Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | fayrushina.71@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 28 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
Җәйге спартакиада 15.05.2017

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап уздырылган җиңел атлетика буенча Җәйге Спартакиадада катнашып, озынлыкка сикерүдә 9 класс укучысы Шаймухаметова Р.Р. өченче урынны алды. Укытучысы Нургалиев И.И.
-
Профориентация 12.05.2017

Бүген 9 класс укучылары белән Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Илгизә Мофаздал кызы белән очрашу үткәрелде. Ул укучыларны колледждагы уку шартлары, уңайлыклары белән таныштырды.
-
Арадаш аттестация 12.05.2017

Мәктәптә барлык классларда фәннәрдән арадаш аттестация эшләре үткәрелә башлады. Укучыларга ныклы әзерлек һәм уңышлар телибез.
-
С Днем Победы! 09.05.2017

С праздником Победы. Самое главное, чего хочется пожелать в этот день, это то, за что боролись наши деды — мира вам! Пусть над головой всегда будет ясное небо и яркое солнце. Желаем в День Победы здоровья, радости и счастья. Пусть победа сопутствует везде и всегда, рядом пусть будут только добрые и искренние люди. Желаем, чтоб сердце не знало боли и тоски, а в душе всегда играл победный марш.
-
Бөек Җиңүгә 72 ел! 08.05.2017

8 май көнне авылыбызның мәдәният йортында 9 май бәйрәме үткәрелде. Сугыш һәм тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын Бөек Җиңүнең 72 еллыгы белән Татар Ямалы авыл җирлеге башлыгы Нуриев Роберт Минлехан улы, район вәкиле – мәгариф бүлеге җитәкчесе Вахитов Илшат Рәфит улы котлады. Ветераннар хөрмәтенә укучылар тарафыннан бәйрәм концерты күрсәтелде.
-
"Без бергә" иҗат фестивале нәтиҗәләре 07.05.2017

25 апрель көнне Актаныш балалар иҗат үзәгендә үткән "Без бергә" исемендәге балалар иҗат фестиваленең нәтиҗәләре билгеле булды. Судомоделирование модельләре буенча 6 класс укучысы Варин Ф. икенче урынны алды. Җитәкчесе технология укытучысы Нургалиев И.И.
-
Чисталык айлыгы 07.05.2017

Район күләмендә Чисталык айлыгы бара. Шул уңайдан укучыларыбыз да читтә калмый, җирлегебезгә ярдәм итә - юл буйларын, мәктәп яны территориясен чүптән арындыру өмәләрендә актив катнаша.
-
ГТО нормативларын тапшыру 07.05.2017

Укучыларга ГТО нормативларын тапшыру буенча значоклар кайтты. 7 класс укучылары Сабиров И., Харисов А. бронза, Габдуллин Ф.,Харисов Н., Харисов Г. көмеш значокларга ия булдылар.
-
“Без яшь, без сәләтле...” республикакүләм интеллектуаль олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 06.05.2017

5 май көнне районда узган “Без яшь, без сәләтле...” укучыларның республикакүләм интеллектуаль олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында 6 класс укучысы Хасаншин Алмаз катнашты һәм грамота белән бүләкләнде. Аны җиңүе белән котлыйбыз!
-
Автомодель ясау бәйгесе 05.05.2017

Район күләмендә үткәрелгән гади автомодельләр ясау конкурсында 6 класс укучылары Варин Ф., Хасаншин А. катнашты. Варин Ф. өченче урынга лаек булды. Укытучысы: Нургалиев И.И.














