Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | fayrushina.71@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 28 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
ОГЭ 05.06.2018

Бүген укучылар математика фәне буенча ОГЭ бирәләр . Аларга уңышлар телибез !
-
Балалар Сабан туе 02.06.2018

Ел саен традиция буенча уку елын йомгаклауга һәм балаларны яклау көненә карата быел да балалар Сабантуе гөрләп узды. Гореф - гадәтләребез, йолаларыбыз белән балаларны якыннан таныштыру, тәрбиянең нәтиҗәлелеген арттыру максаты белән оештырылган бу бәйрәм искиткеч матур узды.
-
Ял һәм хезмәт лагеры 01.06.2018

1 нче июньнән мәктәптә ял һәм хезмәт лагеры эшли башлады.
-
1 июнь- Балаларны яклау көне 01.06.2018

Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз!
-
Уку елын йомгаклау 31.05.2018

31 май көнне 2017 - 2018 уку елына йомгак ясалды, билгеләр аңлатылды. Балалар җәйге каникул айларында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышып, дару үләннәрен җыю турында мәгълүмат алып, өч айга каникулга таралыштылар. Күңелле, файдалы, имин яллар сезгә, укучылар!
-
Педагогик киңәшмә 31.05.2018

Бүген педагогик киңәшмә уздырылды. Укучыларны алдагы класска күчерү турында класс җитәкчеләренең һәм фән ияләренең чыгышлары тыңланды. Җәйгә бурычлар билгеләнде.
-
Рус теленнән ОГЭ 29.05.2018

Бүген укучылар рус теле фәне буенча ОГЭ бирәләр .Аларга уңышлар телибез !
-
ОГЭ 26.05.2018
Бүген укучылар татар теле фәне буенча ОГЭ бирәләр .Аларга уңышлар телибез ! -
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 24.05.2018

Бүген чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Шатлыклы да, сагышлы да бу бәйрәмдә 9 нчы класс укучылары белем алган мәктәпләренә рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Алда аларны дәүләт имтиханнары көтә. Уңышлар юлдаш булсын!
-
ГТО 22.05.2018

Бүген мәктәп укучылары арасында ГТО нормаларын тапшыру буенча Җәйге фестивальнең район этабы уза. Районда иң көчле дип табылган егет-кызлар республика этабында катнашачак.














