Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422911, Республика Татарстан, Алексеевский район, село Большие Тиганы, улица А. Баттала, дом 27 |
| Телефон: | +7(843)-412-70-60 |
| E-Mail: | Sbtig.ALx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большетиганская ООШ им. А. Баттала" |
| Руководитель: | Сайфутдинова Айсылу Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 43 учеников и 18 дошкольников |
| У нас учат: | 12 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большетиганская основная общеобразовательная школа имени Абдуллы Баттала" Алексеевского муниципального района Республики Татарстан/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының "Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Мәктәптә кунакта. 01.09.2016

Бүген бакчага йөрүче балалар мәктәпкә "Белем көненә" багышланган бәйрәм иртәсен карарга килделәр. Бәйрәм күңелле һәм матур үтте. Нәниләргә бәйрәм бик ошады.
-
Безнең Татарстаныбыз. 01.09.2016

Мәктәбебездә бүген "Безнең Татарстаныбыз" дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
-
С 1 сентября, с началом учебного года! Отличного настроения, успехов в учебе!!! 01.09.2016

-
1 сентябрь - Белем бәйрәме. 01.09.2016
Иртәнге сәгатьләрдә ук мәктәбебез ишегалдында чәчәк бәйләмнәре тоткан балаларны, аларның әти-әниләрен,әби-бабайларын күрү – һәркем өчен зур бәхет. Бәйрәмгә килгән ветеран укытучыларыбызның йөзләрендә дә елмаю балкый.
Бу уку елында мәктәбебезгә 7 бала тәүге адымнарын ясады, алар 1нче класска кабул ителде.
Яңа уку елы барыбызга да яңа уңышлар, яңа шатлыклар китерсен! Бәйрәм белән!Туган җирнең һәрбер почмагында
Каршылыйлар Белем бәйрәмен.
Яңгырый сабыйларның шат авазы,
Кулларында – чәчәк бәйләме.
Мәктәпләрдә кыңгыраулар чыңы
Хәбәр итә бүген һәркемгә.
Яңа уку елы башлануын,Гүзәл Татарстан җирендә. -
Конференциядә катнашу. 26.08.2016

26 августта узган укытучыларның пленар конференциясенә мәктәбебез укытучылары тырышлыгы белән Россия кино елына багышланган композиция әзерләнде.
-
Стартовал сбор вопросов к Общероссийскому родительскому собранию с участием Министра образования и науки Д.В. Ливанова 04.08.2016

В последние дни августа Министр образования и науки Российской Федерации Дмитрий Ливанов проведет Общероссийское родительское собрание с участием родителей, учителей, а также представителей общественности, которых волнуют перспективы развития системы школьного образования. Для Минобрнауки России Общероссийское родительское собрание – это возможность получить обратную связь, услышать мнение родителей, узнать о наиболее волнующих их вопросах, оценить эффективность реализуемых проектов и программ.
-
2016-17 уку елына әзерлек. 04.08.2016

2016-17 уку елына мәктәпнең әзерлеге комиссия тарафыннан уңай бәяләнде.
-
"Су коену тыела!" 01.07.2016

Зур Тигәнәле һәм Әшнәк авыллары күл, буа һәм инеш буйларында "Су коену тыела!" диелгән махсус элмә такталар, билгеләр урнаштырылды.
-
Гомуммәктәп ата - аналар җыелышы. 30.06.2016

Бүген 30 июнь көнне бездә гомуммәктәп ата- аналар җыелышы булып үтте. Җыелышка ата-аналар белән берлектә укучылар да чакырылган иде. Җыелышның төп максаты: -"Җәйге чорда су буенда куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру" иде. Кагыйдәләр белән 8 нче сыйныф җитәкчесе Насыйхова Ф.А. таныштырды, "Летний отдых на водоемах" исемле кинофильм күрсәтелде. Ата-аналар һәм балалар фильмны бик игътибар белән карадылар, бирелгән сорауларга төгәл җаваплар бирделәр...
Насыйхова Ф.А. ата-аналарга һәм балаларга "Су буйларында гади генә кагыйдәләрне дә истән чыгармаска, махсус тиешле урыннарда гына су коенырга һәм дә өлкәннәр күз астында гына коенырга яраклыгын искәртте. Сак булырга өндәде."
-
Сау бул , Лагерь! 25.06.2016

Бүген көнебез һәрвакыттагыча башланды: гимнастика, инструктаж, иртәнге аш... Барысы да лагерьнең эш планы буенча. Тик шулай да нигәдер бераз моңсуырак , чөнки бүген лагерьнең соңгы көне. Вакыт сизелмичә дә үтеп китте.
"Без ялыбызны күңелле һәм файдалы итеп үткәрдек. 21 көн буена безнең өчен төрле чаралар, бәйгеләр, викториналар, экскурсияләр һәм спорт уеннары оештырган апаларга , тәмле ризыклар белән сыйлаган пешекче апаларга, мәктәп директоры һәм лагерь эшчәнлеген оештыруда өлеше тигән һәркемгә бик зур Рәхмәт. Сау бул Лагерь!" - барлык балалар исеменнән шундый матур рәхмәт сүзләре җиткерде Зарипова Г.
Шулай итеп без мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерен исән - имин тәмамладык.
Илләребез тыныч, күгебез һәрвакыт аяз булсын! Сау бул лагерь!




















