Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | fayrushina.71@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 28 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Көзге уңыш 08.10.2018

Бүген 8 нче октябрь көнне мәктәбебез бакчасындагы түтәлләрдән чөгендерләр алу оештырылды. Уңыш сөендерерлек мул булды!
-
Язучылар җыелган җирдә 07.10.2018

7 октябрь көнне якташыбыз, татар драматургы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар һәм Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов үзенең гомер бәйрәмен - 60 яшен каршы алды. Актаныш районының атаклы улы юбилей уңаеннан беренче котлауларны үзенең туган туфрагында, газиз районында кабул итте. Данил Хәбибрахман улының туган авылы Кировта башланып киткән иҗат кичәсе район үзәге Актанышта дәвам итте. Якташыбызны иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре белән бер сафта Актаныш үзе, аның халкы да тәбрик итте. Әлеге чарада безнең мәктәптән дә мәктәп директоры, тәрбия эшләре буенча урынбасары, китапханәче һәм татар теле укытучысы катнаштылар.
-
Көзге уңыш 06.10.2018
6 нчы октябрь көнне мәктәбебез бакчасындагы түтәлләрдән кишерләр алу оештырылды. Уңыш сөендерерлек мул булды! -
Укытучыларыбыз Уфада 06.10.2018

6 нчы октябрь көнне укытучыларыбыз Башкортстанның башкаласы Уфа шәһәренә сәяхәт кылдылар, тарихи урыннарда булып, ботаник бакча белән танышып үзләренә рухи байлык туплап кайттылар.
-
Өлкәннәрне хөрмәтләп 05.10.2018
Өлкәннәр көне уңаеннан авылның мәдәният йортында бәйрәм тантанасы уздырылды.Өлкәннәр хөрмәтенә укучылар концерт күрсәттеләр. -
Өлкәннәр көне 05.10.2018

Укучылар үзләренең җыр-биюләре белән Бүләк авылы өлкәннәрен дә бәйрәм белән котладылар.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2018

Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә армый-талмый хезмәт куючы хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Тормышыгызда һәм эшегездә сәламәтлек һәм уңышлар юлдаш булсын!
-
Укытучылар көне! 04.10.2018

4 нче октябрь көнне Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда "Укытучылар бәйрәме" билгеләп үтелде. Бәйрәм уңаеннан, Камал театры артистлары "Диләфрүзгә дүрт кияү" спектаклен куйдылар.Спектакль бик кызык булды
-
Фотобәйге нәтиҗәләре 04.10.2018

Халыкара укытучылар көне уңаеннан, Актаныш районы мәгариф хезмәткәрләренә чиксез хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре 4 октябрь көнне үк ирештерелде.Быел районыбыз мөгаллимнәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәренә мәктәп тарихларын барлаган булып чыкты. Белем бирү йортларын төрле чорларда җитәкләгән бөек шәхесләрне чагылдырган баннерлар бәйрәмнең яменә әверелде. Фойеда урнашкан күргәзмәдә шулай ук мәдрәсәдән алып XXI гасырга кадәр булган уку-укыту системасы да бик эзлекле чагылдырылган иде. Безнең мәктәп баннеры җиңүче дип табылды һәм дипломга ия булды.
-
1 октябрь-Өлкәннәр көне! 01.10.2018

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан укучылар белән әңгәмәләр уздырылды, чаралар планы төзелде.














