Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | gfidan321@yandex.ru. |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская СОШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 63 учащихся |
| У нас учат: | 16 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
"Аҗаган" хәрби - спорт уены 20.03.2019

Хәрби хезмәттә, гадәттән тыш хәлләрдә кирәкле шәхси сыйфатлар булдыру, хәрби-патриотик тәрбия һәм физик культураны камилләштерү максатыннан, 20 март көнне Актаныш 1 нче санлы урта мәктәбе базасында «Аҗаган» хәрби-спорт уены үткәрелде. Чарада безнең мәктәп укучыларыннан торган команда да катнашты. Балалар саф әзерлеге, пневматик винтовкадан ату, борыста тартылу, сыгылу, ОЗК кию, автоматны сүтү буенча көч сынаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
"Без бергә-2019" 19.03.2019

19 нчы март көнне Балалр иҗат үзәгендә "Без бергә-2019" балалар сәнгать иҗат фестиваленең муниципаль туры уздырылды. Безнең мәктәп укучылары "Сувениры России" кул эшләре күргәзмәсендә катнаштылар.
-
Биология укытучылары киңәшмәсе 18.03.2019

Яңа Әлем мәктәбендә биология укытучыларының район киңәшмәсе үтте. Анда мәктәп яны тәҗрибә участогы эшчәнлеге белән танышу булды. Киңәшмәдә безнең мәктәпнең биология укытучысы Халикова Илиза Насиховна катнашты.
-
Об образовательной платформе Digital Start 18.03.2019

В 2019 году в рамках программы развития компетенций цифрового предпринимательства запускается образовательная платформа Digital Start для школьников старших классов и студентов образовательных организаций Республики Татарстан.
Платформа Digital Start – это бесплатное онлайн-обучение по технологическому предпринимательству; познавательные лекции; создание своего IT-проекта; работа с менторами и приглашенными экспертами по своему проекту в течение всей программы; оффлайн-трекинг проекта от команды Бизнес-инкубатора ГАУ «ИТ-парк»; финальный Demo-day проектов для школьников и студентов, в ходе которого победители получат ценные призы.
Цель программы:
создание в Республике Татарстан условий для развития компетенций цифрового предпринимательства у школьников и студентов;
вовлечение молодежи Республики Татарстан в цифровое предпринимательство и выявление потенциальных лидеров IT-индустрии;
создание основы последующей самореализации школьников и студентов, обладающих компетенциями цифрового предпринимательства.
Дополнительная информация представлена на официальном сайте проекта по адресу https://digitalstart.info.
С учетом изложенного просим вас проинформировать школьников 7-10-х классов и студентов об образовательной платформе Digital Start и продемонстрировать информационный видеоролик о проекте на уроках информатики.
Информационный видеоролик доступен для скачивания по ссылке https://yadi.sk/i/rUWWSN5WJy5GCA.
-
15 март - Бөтендөнья кулланучылар көне 18.03.2019

Бөтендөнья кулланучылар көне"н бәйрәм итү Джон Кеннединың 1962 елда АКШ конгрессында чыгыш ясавына багышланган.
Бу көнне югары дәрәҗәле "кулланучы" төшенчәсе бирелә һәм кабул ителә. Ул вакытта Джон Кеннеди кулланучының дүрт мөһим кагыйдәсен аерып чыгара:
- Мәгълүмат алу хокукы
- Куркынычсызлык хокукы
- Сайлау хокукы
- Үз фикерен ишеттерү хокукы
Соңрак әлеге хокуклар күп кенә илләрдә, шул исәптән Россия Федерациясендә, кулланучыларның хокукларын яклау турында закон нигезенә ята.Россия беренче тапкыр Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен 1992 елда билгеләп үтте, ул вакытта гражданнарның хокукларын, шулай ук сәүдә итүче яки кулланучыларның хокукларын яклау системасы хезмәтләрен күрсәтүче оешмаларның хокукларын һәм бурычларын закон нигезендә беркеткән "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы кабул ителде.
1994 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен барлык төбәкләрдә киңрәк билгеләп үтә башладылар, әмма рәсми төстә аңа 1996 елда, Россия Федерациясе Бөтендөнья куланучылар берлеге оешмасына кергәннән соң гына нигез салынды һәм ул ел саен 15 мартта билгеләп үтелә башлады. Әлеге бәйрәмнең үзенчәлеге ел саен аның билгеле бер шигарь астында уздырылуыннан гыйбарәт.
2019 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне "Trusted Smart Products" - "Санлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" шигаре астында узачак. Бу санлы технологияләр алгарышының, барыннан да элек, кулланучыларның һәр төрле мәнфәгатьләрен, әйтик, "акыллы электроника"ның сыйфатына һәм куркынычсызлыгына хокук, шәхси мәгълүматның ничек җыелуы, эшкәртелүе һәм кулланылуы хакында белүгә хокукның исәпкә алынырга тиешлегенә тагын бер кат игътибар юнәлтер өчен яхшы сәбәп.
-
"Нәүрүзбикә" 18.03.2019

Бүген мәктәбебез кызлары арасында "Нәүрүзбикә" конкурсы булып узды. Алар һәрберсе үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, ике толымга матур итеп чәч үрү, милли ризык пешерү, милли бизәнү әйберләрен тәкъдим иттеләр. Класс егетләре дә читтә калмады, кызларны котлап концерт номеры күрсәттеләр. Иң иң "Нәүрүзбикә" титулына 5 нче сыйныф укучысы Ибрагимова И. һәм 10 нчы сыйныф укучысы Султанова А. лаек булды.
-
Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык бәйгесенең зона этабы 14.03.2019

“Ел укытучысы-2019" Бөтенроссия конкурсы кысаларында, балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык бәйгесенең зона этабын районыбыз лаеклы каршы алды. Үзебезнең мөгаллимнәребез белән бергә Менделеевск, Минзәлә, Әгерҗе, Тукай районы педагоглары дәрәҗәле бәйгенең республика этабын ачу өчен үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтеп, белеем һәм тәрбия өлкәсендәге казанышлары белән уртаклашты. 23 педагог катнашкан зона этабы катлаулы сынаулар, дулкынлану, киеренке көрәш белән тулы иде.
-
Йолдызлык 2019 13.03.2019

2 нче март көнне, Актанышта авыл мәктәпләр арасында "Йолдызлык-2019" фестиваленең гала-концерты үтте. Чара ахырында гомуми йомгаклар буенча җиңүче дип табылган мәктәп коллективлары бүләкләнде. Безнең мәктәбебездән Сулайманова Т., Файрушин Р., Ибрагимова И, Гильфанов 2 дәрәҗә лауреат, “Татар яшьләре” биюе II дәрәҗә лауреат Султанова А. 2 дәрәҗә лауреат булдылар. Мәктәбебез махсус бүләккә ия булды. Котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Котлыйбыз!!! 13.03.2019

Татар Суксуы урта мәктәбенең 1 класс укучысы Галиев Самир кечкенә булсада, төрле конкурсларда катнаша. Күптән түгел ул үзенең әнисенә багышлап язган шигырен республикакүләм үтә торган “Илһам” конкурсына җибәргән иде. Самирыбызның эше 1 турдан үтеп, зона турында катнашу хокукы алды. Зона туры Яр Чаллы шәһәрендә үтәчәк. Самирның зона этабында уңышлы чыгыш ясап кайтуын теләп калабыз.
-
XXI гасыр Кулибиннары 12.03.2019

XXI гасыр Кулибиннары олимпиадасында катнашып Шарафутдинов Айзат үз номинациясендә 1 урын, Бикмухаметов Илсаф 4 урынны яуладылар. Афәрин егетләр!!!














