Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | fayrushina.71@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 28 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Фән олимпиадасы җиңүчеләрен хөрмәтләү 23.12.2017

22 декабрь көнне Актанышта фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы булып узды. Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында узган әлеге мәртәбәле чарада Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты башлыгы вазифаларын башкаручы Энгель Фәттахов, мәктәп директорлары, фән укытучылары, укучылар катнашты. Безнең мәктәпнең призерлары: Ханов Рүзәл - 4 класс (математика, укытучысы: Мохтарова Ә.А), Хасаншин Алмаз - 7 класс (география, укытучысы: Гильманова И.Р.).Аларны җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Яңа ел бәйрәме 23.12.2017

23 декабрь көнне мәктәбебездә зарыгып көтеп алган Яңа ел бәйрәме узды.Бәйрәм кичәсе театральләштерелгән чара белән башланып китте. Кыш бабай белән Кар кызына укучылар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, төрледән-төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Кунак булып килгән әти-әниләр, укучылар бәйрәмнән бик канәгать калдылар.
-
Яңа ел бәйрәменә әзерлек бара 19.12.2017

2 чирек төгәлләнергә дә санаулы көннәр калып бара. Мәктәптә "урак өсте". Шулай булуга да карамастан, укучылар ныклап Яңа Ел бәйрәмен көтәләр: класс-кабинетларны бизиләр, яңа җырлар өйрәнәләр, "Кышкы әкият" тамашасына әзерләнәләр.
-
Чаңгы ярышы-2017 16.12.2017

16 декабрь көнне "Бүләк" чаңгы трассасында кышкы сезонны ачуга багышланган чаңгы ярышы булып узды. Безнең мәктәп командасы әлеге ярышта актив катнашты.
-
12 декабрь-РФ Конституциясе көне 13.12.2017

12 декабрь-Россия Федерациясенең Конституциясе кабул ителгән көн.8- 9 класс укучылары белән “ Россиянең төп документы” дип аталган класс сәгате үткәрелде. Класс сәгатенең барышында бу күренекле вакыйганың тарихы турында сөйләнелде, кыска видеофильм күрсәтелде.
-
"Прекрасное далеко..."эзләнү проекты 12.12.2017

11 декабрь көнне 7 класс укучылары "Прекрасное далёко..." эзләнү проектын якладылар. Алар киләчәк турында язылган китаплар, фильмнар белән таныштырдылар. 50 елдан соң барлыкка киләчәк профессияләр һәм "пенсионер" профессияләр турында сөйләделәр, Укучылар, укытучылар, ата-аналардан алган анкеталарга анализ ясадылар, эсселарын укыдылар, үзләре күзаллаган киләчәктәге транспорт, кием, өй рәсемнәренә презентация ясадылар.
-
Яшь гражданнар форумы 08.12.2017

7 декабрь көнне Актанышның 2 санлы мәктәбендә Яшь гражданнар форумы узды. Форумда 8 класс укучылары Вакилов Ленар, Габдуллин Фирдүс катнашты. Алар өч мәйданчыкта эшләделәр, мастер-классларда актив катнаштылар. Форум бик эшлекле һәм кызыклы булды.
-
Ата-аналар җыелышы 06.12.2017

Мәктәптә ата – аналар җыелышы үтте. Уку – укыту эшләре буенча директор урынбасары Гильманова И.Р. I чирек йомгаклары, имтихан бирү тәртибе, контроль эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Мәктәп директоры Хузин И.Т. ремонт буенча, балаларның ашханәдә тукланулары турында аңлатты. Соңыннан җыелыш классларда дәвам итте.
-
О проведении IV Всероссийской акции «СТОП ВИЧ/СПИД» 03.12.2017

С 27 ноября по 3 декабря прошла IV Всероссийская акция по борьбе с ВИЧ-инфекцией, приуроченной к Всемирному дню борьбы со СПИДом (1 декабря).Традиционным мероприятием Всероссийской акции стал Всероссийский открытый урок «День единых действий по информированию детей и молодежи против ВИЧ/СПИДа «ЗНАНИЕ – ОТВЕТСТВЕННОСТЬ – ЗДОРОВЬЕ», который был запланирован на 30 ноября 2017 г. Открытый урок адресован обучающимся старших классов общеобразовательных организаций и поддержан трансляцией в информационно-телекоммуникационной сети «Интернет».
-
1 декабрь- СПИДка каршы көрәш көне 02.12.2017

1 декабрь- СПИДка каршы көрәш көне.Шул уңайдан мәктәп күләмендә "СПИДка- юк дибез!" исеме астында чара үткәрелде.Укучыларга видеороликлар тәкъдим ителде.














