Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422894, с. Старые Салманы, ул. Центральная, д. 6 а |
| Телефон: | +7(843)-467-98-41 |
| E-Mail: | Ssslm.ALK@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Салманская ООШ" АМ РТ |
| Руководитель: | Шарипова Гульсина Султановна |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 16 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Язгы каникул якынлаша 18.03.2016

Быел Татарстан мәктәпләрендә укучыларның язгы каникуллары 21 мартта башлана. Укучылар 9 көн – 29 мартка кадәр ял итәчәк. 30 марттан дүртенче чиреккә старт бирелә
-
Әниләр белән бергәләп 06.03.2016

Бүген мәктәптә 8,9 сыйныф җитәкчеләре Фатхуллина М. Ф. һәм Насыйбуллина Г. С. җитәкчелегендә "Әни кирәк" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды. Балалар әниләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, матур итеп җыр-биюләр, кызыклы күренешләр башкардылар. Аннан соң әниләр һәм балалар ике командага бүленеп, кызыклы ярышларда катнаштылар, тапкыр сүздә, җыр- биюдә көч сынаштылар. Бергәләп чәй эчү бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
-
Әниләр бәйрәме 05.03.2016

Бүген мәктәптә 8 нче март- Халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан Әниләр бәйрәме оештырылды.Бәйрәмне 5 нче сыйныф җитәкчесе Гизатуллина Р.З кызлар ярышы формасында үткәрде.Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Татар теле укытучылары көч сынашты 01.03.2016

Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Туган тел- 2016" мастер -класс бәйгесенең муниципаль туры узды. Безнең мәктәп данын яклап Насыйбуллина Гөлфия Солтан кызы катнашты һәм 2 призлы урынга лаек булды. Аны әлеге җиңүе белән тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә зурдан-зур иҗади уңышлар телибез!
-
Күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган XI республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясе 29.02.2016

Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Насыйбуллина Әлфинә Рафис кызы күренекле мәгърифәтче , галим Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган XI нче республика фәнни- эзләнү конференциясенең Казан шәһәрендә үткәрелгән йомгаклау турында катнашты.
-
ОГЭ га әзерлек- ата-аналар белән бергәләп 28.02.2016

27 нче февральдә мәктәбебездә ОГЭ- 2016 га әзерлек буенча 9 нчы сыйныф укучыларының ата- аналары җыелышы булды. Җыелышта ата- аналар һәм укучылар үзләре дә катнашты. Көн үзәгендәге мәсьәлә- белемнең сыйфатын күтәрү, ОГЭ ны тиешле дәрәҗәдә һәм әзерлектә бирү каралды. Математика һәм рус теле укытучылары Залялетдинова Д. И. һәм Гизатуллина Л. А. ата- аналарны математика һәм рус теленнән проба ОГЭ эшләренең анализы белән таныштырдылар, уңышлы башкарылган эшләр, җибәрелгән хаталар турында җентекләп аңлаттылар, ОГЭ га әзерләнгәндә төп игътибар сораучы биремнәр белән таныштырдылар.
-
"Аҗаган" уены 27.02.2016

Бүген физкультура укытучысы Гизатуллин Р.Ш. җитәкчелегендә Гражданлык-патриотлык айлыгы кысаларында укучыларда физик күнекмәләрне үстерү, патриотик тәрбия бирү максатыннан "Аҗаган" хәрби-патриотик уены үткәрелде. Укучылар ике командага бүленеп төрле сынаулар( граната ыргыту, мина эзләү, флаг эзләү һ.б) үттеләр.
-
Әтиләребез кунакка килде 22.02.2016

Башлангыч сыйныф җитәкчесе Вәлиева Г.С. "Ягез әле, әтиләр" кичәсе үткәрде.Бәйрәмдә балалар да , әтиләр дә күңел ачтылар.
-
Ягез әле, егетләр! 22.02.2016

Физкультура укытучысы Гизатуллин Р.Ш. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Ягез әле,егетләр" бәйгесе үткәрде.Бәйгедә "Җитезләр" һәм "Бөркетләр" командалары ярышты.Егетләр үзләрен төрле сынаулар үткәндә җитезлектә, тапкырлыкта сынадылар.
-
Котлау открыткалары 22.02.2016

Башлангыч сыйныф укучыларының үз куллары белән ясаган котлау открыткалары әтиләр өчен зур бүләк булды.














