Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының проф.конкурслары 24.01.2020

23 нче гыйнвар көнне Пучы урта белем бирү мәктәбе базасында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының проф.конкурслары булып узды. Әлеге конкурста мәктәбебездән Земфира Мөхәррәм кызы катнашты. Ул визитка, мастер-класс һәм проект эше яклап, уңышлы чыгыш ясады.
- Капиталь ремонттан соң боз сараен ачу/Открытие Ледового дворца после кап. ремонта 23.01.2020 Укучыларыбыз капиталь ремонттан соң боз сараен ачу тантанасында катнаштылар. Учащиеся приняли участие в церемонии открытия Ледового дворца после капитального ремонта.
-
Башлангыч сыйныф укытучыларының «Аралашу осталыгы» темасына укулары 20.01.2020

17 нче январь көнне «Бүләк» белем бирү үзәгендә район башлангыч сыйныф укытучыларының «Аралашу осталыгы» темасына укулары булды. Башлангыч сыйныф укытучылары Э.В.Миргалимова, С.Ш.Минигулова, Ф.С.Гараева, Л.К.Гарипова катнаштылар.
-
Яшь гражданнар форумы 17.01.2020 14 нче январь көнне "Бүләк" лагеры базасында район башлыгы катнашында "Яшь гражданнар форумы" узды. Бу чарада мәктәбебезнең педагог - оештыручысы С.Р.Хабирова, 8 нче сыйныф укучысы Р.Р.Ахметов һәм 9 нчы сыйныф укучысы Р.Р.Миргалимов катнашты.

-
Чаңгы спринты ярышы 14.01.2020 13.01. көнне 18.00 сәгатьтә Актаныш үзәк стадионында Яңа ел чаңгы эстафетасында Теләкәй мәктәбе командасы 1нче урынны алды. Команда составында - 7нче класс укучысы Ахметов Ильмир һәм 8нче класс укучысы Ахметов Раушан Рәмзил уллары.Молодцы!!!

-
"Ел укытучысы-2020" нәтиҗәләре 10.01.2020 Бүген "Ел укытучысы-2020" конкурсының муниципаль этабында катнашкан укытучыларыбыз: М.Ф.Хәбирова, Э.В.Миргалимова, С.Р.Хәбирова бүләкләү тантанасында хөрмәтләнделәр.

-
3нче чирек башланды 09.01.2020 Бүген 3нче чирек башланды. Укучылар, кышкы каникул чорында күңелле ял итеп; мәктәпне, классташларын, укытучыларны сагынып, укырга килделәр.

-
Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы 04.01.2020 Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасында мәктәбебез командасы төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 4 нче урынны яулады. Укытучыларыбызны котлыйбыз,алга табада зур уңышларга ирешүләрен телибез!!!

-
"Яңа ел" бәйрәме белән! 31.12.2019

Хөрмәтле укытучылар, укучылар, ата-аналар! Сезне яңа 2020нче ел белән котлыйбыз. Сезнең эшегездә, укуыгызда зур уңышлар телибез.Яңа ел белән!!! Яңа ел Сезгә тынычлык һәм иминлек, уңышлар һәм байлык, бетмәс көч һәм энергия алып килсен, иң матур хыялларыгыз тормышка ашсын, бәхетле киләчәккә ышанычыгыз ныгысын.
-
“Кышкы Сабантуй-2019” 30.12.2019 Мәктәп коллективы районда уздырылган “Коймак ярминкәсендә” катнашты.











