Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422894, с. Старые Салманы, ул. Центральная, д. 6 а |
| Телефон: | +7(843)-467-98-41 |
| E-Mail: | Ssslm.ALK@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Салманская ООШ" АМ РТ |
| Руководитель: | Шарипова Гульсина Султановна |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 16 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Живая классика" конкурсы 12.04.2017

Бүген "Живая классика" конкурсының район туры уздырылды. Безнең мәктәп укучылары да әлеге конкурста . катнашты.
-
Кошлар көне 10.04.2017

Биология укытучысы Юсупов Р.К. Кошлар көне бәйрәме үткәрде.Укучылар КВН да ярышып, үзләренең белемнәре белән көч сынаштылар,рәсемнәр арасында бәйге үткәрелде. Иң күңеллесе :һәр укучы бүләкләнде.
-
Эвакуация өйрәтүләре үтте 06.04.2017

Санкт-Петербург шәһәренең метросында булган террорлык вакыйгаларын кисәтү максатыннан Гизатуллин Р.Ш. мәктәптә эвакуация өйрәтүләре үткәрде.
-
Памятка для родителей противодействию коррупции в образовательных организациях 29.03.2017

Памятка для родителей противодействию коррупции в образовательных организациях
-
Туган тел укытучыларының "Туган тел" мастер-класс бәйгесе 24.03.2017

Мәктәпнең татар теле һәм әдәбият укытучысы Насыйбуллина Гөлфия Солтан кызы Казан шәһәрендә узучы туган тел укытучыларының Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең йомгаклау турында катнашып, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.
-
Татар теле укытучыларының "Туган тел" мастер- класс бәйгесе 20.03.2017

Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насыйбуллина Гөлфия Солтан кызы туган тел укытучыларының Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең район турында катнашып, 1 нче урын яулады. Ул хэзер республика турына әзерләнә. Укытучыбызга зур уңышлар теләп калабыз!
-
Ата-аналар җыелышы 19.03.2017

17.03.17 мәктәптә чираттагы ата-аналар җыелышы булды.Көн тәртибендә "Балаларның Интернет челтәрендә куркынычсызлыкларын тәэмит итү" буенча тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәлиуллина Р.Г. чыгыш ясады.Сыйныф җитәкчеләре ата-аналарны III чирек нәтиҗәләре буенча укучыларның өлгереше һәм тәртибе белән таныштырды.Соңыннан укучыларның ашханәдә туклану мәсьәләсе буенча мәктәп директоры Шарипова Г.С. чыгыш ясады.
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре. 17.03.2017

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы Приказы буенча 2016-2017 уку елында Бөтенроссия тикшерү эшләре 4 нче сыйныфта штатлы режимда, ә 5 нче сыйныфта апробация режимында үткәрелә. Бу диагностика эшләре укучыларның шәхси үсешен тикшерү өчен үткәрелә, алар дәүләт йомгаклау атестациясе булып саналмый. ВПР биремнәре федераль дәрәҗәдә әзерләнә. 4,5 сыйныфлар өчен тикшерү эшләре үрнәкләре "Всероссийские проверочные работы" информацион порталында бирелгән.
-
Әниләрне бәйрәмгә чакырдык 07.03.2017

8-март -Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан әниләрне бәйрәмгә чакырдык.Укучылар концерт куйдылар,бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
"Русский медвежонок" конкурсы нәтиҗәләре 28.02.2017

Мәктәбебез укучылары "Русский медвежонок" конкурсынды бик теләп катнаштылар. Нәтиҗәсен дә бик кызыксынып көттеләр. Менә куптән көтелгән көн килеп җитте. Зиятдинов И. әлеге конкурста җиңүче булды, ул 1 нче дәрәҗә җинүче грамотасы белән бүләкләнде.














