Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Stak.akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 59 учащихся |
| У нас учат: | 15 педагогов |
Новости Такталачукской ООШ
Семинар
Опубликовано: 31.10.2023Хәзерге заман мәктәбенең иң мөһим бурычларының берсе-функциональ
яктан белемле кешеләр тәрбияләү. Шул максаттан чыгып 25нче октябрь
көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч класс
укытучыларының “ Башлангыч гомумбелем бирүнең яңартылган ФДББС
шартларында функциональ грамоталылыкны формалаштыру позициясеннән
заманча дәрес” темасына районара семинары булып узды.
Семинарның беренче өлешендә башлангыч класс укытучылары 1класста
математика (укытучысы Имамова Р. Р.), 2 класста рус теле (укытучысы
Шаемова З. Ф.), 3 класста әйләнә-тирә (укытучысы Сарварова З. Н.), 4
класста әдәби уку фәненнән(укытучысы Исламова А. Ф.)ачык дәресләр
күрсәттеләр.
Семинарны дәвам итеп, башлангыч класс укытучылары әйләнә-тирә һәм
әдәби укудан, Гайсина Лилия Фәнил кызы инглиз теле, Хаҗиев Алмаз Сәяф
улы физкультура, Гыйльфанова Алсу Мәхиян кызы математика фәннәреннән
мастер-классларда чыгыш ясадылар, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
“Остазлардан калган яктылык” исемендәге дәрестән тыш чарага мәктәптә
эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәр чакырылды. Кичә укучыларның җыр,
биюләре белән үрелеп барды.
Семинарда күрсәтелгән дәрес, мастер-классларга, класстан тыш чарага
түгәрәк өстәл артында анализлау, тәҗрибә уртаклашу, укыту һәм тәрбия
эшләре буенча директор урынбасары Фаррахова Ландыш Салис кызының,
район мәгариф бүлегенең башлангыч класслар буенча методисты Имамова
Роза Әсгать кызының чыгышлары белән дәвам итте.
Әти-әниләрнең, укучыларның кул эшләре, сәнгать мәктәбенә йөрүче
укучыларның рәсемнәре, мәктәп тарихын чагылдырган фотолар күргәзмәсе
оештырылды.
Семинар бик тыгыз программа белән эшлекле барды.
К списку новостей











