Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | gfidan321@yandex.ru. |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская СОШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 63 учащихся |
| У нас учат: | 16 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Уңышлар телибез!! 18.11.2018

Спорт мәктәбе беренчелегенә кызлар һәм егетләр арасында волейбол ярышы узды.
Ярышта егетләр командасы 2 , ә кызлар командасы 1 урынны яулады. Афәрин!! Егетләребезгә һәм кызларыбызга алдагы ярышларда да яңа үрләр яуларга язсын.
-
Котлыйбыз! 17.11.2018

17 нче ноябрь көнне районыбызның спорт комплексында И.Анваров истәлегенә уздырылган турнирда урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында мәктәбебез 3 урынны яулады. Егетләребезгә зур уңышлар телибез.
-
Дусларча очрашу 15.11.2018

15 нче 17 нче ноябрь көннәрендә 2005-2006 нчы елгы егетләр командасы Алексеевский районында Татарстан Республикасы беренчелегенә уздырылган волейбол ярышында уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар.
-
Әниләр көненә әзерлек 14.11.2018

Мәктәбебездә һәр сыйныф укучылары арасында әниләр көненә әзерлек бара
-
Участие на районном семинаре 13.11.2018

Сегодня на базе ЦДТ был проведен районный семинар на тему "Возможности комплекса интерактивных программ "Содружество поколений" в объединении воспитательного потенциала семьи и школы для вовлечения детей и подростков в живое общение и конструктивную деятельность". На семинаре приняли участие заместитель директора по воспитательной работе И.Д.Хузина,классный руководитель 3 класса Р.Г.Гильманова. Автор и ведущий семинара кандидат педагогических наук, руководитель консультативного центра "Лесное чудо" - Владимир Александрович Дергунов. Он ознакомил с работой центра, также с интерактивной программой для школьников.
-
Конкурска әзерлек 13.11.2018

Мәктәбебездә район күләмендә уздырылучы “Җәлил укулары” бәйгесенә әзерлек бара.
-
Уплати налоги вовремя
10.11.2018
Федеральная налоговая служба напоминает, что срок уплаты имущественных налогов за 2017 год (налог на имущество физических лиц, транспортный и земельные налоги), истекает 3 декабря 2018 года. Владельцы «Личного кабинета для физических лиц» могут оплатить налоги онлайн посредством Интернет-сервиса, не выходя из дома.
-
Тату сыйныф серләре 07.11.2018

Мәктәбебездә район күләм уздырылучы “Тату сыйныф серләре” бәйгесенә әзерлек бара. Ата-аналарга һәм балаларга уңышлар телибез.
-
Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән! 06.11.2018

Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне чын йөрәктән дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйбыз!
Хокукый системаның нигезе һәм чыганагы булган Төп Законны кабул итү - Татарстан дәүләтчелегенең яңа тарихында зур вакыйга, демократик, хокукый һәм иҗтимагый дәүләт төзелешендә мөһим адым.
Татарстанның Төп Законында республиканың федераль үзәк белән мөнәсәбәте нигезләре салыну - аеруча әһәмиятле. Россия Федерациясе Президенты һәм Хакимияте булышлыгы белән республикабыз икътисади-иҗтимагый үсештә зур уңышларга иреште, федерация субъектлары арасында алдынгы урынны алып тора.
Конституция республикада сәяси система эшчәнлегенең принципларын һәм механизмнарын билгеләде, сәяси-иҗтимагый тотрыклылыкның хокукый гарантияләренә нигез салды.
Күпчелек халык тормышка ашырыла торган курсны куәтли. Бу җәмгыятьнең һәм дәүләтнең татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү буенча уртак эшенә нигез сала.
Татарстан Конституциясе шәхес иреген һәм хокуларын хөрмәт итү, гражданлык теләктәшлеге принципларына нигезләнеп төзелгән. Моның белән бәйле рәвештә, җәмәгатьчелекнең төрле өлкәдәге башлангычларының, аның идарә итүдә катнашуының әһәмияте арта бара.
Алдыбызда җитди бурычлар тора. Дөньяда тотрыксызлык арткан, деструктив идеологияләр һәм хәрәкәтләр таралу янаган чорда ныклык һәм берләшү аеруча әһәмиятле.
Илебез һәм республикабыз мәнфәгатьләрен оста итеп, дәлилләр китереп якларга, җәмгыяттә тарихка, рухи гореф-гадәтләргә һәм мәдәнияткә карата хөрмәт хисе тәрбияләргә кирәк. Республиканың Төп Законы - әлеге мөһим эшнең хокукый нигезе.
Кадерле дуслар!
Сезгә чын күңелдән саулык-сәламәтлек, яхшы кәеф, бәхет телим. Өйләрегездә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен!
Эшчәнлегебездә Законны һәм бер-беребезнең хокукларын хөрмәт итүгә таяныйк.
Бәйрәм белән! Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән! -
Көзге каникулда мәктәптә лагерь оештырылды 05.11.2018

31 нче октябрьдән Татар Суыксуы урта мәктәбе базасында урнашкан “Кояшкай” мәктәп яны лагере үзенең эшен башлап җибәрде. Көн дәвамында укучыларны төрле кызыклы чаралар көтеп торды: беренче көнне укучылар авыл китапханәсенә экскурсягә кереп яңа китаплар белән таныштылар, кызыклы китаплар алдылар, аларны укып бер-берсенә эчтәлекләрен сөйләргә вәгъдә бирделәр.
Алдагы көннәрдә укучылар төрле эстафеталарда катнаштылар, төрле уеннар уйнадылар, яңа бию алымнары өйрәнделәр. Кыска гына вакыт эчендә балалар ял итеп кенә калмадылар, Бердәм дәүләт имтиханнарына һәм Бөтенроссия тикшерү эшенә эзерләнергә дә җитештеләр. Шулай итеп, бер атнага сузылган көзге лагерь файдалы һәм кызыклы булды.














