Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Бурнаевская основная общеобразовательная школа» Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422879, РТ, Алькеевский МР, с.Татарское Бурнаево, ул. Школьная, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-467-82-14 |
| E-Mail: | Statburm.ALK@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Бурнаевская ООШ" |
| Руководитель: | Минсагирова Гелюзе Насыховна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Бурнаевская основная общеобразовательная школа» Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
6 март көнне "Көрәш" түгәрәгенә йөрүче укучылар Түбән Әлки авылында үткәрелгән ярышта катнаштылар. Хикматуллин Алмаз 1 урынны, Закиров Данис 3 урынны яулап кайттылар. Укучыларны көрәш алымнарына физкультура укытучысы Кашапов Фирьяз өйрәтә. 07.03.2016

-
2 мартта мәктәптә укучы 5-8 класс кызлары белән "Ягез әле, кызлар!" КВНы үткәрелде. Укучы кызлар шигырь сөйләүдә, табышмакларга җавапны дөрес һәм тиз табуда,сүзләрдән мәкаль төзү, шулай ук уңганлыкта үз-үзләрен күрсәттеләр. 03.03.2016

-
Укучылар тарих дәресләрендә "Туган якны өйрәнү музеена" бик теләп керәләр. Алар анда төрле экспонатларны карыйлар, татар халкының тормыш- көнкүреше белән танышалар. 02.03.2016

-
27 февраль көнне 8 класс укучысы Сөнгатуллин Ранис Казан шәһәрендә үткәрелгән күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган XI республика фәнни – эзләнү укучылар конференциясендә катнашты. Укучыбыз шаһидатнамә белән бүләкләнде. Афәрин, Ранис! 27.02.2016

-
26 февраль көнне мәктәптә "Ягез әле, егетләр!" дигән ярыш үткәрелде. 5-9 класс укучылары тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар. 27.02.2016

-
22 февраль көнне мәктәптә сугышчы- интернационалистлар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Безнең авылдан барлыгы 7 егет "әфган" сугышында катнашкан. Шуларның 2- се бүгенге көндә авылда гомер итә. Укучыларыбыз "әфганчы" егетләребезнең хезмәте белән тныштылар, аларга сораулар бирделәр. Яу кырында ятып калган батырларны искә алып бер минутлык тынлык игълан ителде. 22.02.2016

-
Мәктәптә хәрби- патриотик айлык дәвам итә. 20 февраль көнне мәктәптә "Аҗаган- 2016" үткәрелде. Укучылар ике командага бүленеп төрле хәрби һәм спорт конкусларында катнаштылар. Укучыларга патриотик тәрбия бирүдә аҗаган уенының роле бик зур. 20.02.2016

-
19 февраль көнне мәктәптә халыкара туган көнгә багышланган "И, туган тел, и матер тел..." дигән кичә оештырылды. Кичәне татар теле укытучысы һәм 5 класс укучылары әзерләделәр. Кичә шигырь һәм җырлар, мәкальләр белән үрелеп барылды. 19.02.2016

-
15 февраль көнне мәктәп китапханәчесе Камалиева А.Ф. Муса Җәлил тууына 110 еллыкка багышлап китап укучылар конференциясе үткәрде. Конференциядә 1- 6 класс укучылары катнашты. 15.02.2016

-
14 февраль көнне мәктәптә "Татарстан чаңгы юллары - 2016" дигән традицион спорт бәйрәме үткәрелде. 35 укучының 26 сы мәктәптә үткәрелгән бәйрәмдә катнаштылар. 14.02.2016







