Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | fayrushina.71@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 28 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
СПИД - куркыныч авыру 18.05.2016

СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан «СПИД – гасыр афәте», «СПИД – куркыныч авыру» дигән темаларга класс сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелде.
-
Гамил Афзал укулары 18.05.2016

13 май көнне Актаныш гуманитар гимназия-интернат базасында Гамил Афзал исемендәге V республика фәнни-тикшеренү конференциясе үтте. Математика укытучысы Гараева А.Ф. "Математика дәресләрендә Федераль дәүләт белем бирү стандарты" темасы буенча проект яклады һәм диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Биология һәм химия укытучыларының шәхси сайтлары буенча конкурс нәтиҗәләре 18.05.2016

Район күләмендә биология һәм химия укытучыларының шәхси сайтлары буенча конкурс үткәрелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча хезмәттәшебез Мингазов Р.Г. 2 урынны алды. Котлыйбыз!
-
Газета - журналларга язылу 18.05.2016

2016 елның 1 апреленнән 16 июненә кадәр газета һәм журналларга язылу кампаниясе бара. Мәктәп коллективы актив рәвештә вакытлы матбугатка языла.
-
Турслетка әзерлек 13.05.2016

Мәктәптә турслетка әзерлек бара. 6-8 класс укучылары палатка корырга, төеннәр танырга өйрәнәләр. Аларга уңышлар һәм җиңүләр телибез!
-
Җәйге спартакиада 13.05.2016

13 май көнне район күләмендә укучыларның Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган җиңел атлетика буенча ярышы үтте. Ярышта 5 укучы катнашты һәм уңышлы чыгыш ясап җиденче урынга лаек булдылар.
-
Еллык контроль эшләр 13.05.2016

Уку елы ахыры якынлаша. Бу көннәрдә укучылар үзләренең белемнәрен сыныйлар. Мәктәп буенча төрле фәннәрдән еллык йомгаклау контроль эшләре бара.
-
Первые испытания учеников начальных классов 12.05.2016

11 мая ученики 4 класса писали диктант по русскому языку в рамках Всероссийских проверочных работ. ВПР в 4 –х классах проводятся в следующие сроки по предметам: русский язык (часть 2) -13 мая; математика - 17 мая; окружающий мир - 19 мая. Желаем им удачи!
-
Җиңү вальсы 11.05.2016

9 май көнне НКЦ "Яшьлек" каршында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы узды. Әлеге кичәдә 9 класс укучылары Хасанова Диана һәм Мингазетдинов Ришат "Җиңү вальсы" белән чыгыш ясадылар һәм лауреат исеменә лаек булдылар. Котлыйбыз укучыларыбызны! Җитәкчесе Нагимова З.Ө.
-
Җиңү көненә багышланган митинг 10.05.2016

8 май көнне Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг үтте. Митингта авыл җирлеге башлыгы Р.М.Нуриев, район вәкиле М.С.Сәетов, "Чиялек" хуҗалыгы җитәкчесе Х.Х.Гильметдинов, мәктәп директоры И.Т.Хузин, җирлекнең ветераннар советы җитәкчесе Р.Н.Валиев сугыш һәм тыл ветераннарына үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр, укучылар тарафыннан бәйрәм концерты күрсәтелде.














