Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | gfidan321@yandex.ru. |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская СОШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 63 учащихся |
| У нас учат: | 16 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Заседание заместителей директора по воспитательной работе. 12.01.2022

11 нче гыйнвар көнне директорның тәрбия эшләре буенча урынбасарларының чираттагы утырышы булды. 2021-2022 нче уку елының 1 яртыеллыгыда башкарылган эшләргә йомгак, икенче яртыеллыкка эш планы, һөнәри бәйгеләргә әзерлек мәсьәләләре, ата-аналар комитеты, дәүләт автоинпекциясенең профилактика бүлеге оештырган чараларга катнашу нәтиҗәләре каралды.
-
дзюдо буенча Кыш бабай призына уздырылган 11.01.2022

10 нчы гыйнвар көнне “Батыр” спорт комлексында дзюдо буенча Кыш бабай призына уздырылган ярышта катнашып, 2 сыйныф укучысы Шакиров Дамир 2 урынны яулады. Аны уңышы белән котлыйбыз!
-
Мәгариф хезмәткәрләренең чаңгы ярышы 11.01.2022

Каникул вакытында мәгариф хезмәткәрләренең чаңгы ярышы булып узды. Безнең мәктәптән Р.Р.Гилазова, Н.Н.Гараев, Ф.Ф.Газизов, Г.Ш. Азгамовалар катнашып 7 урын яуладылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Бикмөһәммәтов Айнур Ирек улы призына волейбол ярышы 10.01.2022

Яңа ел ялларын укучыларыбыз бик күңелле үткәрде. Мәктәбебездә 3 нче ел рәттән Бикмөһәммәтов Айнур Ирек улы призына волейбол ярышлары уза. быел катнашучы командалар саны арткан. Егетләр һәм кызлар командасы 2 урынга лаек булды.
-
Котлыйбыз! 03.01.2022

Кыш бабай призына шахмат турнирында 1 класс укучысы Муратов Нурислам 1 урын алды.Котлыйбыз! Алдагы ярышларда да уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз! 30.12.2021

Алдынгы укучыларыбыз район башлыгының чыршы бәйрәмендә катнаштылар.
-
Яңа ел бәйрәме 29.12.2021

28 декабрь көнне 5-10 сыйныф укучылары арасында "Чыршы бәйрәме" булды. Бәйрәмдә 2021-2022 нче уку елының 1 яртыеллыгын уңышлы тәмамлаган укучыларга мәктәп директоры - Ф.Ф.Газизов рәхмәт хатлары тапшырды.
-
Яңа ел 29.12.2021

28 декабрь көнне 5-10 сыйныф укучылары арасында "Чыршы бәйрәме" булды. Бәйрәм уеннар, җыр- биюләр белән үрелеп бик күңелле узды.
-
Котлыйбыз! 28.12.2021

27 декабрь көнне Республика олимпиадасының муниципаль этабында җиңү яулаган укучыларыбызны тәбрикләделәр. Әлеге чарага безнең мәктәптән 4 класс укучысы Галиев Самир, укытучысы - Салихова Дәйсәнә Равил кызы, 10 класс укучысы Аюпов Җәлил, укытучысы - Халикова Илиза Нәсих кызы катнашты. Аларны чын күңелдән котлыйбыз! Республика этабында зур уңышлар телибез.
-
"Кыш бабайда кунакта" 27.12.2021

25 декабрь көнне башлангыч сыйныф укучылары "Кыш бабайда кунакта" дип аталган чыршы бәйрәме уздырдылар.














