Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Час кода 09.12.2019 Бүген мәктәптә информатика укытучысы Хабиров Газинур Әнҗәп улы "Час кода" исемендәге класстан тыш чара үткәрде. Анда укучылар программалаштыру нигезләренә төшенделәр һәм программа төзеп, эшләтеп карадылар. Нәтиҗәгә ирешкәннәр сертификатка лаек булдылар.

-
1нче класста ата-аналар өчен ачык дәресләр 08.12.2019

1 нче сыйныф укучыларының мәктәп программасын ничек узләштерүләрен,белемнәрен күрсәтү максатыннан укытучы С.Ш.Минигулова әти-әниләргә уку,рус теле,математика фәннәреннән ачык дәрес күрсәтте.
-
Инвалидлар декадасы 06.12.2019

1-10 декабрь көннәрендә мәктәптә Инвалидлар декадасы уңаеннан чаралар оештырыла. Укучылар белән класс сәгатьләрендә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек турында фикер алышулар уздырыла.6 нчы декабрь көнне сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кешеләрнең өйләрендә булып, аларга күчтәнәч пакеты тапшырылды.
-
Инглиз теле укытучыларының район семинары 05.12.2019

4 нче декабрь көнне Кадет мәктәбендә инглиз теле укытучыларының район семинары булып үтте. Безнең мәктәптән бу чарада инглиз теле укытучысы З.М.Миңнәхмәтова катнашты.
-
“День единых действий” 05.12.2019

“День единых действий” акциясе кысаларында укучылар белән мәктәптә төрле чаралар үткәрелә.
-
Билгесез солдат көне 03.12.2019 Билгесез солдат көне - 2014 елның 3 декабрендә Россия территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә билгеләп үтелә торган истәлекле дата ул. З нче декабрь көнне - Укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Газетдинов И.Ф. “Билгесез солдат көне”нә багышланган класс сәгате үткәрде.

-
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне 01.12.2019 1 нче декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнендә 9 сыйныф укучылары белән әңгәмәләр үткәрелде. Максаты: укучыларга бу афәтнең ничек куркыныч булуын аңлату, статистик мәгълүматлар белән таныштыру иде.

-
“Әнием - иң кадерлем син минем!” кичәсе 30.11.2019 29 ноябрь көнне мәктәбебездә әниләр көненә багышланган “Әнием - иң кадерлем син минем!” бәйрәм кичәсе булып узды. Бәйрәмдә барлык әниләр дә катнашты. Бәйрәм бик күңелле узды.

-
Математик карусель 30.11.2019 Район күләмендә уздырылган "Математик карусель" бәйгесендә 5-6 класс укучылары Галиева Ә., Вагыйзов К., Хайдарова И. уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Укытучылары – Хабирова Х.Н., Хабиров Г.Ә.

-
Башлангыч класс укытучыларының район семинары 29.11.2019 28 ноябрь көнне Киров урта мәктәбендә башлангыч класс укытучыларының "Универсаль уку гамәлләрен формалаштыру максатыннан, дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлекне ата-аналар белән берлектә оештыру" темасына район семинары үтте. Безнең мәктәптән бу семинарда башлангыч сыйныф укытучысы Э.В.Миргалимова катнашты.











