Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 43 учеников и 18 дошкольников |
| У нас учат: | 12 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Уңышлар сезгә! 17.10.2016

"Сәйяр" республика театраль конкурс-фестиваленә укытучыларыбыз Шәмсетдинова Роза Мансур кызы һәм Зарипова Роза Рафик кызы җитәкчелегендә Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган "Авыл эте Акбай" исемле театрдан өзек җибәрелде. Җитәкчеләргә дә, шулай ук театрда катнашкан укучыларыбызга да зур уңышлар телибез!
-
Бакча балалары кунакта. 11.10.2016

Бүген бакча балалары фельдшерлык пунктына бардылар. Алар шәфкать туташы һөнәре белән якыннан таныштылар. Ул балаларга грипп һәм аннан саклану чаралары турында мәгълүмәт бирде.
-
Бәйрәм белән! 05.10.2016
Хөрмәтле Укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез.Халык күңелендә Сезгә дигәнМеңәрләгән чәчәк бәйләмеӘгәр аны алдыгызга куйсакБулыр алар таулар кадәрле…Кояшны да бүләк итәр идекКояш биек, ә без кечкенәЧәчәктән дә матур, назлы бүләкТапмадык без бүген һич кенә… -
Котлыйбыз! 05.10.2016

Бүген мәктәбебездә укытучылар көненә багышлап укытучы - оештыручы белән берлектә укучылар бәйрәм концерты оештырдылар. Бәйрәм концерты барыбызга да бик ошады. Рәхмәт!
-
Көзге уңыш. 05.10.2016

Мәктәп яны бакчасында көзге уңышны җыеп алу дәвам итә. Бүген кишер, чөгендер алу, түтәлләрне кышка әзерләп кую эшләре башкарылды.
-
Юбилярларыбыз. 05.10.2016

Укытучылар көнендә зур стажга ия педагогларны юбилейлары белән котладылар: Зарипова Гөлсем Рәшит кызы, Хәйбуллина Энҗе Нәбиулла кызы - 30 ел, Бәйрамов Хәлил Хөсәен улы - 25 ел, Бәйрамова Фәридә Камил кызы - 20 ел. Киләчәктә дә зур уңышлар сезгә, хөрмәтле хезмәттәшләребез!
-
Бездә - бәйрәм. 01.10.2016

Бездә бүген бәйрәм – бүген Өлкәннәр көне. Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концертында мәктәбебез укучылары бик теләп катнашты.
-
30 сентябрь Россиядә - Интернет көне. 30.09.2016

Бүген Россиядә интернет көне. Шул уңайдан 7нче сыйныфта Халилова Ф.З. "Интернетта куркынычсызлык" темасы астында дәрес үткәрде. Дәрес "Интернет дөньясында куркынычсызлык кагыйдәләре"нә багышланган иде.
-
Полиция хезмәткәре белән очрашу. 29.09.2016

Бүген бакчага йөрүче балалар участок полиция хезмәткәре белән очрашты. Ул балаларга урамда , юлда үзеңне ничек тоту кагыйдәләре турында сөйләп үтте. Балаларны таныш булмаган кешеләр белән аралашмаска өндәде. Кайда гына булсалар да һәрвакыт уяу һәм сак булырга киңәш бирде.
-
Котлы булсын бәйрәмегез! 27.09.2016

Хөрмәтле тәрбиячеләребез!
Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!
Без телибез сезгә олы бәхет,
Озын гомер, бетмәс шатлыклар.
Барыр юлларыгыз озын булсын,
Ашыкмасын килер картлыклар.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, якты тыныч тормыш –
Безнең сезгә әйтер теләкләр.




















