәйрәм белән! 22.02.2016

Ил барда – егет хур булмас, диләр, илебез сагында торучы кыю, курку белмәс егетләребез барында илебез халкы тыныч йоклар, күгебез гел аяз булыр. Әтиләре, абыйлары үрнәгендә патриотик рухта тәрбияләнгән яшь егетләребезгә хәрби хезмәтләрен үтәгәндә, туган якта калган якыннарының тынычлыгын саклап, үзләрен яхшы яктан гына күрсәтерләр дигән ышаныч белдерәбез.
Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык, һәр эшегездә уңышлар теләп калабыз.
-
Муса Җәлилнең тууына 110 ел 19.02.2016

3нче сыйныф укучылары Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан әдәби кичә уздырдылар. Кичәдә Муса Җәлилнең шигырьләрен, җырларын, хикәяләрен укыдылар, тыңладылар. Муса Җәлилнең биографиясе һәм фронттагы батырлыклары турында әңгәмә алып бардылар.
-
"Физик огонек" конкурсы 19.02.2016

18 нче февраль көнне мәктәбебез базасында район күләмендә 7-8 класс укучылары арасында физикадан мәсьәләләр чишү конкурсы – “Физик огонек” булып узды. Анда барлыгы 25 мәктәптән 75 укучы көч сынашты. Безнең мәктәпнең командасы (Гилмуллин Рушан, Фатихова Ләйлә һәм Собханова Таңсылу) III урынны алды. Котлыйбыз аларны!
Фотолар: https://yadi.sk/d/Upq-uknbp6JGk
-
Безнең уңышлар 19.02.2016

Мәктәбебездән Мифтахов Адель һәм Фатихов Айназ “Зимние забавы” дип исемләнгән II бөтенроссия иҗади рәсем конкурсында катнашып 2 нче урынга лаек булдылар диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Аларга киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз.
-
“Ватанны саклаучылар” көненә әзерләнеп 17.02.2016

7 нче класс укучылары белән класс сәгатьләре даими рәвештә үткәрелеп барыла. 17 нче февраль көнне “ Ватанны саклаучылар” көненә багышланган класс сәгате үткәрелде. Класс җитәкчесе Илнар Шәйхенурович бу бәйрәмнең тарихы, хәзерге вакыттагы Россия кораллы көчләренең составы һәм бу бәйрәмнең әһәмияте турында аңлатты.
-
15 нче февраль- «Афганчылар көне» 12.02.2016

15 нче февраль- «Афганчылар көне” буларак билгеләп үтелә. 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет сугышчысы Афганистан җирен калдырып чыга. Укучыларда патриотизм, Ватанга карата хөрмәт хисе тәрбияләү өчен, 11 нче февраль көнне,7 класс укучыларына “ Афганистан-йөрәк ярасы”- дип аталган класс сәгате үткәрелде. Балаларга Афганистан сугышы, анда катнашкан авылдашларыбыз турында сөйләнелде, патриотик видеоролик күрсәтелде.
-
"Йолдызлык 2016" конкурсының сайлап алу туры 10.02.2016

9 нчы февраль көнне мәктәбебездә “Йолдызлык-2016” бәйгесенең беренче этабы узды. Укучылар мәртәбәле жюрига узләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр. Иң яхшы дип табылган концерт номерлары район сайлап алу турына үттеләр. Анда катнашкан барлык укучыларга да уңышлар теләп калабыз.
-
Родительское собрание 10.02.2016

8 февраля было собрание родителей 11 класса . Учителя Марданова Ч.Р. и Гильмуллина Ч.З. сделали подробный анализ диагностических работ по русскому языку и математике, отметили положительные и отрицательные стороны в работе каждого выпускника, рассказали родителям о реальном уровне каждого ученика на текущий момент, дали рекомендации родителям и обучающимся по подготовке к экзамену.
-
Шефлык 09.02.2016

Муса Җәлил урамында яшәүче тыл ветераны Хасанова Әнүдә апаның кәефе күтәренке. Чөнки 7 нче класс укучылары Илнар абыйлары җитәкчелегендә шефлыкка килеп бөтен ишек алларын, капка төпләрен кардан чистартып, көрәп киттеләр. Бик зур рәхмәт аларга!
-
Лингвистическая игра “Enjoy English” 08.02.2016

В рамках недели английского языка прошла лингвистическая игра “Enjoy English”. Учащиеся 3-4 классов соревновались в знании английского алфавита, пели английские песни, играли, читали стихи, разгадывали загадки. Учащиеся в очередной раз убедились, что изучать английский язык это интересно и увлекательно. Победила команда 3 класса.















