Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | fayrushina.71@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 28 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
Яңа ел котлы булсын! 29.12.2015

Хөрмәтле коллегалар! Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән тулы көннәр, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар теләп калабыз. Хыялларыгызның һәр барчасы тормышка ашсын, бәхетләрегез ташып торсын. Сезгә гаилә бәхете, җан тынычлыгы телибез. Яңа ел сезгә бары тик шатлык - куанычлар алып килсен. Иң изге теләкләр белән мәктәп дирекциясе.
-
"Тормыш аллеясы" проекты 27.12.2015

"Ф.Насыров" исемендәге балалар оешмасы волонтёрлары Бөк Ватан сугышы ветераннары истәлегенә кедр агачы орлыгы утырттылар.
-
Беренче яртыеллыкны йомгаклау 27.12.2015

26 декабрь көнне икенче чирек йомгакланды.Укучыларга билгеләр аңлатылды, класс җитәкчеләре кышкы каникулга куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж алдылар. Укучылар кышкы каникулга озатылды.
-
Яңа ел белән! 27.12.2015

һәр елдагыча авылның мәдәният йорты каршында кар сыннары ясала. Быелда бу күркәм традицияне дәвам итеп укытучылар коллективы матур итеп кар сыннарын ясап куйдылар.
-
Зәңгәр ут яктысында 26.12.2015

Бүген 5-9 класс укучылары өчен "Зәңгәр ут яктысында" дип аталган Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Укучылар Кыш бабайны зур уңышлар белән каршы алдылар.
-
Хуш киләсең Яңа ел! 26.12.2015

Бүген башлангыч класс укучылары өчен "Әкият дөньясында" дип исемләнгән Яңа ел тамашасы үткәрелде.
-
Яңа елга классларны бизәү 25.12.2015

Мәктәптә классларны Яңа елга бизәү конкурсы игълан ителгән иде. Укучылар бик матур итеп үз классларын бизәделәр
-
Кыш бабай призына көрәш 24.12.2015

Актаныш кадет мәктәбендә Кыш бабай призына көрәш үткәрелде. 6 класс укучылары Харисов Нәркиз II, Вакилов Ленар III урынны алды. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Мәктәпкә бүләк 24.12.2015

депутаты М.М.Сәетов мәктәпкә иганәчелек итеп туплар бирде.
-
XVIII Халыкара "Чиксез балачак" фестивале 22.12.2015

XVIII Халыкара "Чиксез балачак" фестиваленең муниципаль этабына укучыларның иҗади эшләре җибәрелде. Аларга уңышлар телибез!














