Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422894, с. Старые Салманы, ул. Центральная, д. 6 а |
| Телефон: | +7(843)-467-98-41 |
| E-Mail: | Ssslm.ALK@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Салманская ООШ" АМ РТ |
| Руководитель: | Шарипова Гульсина Султановна |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 16 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
"Инглиз телендә, немец телендә сөйләшәбез,җырлыйбыз" фестивале. 14.02.2018

Мәктәбебез укучылары "Инглиз телендә, немец телендә сөйләшәбез, җырлыйбыз" муниципаль фестивалендә катнашып, уңышлы гына чыгыш ясадылар. 6 нчы сыйныф укучысы Хәлиуллин Р. "Шигырь" номинациясендә катнашты. 2,4 сыйныф укучылары "Җыр" номинациясендә 3 урын, 6,7 сыйныф укучылары "Җыр" номинациясендә 2 урын,. 7 сыйныф укучысы "Шигырь" номинациясендә 3 урын яуладылар. Җиңүчеләребезне кайнар котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар теләп калабыз! Афәрин сезгә!
-
Ата-аналар игътибарына!Кайнар элемтә
13.02.2018
ГОРЯЧАЯ ЛИНИЯ13.02.2018Уважаемые РОДИТЕЛИ !С целью выявления и анализа системных проблем в сфере реализации правдетей на образование и оказания гражданам консультативной помощи по вопросампоступления детей в 1 класс, 19 февраля 2018 года с 9.00 до 18.00 в АппаратеУполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан будет организованаработа «горячей линии» по телефонам 8(843) 236-61-26, 236-61-24, 236-61-49.
Письмо за №424 от 13.02.18 "О проведении горячей линии по вопросу поступления детей в 1 класс"
-
Иң яхшы сыйныф җитәкчесе 08.02.2018

Районкүләм бәйгедә мәктәбебездән 6 нчы сыйныф җитәкчесе катнашты.Ул уңышлы чыгыш ясады.Без аны кайнар котлыйбыз,аңа киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
-
Психологик-педагогик үзәк хезмәткәрләре белән очрашу 29.01.2018

Бүген мәктәптә укучылар һәм ата-аналар психологик-педагогик үзәк хезмәткәрләре белән Очрашуы булды.Алар ата -аналарга укучы балаларны рухи һәм психик яктан сәламәтлекләрен саклау максатыннан профилактик әңгәмә ;ә укучылар белән исә, тренинг үткәрделәр.
-
2018-2019 нчы уку елына 1нче сыйныфка гражданнар кабул итү турында
25.01.2018
Постановление о закреплении образовательных учреждений Алькеевского МР РТ
-
Ата-аналар җыелышы 16.01.2018

Бүген икенче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булып үтте.Һәр сыйныф җитәкчесе ата-аналарга укучыларның өлгереше, тәртибе турында җиткерде.Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үтте.
-
Сәләтле балалар өчен Яңа ел бәйрәме 30.12.2017

30 нчы декабрь көнне Балалар иҗат йортына район мәктәпләреннән уку алдынгылары, спорт ярышлары призерлары, фән олимпиадалары һәм үзешчән сәнгать бәйгеләре җиңүчеләре җыелды.Алар арасында безнең мәктәптән 5 укучы катнашты.Алар чыршы тирәсендә җырладылар-биеделәр, күңел ачтылар, Кыш бабай һәм Кар кызы белән төрле конкурсларда катнаштылар. Балалар бәйрәменә район башлыгы Александр Никошин да килде. Ул аларны Яңа ел белән котлап, сәламәтлек, укуларында уңышлар теләде.
-
Яңа ел белән,дуслар! 29.12.2017

29 нчы декабрь көнне мәктәптә Яңа ел бәйрәме узды. Быел безгә районның мәдәният йорты хезмәткәрләре Яңа ел тамашасы күрсәттеләр.
-
Ришвәтчелеккә урын юк! 13.12.2017

“Ришвәтчелеккә урын юк!” исемле сыйныф сәгате булды. Оештыручы – авыл китапханәчесе Гарипова Г.С. Чараның максаты: укучыларда социаль актив позиция, башкарган гамәлләр өчен җаваплылык хисе һәм ришвәтчелеккә каршы торучанлык тәрбияләү. Укучыларга тәкъдим ителгән презентация илебездәге ришвәтчелек тарихына багышланган иде. Укучылар бу проблема буенча фикер алышты, җәмгыятьтәге ришвәтчелек бөтен илнең икътисадын җимерә һәм илдә яшәүче һәр кеше тормышына зыян китерә,-дигән нәтиҗә ясадылар.Бердәм булып, ришвәтчеләргә каршы көрәшү генә җәмгыятебездәге бу тискәре күренешне җиңүгә китерәчәк.
-
Яңа елны каршылыйбыз 13.12.2017

Бүген укучылар Яңа елны каршылап, мәктәп каршында кардан сыннар ясадылар














