• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б
Телефон: +7(855)-525-25-87
E-Mail: gfidan321@yandex.ru.
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Татарско - Суксинская СОШ»
Руководитель: Газизов Фидан Фирдависович
Год основания учреждения: 1978
У нас учатся: 63 учащихся
У нас учат: 16 педагогов

Новости Тат.Суксинской СОШ

Cугыш урлаган балачак

Опубликовано: 05.05.2018

 

Мәктәбебез бүген гөрләп тора. Ник дисезме? Бездә бүген зур бәйрәм – кунаклар килде. Авылыбызның зур хөрмәткә  лаек кешеләре – Бөек Ватан сугышы ветераны Шакиров Вазыйх абый һәм тыл ветераны Өммехани апа Баянова белән очрашу үткәрдек. Бәйрәм укучыларның чыгышы белән үрелеп барды. Ветераннарыбыз сугышның рәхимсезлеге турында ачынып сөйләделәр. Вазыйх абый үзенең сугыш чорында нинди өлкәләрдә булуын, сугыш тәмамлангач, ничек шатланып туган авылына кайтуын азсызыклады. Өммаһани апа үзенең чыгышында балаларны чкты матур дөньяда яшәүнең кадерен белергә, дус тату булып яшәргә чакырды. Үзенең чыгышын Гәүһәр Шиһапованың “Еракта калган язмышлар”шигыре белән тәмамлады.

  Картлык шатлык түгел, дисәләр дә,

Шатлык икән , уйлап карасаң.

Мул тормышны күрми китә идем,

Шушы яшькә җитә алмасам.

Ничек бу яшеңә җиттең? диеп

Үз-үземә бирәм сорауны.

Балачактан изде, сүтте, җыйды

Узган авыр еллар сынавы.

Сугыш, ачлык, авыр хезмәт юлы,

Җиңү көне диеп таң атты.

Габделфәтнең Уфалла арбасы

Кабат шул елларны яңартты.

Шөкер Раббем, еракларда калды

Уфаллага җигелгән еллар.

Без балалык белән җиңгәнбездер,

Ничек түзде икән аналар?

Шөкер Раббем, тыныч исәнлек бир,

 диеп кылам һәрчак догамны.

Хәвеф-хәтәр килеп капламасын

Мул тормышлар биргән дөньяны!

Кунакларыбызның чыгышы безгә бик ошады. Без дә җавапсыз калмадык-аларга яраткан җырларыбызны бүләк иттек. Бөек Җиңүнең 74, 75, 80,90 ,100 еллыкларында да сезне шушындый күңелле очрашуларда күрергә язсын, кадерле ВЕТЕРАННАРЫБЫЗ!



К списку новостей