Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Stak.akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 59 учащихся |
| У нас учат: | 15 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Уку елының соңгы чиреге башланды 01.04.2014

Уку елының соңгы чирегенә аяк бастык. 9, 11 нче сыйныф укучылары алдында бердәм дәүләт имтиханнары, дәүләт йомгаклау аттестациясе торса, калганнар алдында уку елын яхшы билгеләргә тәмамлау бурычы тора.
-
Кенгуру 31.03.2014

Халыкара”Көнгерә” конкурсында безнең
мәктәптән 30 укучы катнашты.
-
Математика атналыгы 22.03.2014

Безнең мәктәптә математика атналыгы булып узды.11 нче класс укучылары куйган “Шаһ янында сөйләшү” театрал ләштерелгән тамашасы ярдәмендә без бер үк мәсьәләне берничә ысул белән чишәргә мөмкин икәнлеген аңладык. 5,6,7 нче класс укучылары “Математик кафе” дип аталган кичәдә катнаштылар. “Дважды два” һәм “Шаян математик” командалары логик фикерләүгә мәсьәләләр дә, кроссвордлар да, магик квадратлар да чиштеләр, латин алфавитында язылган табышмакларны татарчага тәрҗемә дә иттеләр. “Математик рулет” уенында сан кергән татар һәм рус әкиятләрен дә эзләделәр. Шушындый кызыклы чара башлангыч класс укучылары арасында да үткәрелде. Математик КВН да кечкенәләр дә кызыклы, логик мәсьәләләр, ребуслар, кроссвордлар чиштеләр, математик уеннар уйнадылар.
-
«Живая классика» 20.03.2014

17 марта в конкурсе «Живая классика» участвовали и ученики 6 класса нашей школы. Мухаметова А.(победитель ) и Хабиров Д .(призер).Руководитель: учитель рус. яз. и лит. Ахунова С.Х.
-
« Лингвистический турнир» 20.03.2014

19 марта в конкурсе « Лингвистический турнир» участвовали ученики 6 класса нашей школы. Мухаметова А., Хабиров Д ., Адиатуллин А.Руководитель: учитель рус. яз. и лит. Ахунова С.Х.
-
«Компьютерная грамотность» 19.03.2014

14 нче мартта Түбән Кама шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүче 10 нчы мәктәбендә республика күләмендә «Компьютерная грамотность» дип исемләнгән XI ачык турнирның беренче турнирында җиңеп чыккан укытучылар, икенче турнирга җыйналдылар. Математика укытучысы Гыйльфанова Алсу Мәхиян кызы «Иң яхшы укытучы персональ сайты» номинациясендә чыгыш ясап, тәҗрибә туплап кайтты
-
VII региональ фәнни-гамәли конференция 19.03.2014

16 нчы мартта «Казан федераль университеты»ның Яр Чаллы филиалында VII региональ фәнни гамәли конференциясе булып узды. 7 нче класс укучысы Газетдинова Гүзәл «Граф в моем графстве» фәнни эзләнү эше белән математика секциясендә чыгыш ясап, II урынны алды. Диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. (Җитәкчесе: Гыйльфанова Алсу Мәхиян кызы)
-
“Заманча дәрес. Физика укытуда традиция һәм яңалыклар” 18.03.2014

17 март көнне безнең мәктәп базасында “Заманча дәрес. Физика укытуда традиция һәм яңалыклар” темасына физика укытучыларының район семинары узды. Семинар барышында 7 класста “Плавание судов” темасына ачык дәрес уздырылды(Исламов М. М.), 8-9 класс укучылары арасында “Физика дөньясында” дип исемләнгән дәрестән тыш ачык чара каралды (Исламов М. М., Гайсин Р. Р.). Дәрескә һәм дәрестән тыш чараларга үзанализ, анализ ясалды, яңалыклар белән мәгариф бүлеге методисты Ахмадгалиева З. В. таныштырды.
-
Шаги в науку 2014 15.03.2014

14 нче март көнне Балтач районы Балтач урта мәктәбендә оештырылган “Шаги в науку 2014” республикакүләм фәнни гамәли конференциянең ”Физика һәм техник иҗат” секциясендә уңышлы чыгыш ясап, 9 класс укучысы Хаҗиев Айбулат Алмаз улы кызыксындыру Дипломына лаек булды. Җитәкче: Нуриев Ф.Ш.
-
В мире английского языка 14.03.2014

13 март көнне Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында 5-6 класс укучылары арасында “В мире английского языка” бәйгесе узды. 6 класс укучылары Мухаметова Айзилә, Әдиятуллин Айдар, Хәбиров Динар барлык турларны да уңышлы узып, финал өлешенә чыктылар. Капитаннар ярышында да, финалда да сынатмадылар һәм мактаулы өченче урынга лаек булдылар. Укытучылары Лилия Фәнил кызы Гайсина белән максатчан алып барылган әзерлек үз нәтиҗәсен бирде. Афәрин!











