Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | gfidan321@yandex.ru. |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская СОШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 63 учащихся |
| У нас учат: | 16 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
«ИТ өлкәсендә ничек преприниматель булырга?» 29.11.2022

29 ноябрьдә мәктәптә «ИТ өлкәсендә ничек преприниматель булырга?» темасы буенча чираттагы «Саннар дәресе» узды.
Дәрес 5-11 нче сыйныф укучыларына адресланган һәм циффрлы икътисадның төп компетенцияләрен үстерүгә, шулай ук мәгълүмати технологияләр өлкәсендә иртә һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлдерелгән.
-
Әниләр көненә багышланган концерт 28.11.2022

2022 нче елның 28 ноябрь көнне мәктәптә Әниләр көненә багышланган концерт булды. Укучылар үз куллары белән ясаган бүләкләрен әниләренә тапшырдылар. Тормышыбызга ямь бирүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешеләребез – әниләр. Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез.
-
"Мөһим темага сөйләшү" 28.11.2022

Гадәттәгечә, яңа уку атнасы мәктәп күләмендә үткәрелә торган линейкадан башланды. Бүгенге “Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү” сыйныф дәресләре "Рәсәй символлары" темасына багышланды. Барлык сыйныфларда да үткәрелде.
-
Әниләр көне белән! 27.11.2022

Мәктәпнең барлык әниләрен бәйрәм белән котлыйбыз! Шулай ук матур, кайгыртучан, яратучан һәм сау-сәламәт булып калырга телибез! Тыныч күк йөзе астында яшәргә язсын! Без сезне бик яратабыз!
-
Семинар приуроченный к Всероссийской Неделе «Театр и дети»
26.11.2022
25 ноября 2022 года на базе Мензелинского педагогического колледжа имени Мусы Джалиля был организован Региональный семинар-практикум, приуроченный к Всероссийской Неделе «Театр и дети», среди учителей и преподавателей ОО, воспитателей ДОО РТ «Развитие внутреннего мира ребёнка средствами театрального искусства». В этом семинаре приняла участие и поделилась опытом заместитель директора по воспитательной работе Хузина Ильсеяр Дильфасовна

-
«Неделя школьного питания» 25.11.2022

21-25 ноябрь көннәрендә Татар Суыксу урта мәктәбендә «Мәктәптә туклану атналыгы» үтте. Атна дәвамында укучыларда сәламәт туклану күнекмәләрен формалаштыру буенча төрле чаралар үткәрелде. 1-4 сыйныф укучылары «Сәламәт туклану» рәсем конкурсында катнаштылар, 5-9 сыйныфлар «сәламәтлек тәлинкәсе» дигән стенгазетаны бизәделәр. 10-11 сыйныфлар «мәктәптә тукланудан канәгатьлек» темасына 1-9 сыйныфлар өчен аноним анкеталар үткәрделәр. Шулай ук укучылар өчен сәламәт яшәү рәвеше һәм сәламәт туклану турында сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Ашханәдә ата-аналар мәктәп менюсының ризыкларын ашап карадылар.
-
«Татарча диктант» акциясе! 25.11.2022

Буген 25 ноябрь көнне безнен мәктәптә "Татарча диктант-2022» акциясе узды. Укучылар бик теләп катнашты. Быел татарча диктант җиденче тапкыр уза. Диктантны кәгазьдә яки турыдан туры сайтта клавиатура ярдәмендә язып була. Online диктантны язганнан соң тиз арада нәтиҗәләрне шәхси кабинетта белә алачаксыз. Ә offline мәйданчыкларда язылган диктантның нәтиҗәләре 27 декабрьдән соң diktant.tatar сайтында билгеле була.
-
Сынау имтиханы 25.11.2022

Бүген безнең мәктәптә 8 сыйныф укучылары рус теленнән һәм 10 сыйныф укучылары математикадан сынау имтиханын яздылар.
-
«Татарча диктант» акциясе! 24.11.2022

"Татарча диктант-2022» акциясендә катнашырга чакырабыз. 25 ноябрь көнне 11 сәгатьтә безнен мәктәптә узачак.
«Татарча диктант» акциясе татар әдәби телен белүгә, орфографик һәм грамматик хаталарны үз-үзен тикшерүгә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән. Теләге булган һәркем үз көчен татар телендә диктант язуда сынап карый ала.
Диктант нәтиҗәләре акциянең рәсми сайтында үткәрелгәннән соң 30 көннән дә соңга калмыйча бастырылачак.
-
Экология буенча олимпиада нәтиҗәләре 24.11.2022

Экология буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабында җиңүчеләрне котлыйбыз:
Корбанова Рузия Ирек кызы (8 класс укучысы)
Мингазов Динар Илшат улы (9 класс укучысы)
Әюпов Җәлил Рузиль улы (11 нче сыйныф укучысы)
Укытучылары Халикова Илиза Насиховна.














