Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Анкетирование кандидатов на прохождение курсов повышения квалификации 09.09.2019

В сентябре в «Личном кабинете» педагоги-кандидаты на повышение квалификации проходят анкетирование по своему предмету. Кандидатами являются педагоги, которые не проходили курсовую подготовку от 3 и более лет. В декабре кандидаты через «Личный кабинет» смогут подать заявление на курсы из реестра, сформированного согласно их заявкам. Будет предоставлена возможность записаться в группу, максимально удобную кандидату по срокам обучения, месту проведения, формам обучения. Вся информация сохраняется в «Личном кабинете».
-
Бакчада көзге эшләр 05.09.2019

Көз җитү белән мәктәп яны участогында янәдән эш кайный башлый. Чөнки көз җитү белән, бакчада язын утырткан, җәен су сибеп үстергән яшелчәләр өлгерә.Бездә кояшлы матур көннәрдән файдаланып, бакчадагы көзге уңышны җыеп алып кышка сакларга базларга урнаштырдык.
-
Белем бәйрәме 01.09.2019

Мәктәп еллары һәрберебезнең хәтерендә гомерлеккә уелып кала. Уку – җиңел эш түгел, юкка гына анны энә белән кое казу, димәгәннәр. Бу уку елында балалар яңа белемнәр тупласын, кызыксынып укысын, укучыларның да, укытучыларның да иҗади уңышлары күп булсын. Яңа уку елы белән!
- Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе 17.08.2019 “Өстенлекле милли проект: бурычлар, федераль проектлар, төп чаралар” исеме астында Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте. Әлеге чарада яңа уку елына максат-бурычлар билгеләнде. Киңәшмә кысаларында укытучыларның, тәрбиячеләрнең иң-иңнәренә төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
Мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген карап чыгу 13.08.2019

13 нче август көнне, район Башлыгы Энгель Нәвап улы Фаттахов һәм мәктәп директорлары катнашында район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген карап чыгу оештырылды. Әлеге чара барышында мәзктәпләрнең төзеклегенә, башкарылган төзелеш эшләренә, санитар таләпләрнең үтәлешенә, туклану режимына, спорт заллары һәм мәйданчыклары торышына бәя бирелде.
-
Мәктәпне яңа уку елына әзерләү 05.08.2019 Мәктәпне яңа уку елына әзерләү мәктәп коллективының күмәк көче белән башкарыла: ремонт эшләре, мәктәп яны тәҗрибә участогында, мәктәп яны территориясендә эш дәвам итә.

-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 26.05.2019 25.05 көнне мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме бик күңелле үтте.Башта алдынгыларны котлау булды.Чыгарылыш 9нчы һәм 4нче класс укучылары сценарий буенча чыгышлар ясадылар, укытучыларын котладылар, мәктәп, укытучылар турында җырлар җырладылар, вальс әйләнделәр. Килгән кунаклар, укытучылар, ата-аналар балаларны бәйрәм белән котладылар. Соңыннан, тантаналы рәвештә һавага шарлар очыргач, бергәләп истәлеккә фотога төшү,яшләр гимнын җырлау булды.

-
Праймериз 26.05.2019

Бүген Татарстан Дәүләт Советына депутатлар күрсәтү буенча праймериз үтте. Безнең мәктәп коллективы Татар Суыксу авылының мәдәният йортында урнашкан сайлау участогына барып тавыш бирде.
-
Агро - НТИ - 2019 14.05.2019 15,16нчы май көннәрне педагог-организатор Хабирова Сиринә Рәдис кызы җитәкчелегендә 9нчы класс укучылары Минигулов Айдар, Сәетгәрәев Инсаф Казан авыл хуҗалыгы Академиясе оештырган "АгроНТИ(национально технологические инициативы) - 2019" конкурсына катнашырга баралар. Аларга хәерле юллар һәм уңышлар телибез.

-
Геология конкурсы нәтиҗәләре 14.05.2019 Приказ РМБ дән күчермә.№- 190- ОД 7.05.2019. "Геология һәм без" исемендәге район конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. 7нче класстан Калинина Эльвина «Геологические объекты и памятники природы» номинациясендә 2нче урынны, «Геологическая фантазия» номинациясендә 5нче класстан Хайдарова Эльвина 2нче, 6нчы класстан Ахметов Ильмир 3нче урынны яуладылар. Җитәкчеләре - Газетдинов Илнар Флүр улы. Молодцы!











