Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423749, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Старое Тлякеево, ул. Центральная, 87 |
| Телефон: | +7(855)-525-41-40; 8(927)481-05-23; +7(939)388-60-12 |
| E-Mail: | gulnaram72@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Тлякеевская ООШ » |
| Руководитель: | Мусина Гульнара Миркасимовна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 27учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тлякеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Чаңгы ярышы 23.03.2019 20,21 март көннәрне Яр Чаллы шәһәрендә Утробин кубогына үткән чаңгы ярышында 7нче класс укучысы Ахметов Раушан уңышлы чыгыш ясап кайтты. Җитәкчесе Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы. Молодцы!

-
Профдебют конкурсы 23.03.2019

20нче март көнне Актаныш технология техникумының ресур үзәгендә үткән "Профдебют" конкурсында 9нчы класс укучысы Сәетгәрәев Инсаф - сварщик, Миңнегулов Айдар - электрик, 8нче класс укучысы Миргалимов Рифат - авыл хуҗвлыгы механизациясе юнәлеше буенча уңышлы чыгыш ясадылар. Миргалимов Рифат 1нче урынны яулады. Җитәкчеләре - Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы. Молодцы!
-
"Илһам" исемендәге яшь язучылар бәйгесенең зональ этабы 23.03.2019

22нче март көнне Яр Чаллы шәһәрендә үткән "Илһам" исемендәге яшь язучылар бәйгесенең зональ этабында 9нчы класс укучысы Әбүдәрова Зилә уңышлы чыгыш ясап кайтты. Укытучысы - Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы. Әфарин!
-
Язгы каникуллар 23.03.2019 Бүген, 3нче чирекне йомгаклап, укучылар каникулларга тарала. Аларга чирек билгеләре аңлатылды, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде. 25,26 көнне 9нчы клас укучылары математика һәм рус теле буенча районда ОГЭ биреп карыйлар.

-
Завучлар семинары 14.03.2019

13.03 көнне "Современные подходы к организации деятельностии школьной методической службы " темасы буенча Чалманарат мәктәбендә директорларның укыту-тәрбия буенча урынбасарлары семинары үтте. Безнең мәктәптән директорның укыту-тәрбия буенча урынбасары Хабирова Мәйсәрә Фаис кызы катнашты. Семинар эшлекле үтте.
-
"Яшь армияче" конкурсында җиңү 13.03.2019

9нчы класс егетләре: Галимҗанов Ренат,Ильясов Илфир,Миңнеголов Айдар,Сәетгәрәев Инсаф Ватанны саклаучылар көненә багышланган район хәрби комиссары кубогына "Яшь армияче" конкурсында уңышлы чыгыш ясап җиңүче булдылар, күчмә кубок, дипломнар белән бүләкләнделәр.Анда чаңгы ярышы, турникта тартылу, АК-74 автоматын сүтеп җыю ярышлары үтте. Җитәкчеләре - Ахметов Рәмзил Хуҗагали улы. Молодцы!
-
"Йолдызлык" конкурсы нәтиҗәсе 13.03.2019 "Йолдызлык" конкурсының 2нче турына үтүчеләр: Галиева Алмазия, Исмагилова Зәринә, Кручинин Ринас дипломнар белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре - Хабирова Сиринә Рәдис кызы.Молодцы!

-
"Физический огонек" конкурсы 13.03.2019 11.03. көнне Миргалимов Рифат, Ахметов Раушан, Калинина Эльвина Иске Комаш мәктәбендә район буенча үткән "Физический огонек" конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар. Җитәкчеләре - физика укытучысы Хабиров Газинур.

-
Биология укытучылары киңәшмәсе 13.03.2019

12.03 көнне Яңа Әлем мәктәбендә биология укытучыларының район киңәшмәсе үтте. Анда мәктәп яны тәҗрибә участогы эшчәнлеге белән танышу булды. Киңәшмәдә
безнең мәктәпнең биология укытучысы Хабиров Газинур катнашты.
-
"Татар кызы" бәйгесе 07.03.2019

07.03. көнне районда узган "Татар кызы" бәйгесесендә 9нчы класс укучылары Галиева Азалия диплом белән бүләкләнде , ә Әбүдәрова Зилә җиңүче булды һәм Данир Сабиров концертына билет белән бүләкләнде. Җитәкчесе - Хабирова Сиринә Рәдис кызы. Молодцы!!!










