Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Бурнаевская основная общеобразовательная школа» Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422879, РТ, Алькеевский МР, с.Татарское Бурнаево, ул. Школьная, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-467-82-14 |
| E-Mail: | Statburm.ALK@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Бурнаевская ООШ" |
| Руководитель: | Минсагирова Гелюзе Насыховна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Бурнаевская основная общеобразовательная школа» Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
12 февраль көнне җәмгыять белеме укытучысы 5-9 класс укучыларына Минсагирова Г.Н. парламент дәресе үткәрде. 12.02.2016

-
9 февраль көнне мәктәптә, хәрби- париотик айлык кысаларында шашка- шахмат ярышлары үткәрелде. Һәр классның җиңүчесе ачыкланды, ул җиңүчеләр башка класс укучылары белән ярыштылар. 09.02.2016

-
Мәктәптә хәрби- патриотик айлык дәвам итә. Укучылар арасында "Ватанны саклау- изге бурычыбыз" дигән темага рәсемнәр конкурсы оештырылды. 08.02.2016

-
"Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады!" Укучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган обелискны һәрвакыт тәртиптә тоталар. 06.02.2016

-
Базарлы Матакның "Нәби Дәүли" исемендәге гимназиядә "Елның иң яхшы класс җитәкчесе" дигән конкурс үткәрелде. Авылыбыз мәктәбеннән "Иң яхшы класс җитәкчесе" башлангыч класс укытучысы- Нуруллина Гөлфинә бу конкурста катнашып дипломга лаек булды. 04.02.2016

-
Февраль - хәрби патриотик айлык. Шул айлык кысаларында мәктәптә "Тимурчылык десанты" эшен көчәйтеп җибәрде. Укучылар тыл ветераннарына, ялгыз яшәүче әби- бабайларга ярдәм итәләр. 04.02.2016

-
2 февраль көнне мәктәптә тарих укытучысы Минсагирова Г.Н. 5-9 класс укучыларына "Нюрнберг процессына -70 ел" дигән видеофильм күрсәтте. Икенче Бөтендөнья сугышын оештыручылар өстеннән үткәрелгән суд процессы турында укучыларга аңлатылды, укучылар белән берлектә анализ ясалды. 03.02.2016

-
1 февральдән мәктәптә оборона- масса айлыгы башланды. Оборона- масса айлыгына план төзелде, айлык шул планга нигезләнеп үткәреләчәк. Класс җитәкчеләре классларда "Алар Ватан өчен көрәштеләр!" дигән темага класс сәгатьләре үткәрделәр. 02.02.2016

-
30-31 гыйнвар көннәрендә "Алинә" спорт комплексында 2002-2004 елда туган егет- кызлар арасында Татарстан Президенты беренчелегенә билбау көрәше үткәрелде. Ярышта 22 район вәкилләре катнашты. Мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Сафина Чулпан өченче призлы урынга лаек булда. Сафина Чулпанның тренеры физкультура укытучысы, "Көрәш" түгәрәге җитәкчесе Кашапов Фирьяз. Афәрин! 01.02.2016

-
29 гыйнвар көнне мәктәпнең 2 укчысы экологик конференциядә катнаштылар. Укучылар ике тема буенча чыгыш ясадылар: "Татар Борнае авылы территориясендәге һава чисталыгын лишайниклар ярдәмендә билгеләү" һәм "Ачык грунтта һәм теплица шартларында кыяр үстерү ысуллары". 8 класс укучысы Сөнгатуллин Ранис һәм 7 класс укучысы Нуретдинова Әлфинә конференциядә катнашучы сертификаты белән бүләкләнделәр. Афәри, укучылар! 30.01.2016







