Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | gfidan321@yandex.ru. |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская СОШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 63 учащихся |
| У нас учат: | 16 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Ачык ишекләр көне 19.01.2016

<span lucida="" sans';="" font-size:="" 11px;="" line-height:="" 16.5px;"="">Бүген укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Диләрә Гаптелсөббух кызы "Ромашка" балалар бакчасында ачык ишекләр көнендә катнашты.
-
"Йолдызлык"ка әзерлек 18.01.2016

Мәктәптә "Йолдызлык - 2016" бәйгесенә әзерлек бара. Укучылар класс җитәкчеләре белән берлектә конкурсның мәктәп турына әзерләнәләр. Иң уңышлы номерлар 9 февральдә булачак икенче турга сайлап алыначак. Укучыларыбызга иҗади уңышлар телибез!
-
2016 ел - Су саклау зоналары елы 15.01.2016

Су объектларын саклау һәм торгызу, биологик су ресурсларының, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының яшәү тирәлеген саклау, халыкка уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләренә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү максатыннан ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов указы нигезендә 2016 ел Су саклау зоналары елы дип игълан ителде.
-
Кышкы спартакиада
09.01.2016
Бүген Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы булды. Безнең мәктәпнең укытучылар командасы уңышлы чыгыш ясады. Кул көрәше буенча Гыйльманова Рина Мулланур кызы - 1, Дартс буенча Гыйльфанова Рәмилә - 2, Турникта тартылуда Гәрәев Наил - 3 урыннарны яуладылар. Җиңүчеләребезне котлыйбыз!
-
Имтиханнарга әзерлек 09.01.2016

8 гыйнвар көнне 11 сыйныф укучылары Актанышның №1 мәктәбе базасында математикадан, бүген рус теленнән имтихан биреп карадылар.
-
Теннис ярышы 06.01.2016

Кичә Актаныш спорт комплексында узган теннис ярышында безнең укучыларыбыз катнашып призлы урыннар яуладылар. Гыйльманова Рәмзилә - 1урын, Фәттахов Ринас - 2 урынга лаек булдылар. Укытучыбыз Галиев Нияз Минтимер улы да 1 урынны яулады.Җиңүчеләребезне котлыйбыз!
-
ОГЭ га әзерлек 04.01.2016

Мәктәптә 9 сыйныф укучылары математика, рус теле фәннәреннән имтиханнарга әзерләнәләр. Ә 11 сыйныф укучылары Актаныш мәктәпләрендә шөгыльләнәләр.
-
Имтиханнарга әзерлек 03.01.2016

Укучыларның кышкы каникуллары дәвам итә. Ләкин чыгарылыш класс укучыларының ял көннәре тәмамлана.
-
Яңа ел белән, дуслар! 01.01.2016

Яңа 2016 ел белән котлыйбыз, кадерле дуслар! Яңа ел барчабызга да зур уңышлар, шатлык-сөенечләр алып килсен!
-
Педагогик киңәшмә 29.12.2015

Бүген, ягъни 29 декабрь көнне, 2015-2016 уку елының беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмә үткәрелде.














