Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Stak.akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 59 учащихся |
| У нас учат: | 15 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
2 нче сентябрь - Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган көн/ Уроки Второй мировой 05.09.2020

2 сентябрьдә илебездә федераль закон нигезендә 2010 елдан бирле Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану көне билгеләп үтелә. Кешелек тарихындагы иң канкойгыч һәм ике дөньякүләм хәрби-сәяси коалиция арасындагы иң зур сугыш 1939 елның 1 сентябреннән 1945 елның 2 сентябренә кадәр - 6 ел дәвам иткән.
Нәкъ менә шушы көнне Япониянең берсүзсез капитуляцияләнүе турындагы актка (хәрби хәрәкәтләрнең төгәлләнүен аңлаткан документка) имза салына. Шулай итеп, иң куркыныч һәм иң күп югалтулар китергән сугыш елъязмасының соңгы битенә нокта куела.
Россия дәүләте тарихында Икенче бөтендөнья сугышы белән чагыштырырдай башка бер генә сугыш та юк. Фаҗигасе, колачы һәм күп милләтле халкыбызның Гитлер һәм аның тарафдарларына каршы коалиция илләре белән берлектә ирешкән данының бөеклеге ягыннан дөнья күләмендә аңа охшаш сугыш шуңарчы булмаган. Миллионнарча халык, олысы-кечесе - барысы да фронтларда һәм тылда бер йодрык булып Җиңү көнен якынайту өчен үз-үзен аямый тырышкан.
Тарихтан билгеле булганча, илебездә Бөек Ватан сугышы 1945 елның 9 маенда тәмам булса да, сугыш әле аннан соң да дәвам итеп, хәрбиләребез һәлак булган. Ерак Көнчыгышта күп миллионлы Квантун армиясе тулысынча тар-мар ителеп, Япониядә милитаристик режим бәреп төшерелгәннән соң гына, дөньяда озак елларга ныклы тынычлык, иминлек һәм тотрыклылык нигезе салынган.
Белешмә өчен. Башта бәйрәм Японияне җиңү көне буларак СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1945 елның 3 сентябрендә, Япония капитуляцияләнгәннең икенче көнендә, гамәлгә куелган. Еропа, Азия һәм Африка - 3 кыйтганың 40 дәүләте территориясен колачлаган, шулай ук Атлантик, Тын, Һинд, Төньяк Боз океаннарында барган сугышка 61 дәүләт тартып кертелгән, кеше ресурслары 1,7 миллиардтан артып киткән.
Әлеге тарихи датаны искә алу уңаеннан, классларда "Икенче Бөтендөнья сугышы дәресләре", "Бөек илнең бөек киносы", "Җиңү диктанты", "Җиңү пазлы" проект кебек чаралар оештырылды.
Вторая мировая война– одна из самых кровавых, масштабных и разрушительных войн в истории человечества. Она продолжалась 2194 дня, в ней приняли участие 61 государство, при этом 40 из них стали непосредственной ареной военных действий. Площадь территории, на которых шли бои составила 22млн км². Число её жертв до сих пор уточняется, приближаясь к 100 млн убитых и раненых. При этом вследствие воздушных бомбардировок, упорных боёв на большой территории, в том числе в городах, а также массовых репрессий, голода, эпидемий число жертв среди гражданского населения во многих странах намного превзошло потери их вооружённых сил. В школе были проводятся мероприятия, приуроченные ко Дню окончания Второй мировой войны, такие как «Уроки второй мировой», "Великое кино Великой страны", "Диктант Победы ", проект «Пазл Победы».
-
Беренче тапкыр беренче класска/Первый раз в первый класс 03.09.2020

2020-2021 нче уку елында Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенә беренче класска 5 укучы укырга керде. Беренче класска аларны Исламова Алсу Фәнүс кызы кабул итеп алды. Беренчеләребезгә ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, яхшы кәеф телибез!
В 2020-2021 учебном году в первый класс идут 5 учащихся.
-
"Сәламәт бул!"/Всероссийский онлайн-урок "Будь здоров!" 03.09.2020

2 сентябрь көнне Рәсәй күләмендә "Сәламәт бул!" исеме астында онлайн ачык дәрес уздырылды. Әлеге чарага 9 нчы класс укучыларыбыз кушылды.
2 сентября в 9:30 по московскому времени для всех российских школьников был проведен онлайн-урок «Будь здоров!», посвящённый вопросам безопасности и защиты здоровья, здорового образа жизни учащихся. Его провели Министр просвещения Российской Федерации Сергей Кравцов и глава Роспотребнадзора Анна Попова.
-
"Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясе/"Помоги собраться в школу!" 02.09.2020

"Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясе кысаларында, мәктәбебез мөгаллимнәре, 1 нче класска керүче укучыга мәктәп кирәк-яраклары алу өчен ярдәм күрсәттеләр.
Республиканская благотворительная акция «Помоги собраться в школу» проводится с 2007 года по инициативе Республиканского совета по вопросам благотворительной деятельности и поддержке Президента Татарстана. Акция направлена на оказание адресной социальной помощи детям из малообеспеченных, многодетных семей, приемным детям, детям-инвалидам и др. .
В оказании помощи нуждающимся школьникам традиционно принимают участие предприятия Татарстана, образовательные организации, депутаты, общественные организации и волонтёры.
Организаторами акции выступают: Республиканский совет по вопросам благотворительной деятельности, Министерство образования и науки РТ, исполнительные комитеты муниципальных образований республики.
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме/ 1 сентября - День знаний 29.08.2020

2020-2021 нче уку елында 1 сентябрь - Белем бәйрәме илдәге вәзгыятьне һәм санитар-эпидемиологик халәтне исәптә тотып, махсус таләпләрне үтәп, ачык һавада уздырыла. Бәйрәм чарасы 9.00 сәгатьтә башлана.
1 сентября - День знаний 2020-2021 учебного года проводится соблюдая санитарно-эпидемиологические требования в связи с распространением короновирусной инфекции. Начало мероприятия 9.00 на открытом воздухе.
-
Ышаныч телефоны/ Детский телефон доверия 29.08.2020

Балалар ышаныч телефоны (8-800-2000-122) авыр тормыш халәтендә калган балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен 10 ел элек оештырыла. Бүгенге көнгә әлеге телефон буенча 10 млн нан артык кеше мөрәҗәгать иткән.
Детский телефон доверия (8-800-2000-122) создан для оказания психологической помощи детям, подросткам и их родителям в трудных жизненных ситуациях. С 2010 года он принял уже более 10 млн звонков. Звонок бесплатный и анонимный.
Ссылка на сайт https://telefon-doveria.ru/
-
"Минем куркынычсыз каникулларым" онлайн-чаралар/ "Мои безопасные каникулы" 06.06.2020

"Минем куркынычсыз каникулларым" Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан онлайн-чаралар оештырылды.Әлеге уңайдан юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, профилактика бүлеге җитәкчесе Фазлыева Л. М. 1-5 класс укучылары белән заманча технологияләр кулланып ачык аралашу оештырды.
В рамках онлайн-мероприятий "Мои безопасные каникулы" в рамках Международного дня защиты детей был проведен урок через Zoom вмсете с руководителем отдела профилактики дорожных происшествий Фазлыевой Л.М.
-
Бәйге йомгаклары/Итоги муниципального этапа Национального фестиваля детского художественного творчества «Без бергә», приуроченного к празднованию 100-летия образования ТАССР 03.06.2020

"Без бергә" бәйгесе йомгаклары билгеле булды. "Сувениры Поволжья" номинациясендә 6 нчы класс укучысы Шарифзянова Г. - 1 урын, 7 нче класс укучылары Сарваров Н. - 2 урын, Фәрхиев С. - 3 урын алды. Җитәкчеләре Сарварова З.Н., Вәлиева И.М.
Подведены итоги муниципального этапа Национального фестиваля детского художественного творчества «Без бергә», приуроченного к празднованию 100-летия образования ТАССР. Ученица 6 класса Шарифзянова Г. - 1 место, ученики 7 класса Сарваров Н. - 2 место, Фархиев С. - 3 место. Руководители - Валиева И.М., Сарварова З.Н.
-
Игътибар! Яңа бәйге!/Конкурс хэштегов на тему «Курение - вредит здоровью!» среди учащихся 5-8 классов 03.06.2020

5- 8 класс укучыларын яңа бәйгегә чакырабыз! "Тәмәке тарту сәламәтлеккә зыян китерә!" Instagram социаль челтәрендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган фотолар, рәсемнәрнең фотоларын махсус хэштег белән урнаштыру сорала. Конкурс 28 июньгә кадәр дәвам итә. Җиңүче иң күп "лайк" җыйган фотога карап билгеләнәчәк.
31 мая 2020 г. ежегодно мировое сообщество отмечает «Всемирный день без табака». По информации Европейского регионального бюро Всемирной организации здравоохранения в этом году главной темой Всемирного дня станет защита подрастающих поколений с особым акцентом на "защиту молодых граждан от манипуляций со стороны табачной индустрии и профилактику употребления ими табака и никотина". Поскольку табачная индустрия все в большей степени нацеливает свою рекламу на молодых людей как на новую потребительскую группу, отличающуюся особой уязвимостью перед вызывающей привыкание табачной продукцией, эта проблема приобретает все более острый и сложный характер для лиц, формирующих антитабачную политику в любой стране. В рамках мероприятий, приуроченных к проведению Всемирного дня без табака 2020г., ФБУЗ «Центр гигиены и эпидемиологии в Республике Татарстан (Татарстан)» и Управление Роспотребнадзора по Республике Татарстан (Татарстан) проводит в социальной сети Instagram конкурс хэштегов на тему «Курение - вредит здоровью!» среди учащихся 5-8 классов образовательных учреждений Республики Татарстан.
-
1 июнь - Балаларны яклау көне/День защиты детей 01.06.2020

Беренче июнь, гадәттәгечә, һәр елны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтелә. Безнең балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу. Ә без, өлкәннәр өчен, бу көн – балалар мәнфәгатьләрен тагын да яхшырак тәэмин итү өчен барысын да эшлибезме икәнен тагын бер кат дәүләтнең, җәмгыятьнең һәм безнең һәрберебезнең исенә төшерү көне ул. Безнең балалар тиешле белем һәм тәрбия алсын, сәламәт булсыннар һәм һәрьяклап алга таба үссеннәр өчен без барысын да эшләргә тиеш. Иң мөһиме – балаларыбыз бәхетле һәм кешелекле булып үссеннәр. Бу – һәр гаиләнең һәм тулаем җәмгыятьнең олы бурычы.
Балалар бездән яхшылык һәм игелекле гамәлләр көтәләр, алар безнең ярдәмгә, безнең кайгыртуга мохтаҗ, безне яраталар һәм тулысы белән безгә ышаналар, аларның киләчәге безнең кулда. Әйдәгез, балаларның ышанычын югалтмыйк, аларның өметләрен аклыйк, аларны тагын да бәхетлерәк итәр өчен тырышыйк, аларны яратыйк! Балаларның барлык хыяллары тормышка ашсын! Аларның рәхмәтле һәм бәхетле күз карашы - безнең барыбызга да зур бүләк!
День защиты детей, приходящийся на первый день лета, ‑ один из самых старых международных праздников, его отмечают во всем мире с 1950 года. Решение о его проведении было принято Международной демократической федерацией женщин на специальной сессии в ноябре 1949 года. ООН поддержала эту инициативу и объявила защиту прав, жизни и здоровья детей одним из приоритетных направлений своей деятельности.
Международный день защиты детей ‑ это, прежде всего, напоминание взрослым о необходимости соблюдения прав детей на жизнь, на свободу мнения и религии, на образование, отдых и досуг, на защиту от физического и психологического насилия, на защиту от эксплуатации детского труда как необходимых условий для формирования гуманного и справедливого общества.











