Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422894, с. Старые Салманы, ул. Центральная, д. 6 а |
| Телефон: | +7(843)-467-98-41 |
| E-Mail: | Ssslm.ALK@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Салманская ООШ" АМ РТ |
| Руководитель: | Шарипова Гульсина Султановна |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 16 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Россия ел укытучысы-2017" бәйгесе 18.01.2017

Бүген "Россия ел укытучысы-2017" профессиональ бәйгесенең муниципаль туры узды. Безнең мәктәп данын яклап, башлангыч сыйныф укытучысы Хайбуллина Г. К. чыгыш ясады. Ул "Мин-укытучы" дигән исем астында үзпрезентация ясады һәм "ФГОС шартларында дәресләрдә алдынгы педагогик технологияләр куллану. " темасына мастер-класс күрсәтте. Аның эше жюри тарафыннан уңай бәяләнде.
-
Педсовет утырышы 10.01.2017

Бүген мәктәптә "ФГОС шартларында метапредмет нәтиҗәләргә ирешү юллары" дигән тема астында укытучылар коллективының чираттагы педсовет утырышы булып үтте. Утырышта 2 нче чирек йомгаклары, 3 нче чиреккә бурычлар, сәләтле балалар белән эш торышы мәсьәләләре каралды. Башлангыч сыйныф укытучысы Хайбуллина Г. К. "Укучыларның метапредмет компетенцияләрен формалаштыруда системалы- эшчәнлек алымы куллану" дигән темага эшлекле уен үткәрде.
-
Чаңгы ярышы 04.01.2017

Укучылар чаңгы ярышында катнаштылар. Насыбуллин Ә.Ф. беренчелекне яулады
-
Яңа ел белән,дуслар! 28.12.2016

Күзләрдә бәхет елмая,
Ә шатлыкка чама юк.
Без биибез һәм җырлыйбыз
Бездә бүген Яңа ел!
-
Яңа елны каршылыйбыз 17.12.2016

Яңа елны каршылау максатыннан укучылар мәктәп каршында тырышып кардан сыннар ясадылар.
-
СПИД-йогышлы чир 01.12.2016

Бүген һәр сыйныфта СПИД ка халыкара көрәш уңаеннан тәрбия сәгате үтте.Укучыларга кешелеккә наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек куркыныч булуы аңлатылды; статистик мәгълүматлар белән таныштырылды; Ихтыяр көче булу, кешегә иярмичә- үз җавабыңны төгәл әйтә белү өстендә эшләнелде.
-
Әфарин, укучылар! 29.11.2016

Бөек драматург, артист, режиссер Кәрим Тинчуринның 129 яшьлегенә,татар театрының 110 еллыгына багышланган VIII халыкара театр бәйгесендә катнашып, 7-9 сыйныф укучылары республикада финалга чыктылар.Аларны котлыйбыз!
-
Әниләребез кунакта 25.11.2016

Бүген мәктәптә "Иң-иң" исеме астында Аналар көне уңаеннан бәйрәм оештырылды.Бәйрәмгә барлык әниләр дә килделәр.Балалар үз чиратында әниләренә карата хөрмәтләрен җыр-шигырь аша белгерттеләр,әниләрнең тапкырлыгына һәм зирәклегенә уеннар оештырылды.Бәйрәм чәй табыны артында үтте.
-
Татар теле буенча семинар 16.11.2016

Бүген мәктәптә "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә ФДББС тормышка ашыру шартларында универсаль уку гамәлләрен формалаштыру" темасы астында район семинары үтте.Татар теле укытучысы Насыбуллина Г.С. 5 һәм 6 нчы сыйныфта ачык чара күрсәтте.
-
"Уңышка юл" буенча укытулар 15.11.2016

Бүген һәр сыйныфта "Уңышка юл" программасы буенча ата-аналарга укыту үткәрелде.Ата-аналар анкета тутырдылар, соңыннан бәяләү үтте.














