Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | gfidan321@yandex.ru. |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская СОШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 63 учащихся |
| У нас учат: | 16 педагогов |
Новости Тат.Суксинской СОШ
БДИда катнашу өчен гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк
Опубликовано: 09.01.2020
Быел БДИ тапшыру өчен гаризаны 1 февральгә кадәр (бу көнне кертеп) тапшырырга кирәк. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) хәбәр итә.
Бердәм дәүләт имтиханында катнашу гаризасында тапшырырга планлаштырган предметларны язарга кирәк. Рус теле һәм математика чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәҗбүри имтиханнар булып тора, аларны тапшыру урта гомуми белем турындагы аттестат алу өчен кирәк.
«Быел чыгарылыш сыйныф укучылары математика буенча БДИның база яки профиль дәрәҗәсен генә сайлый ала. Аттестаты булган узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары математика буенча БДИда бары тик профильле дәрәҗәдә генә катнаша алачак. Калган фәннәр укучылар сайлаган юл һәм югары уку йортында укуларын дәвам итәргә теләүчеләргә кирәк фәннәр буенча тапшырыла», диелә федераль хезмәт хәбәрендә.
Быел чыгарылыш сыйныф укучылары гаризаны уку урыны буенча бирә. Узган елларда бердәм дәүләт имтиханы тапшыру өчен теркәлгән урыннарда бирелгән иде.
Гаризалар шәхесне раслаучы документ нигезендә чыгарылыш сыйныф укучылары, узган еллардагы чыгарылыш укучыларының шәхсән үзләре тарафыннан бирелә яки аларның әти-әниләре тарафыннан аларның шәхесләрен раслаучы документ нигезендә тапшырыла.
БДИ гадәттәгечә өч этапта: вакытыннан алда (20 марттан 13 апрельгә кадәр), төп (25 майдан 29 июньгә кадәр) һәм өстәмә (4-22 сентябрь) узачак. Имтихан расписаниесе белән БДИның рәсми мәгълүмат порталында танышырга мөмкин. БДИда катнашуның сайланган вакытын бары тик документаль рәвештә расланган җитди сәбәпләр булганда гына үзгәртергә мөмкин.
К списку новостей














