Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423455, г. Альметьевск, ул. Ленина, д.124 |
| Телефон: | +7(855)-333-22-32 |
| E-Mail: | Gimnaziya-1.Alm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №1 им.Р. Фахретдина" |
| Руководитель: | Валиуллина Фируза Завитовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 1063 учащихся |
| У нас учат: | 69 педагогов язык обучения: русский и татарский очная форма обучения |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Спартакиада отцов / Әтиләр Спартакиадасы 25.01.2020

В рамках месячника гражданско-патриотического воспитания в гимназии прошла Спартакиада отцов, посвященная 75-летию Победы в Великой Отечественной войне. Спартакиада состояла из различных соревнований: сбор и разбор автомата, прыжки в длину, поднятие гири, перетягивание каната, плавание, Веселые старты. После соревнований были подведены итоги и определены 1-3 места. Всем папам были вручены грамоты и благодарственные письма.
Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында гимназиядә Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган әтиләр Спартакиадасы булып узды. Спартакиада төрле ярышлардан торды: автомат җыю һәм сүтү, озынлыкка сикерү, гер күтәрү, аркан тартышу, йөзү, күңелле стартлар. Ярышлардан соң нәтиҗәләр ясалды һәм 1-3 нче урыннар билгеләнде. Барлык әтиләргә грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
25.01.2020

Гимназиянең 3г сыйныф укучысы инглиз теле буенча "Сәләт - олимп" республика олимпиадасында җиңүче булды .
-
25.01.2020

6а сыйныф укучысы Инглиз теле буенча республика олимпиадасы призеры булды. Укучыларны һәм укытучысы Индира Мухтаровнаны котлыйбыз
-
Яшь укытучылар республика фестивале 24.01.2020

Шәһәребездә "Идея бар!" дип исемләнгән яшь укытучылар республика фестивале узды. Анда Азнакай, Зәй, Баулы, Мамадыш һәм Әлмәттән 35 яшькә кадәрге укытучылар катнашты, алар укытуны яхшырту буенча идеяләре белән уртаклаштылар, дәрес һәм сыйныф сәгатьләре эшкәртмәләрен тәкъдим иттеләр, эссе укыдылар.
Катнашучылар өч номинация буенча чыгыш ясадылар. Беренчесе - «Дәрес яки сыйныф сәгатенең методик эшкәртмәсе», ул дәреснең технологик картасын яки сыйныф сәгатенең сценариен тәкъдир итүне күз алдында тоткан иде. Яшь укытучылар иҗади потенциалны, ситуациядә мөстәкыйль ориентлашу, үз фәнеңне белүне күрсәттеләр. Татарстанның Болгар һәм Свияжскидагы тарихи-мәдәни урыннарга экскурсия планнары, шулай ук башлангыч сыйныф укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча уен формасында сыйныф сәгате бик кызыклы булды.Икенче номинация укучыларны укыту, тәрбияләү һәм социализацияләү процессын оештыруның нәтиҗәлелеген яхшырту белән бәйле педагогик идеянең презентациясен күздә тоткан иде. Әлеге номинациядә укучыларның фәннәр белән кызыксынуларын арттыру һәм игътибарын җәлеп итү өчен, интернет ресурслардан файдалану турында эшләнгән идеяләр бик күп иде.
«Мин укытучы булдым!» дип исемләнгән соңгы номинациядә катнашучылар эссе тәкъдим иттеләр.
Безнең гимназиядән яшь педагоглар фестивалендә Мухаметшина Д.Д., Зиннурова Р.Н., Мухаметвалеева М.Х., Закиуллина А.А., Хафизова А.К. катнашты һәм үзләренең уңышлы чыгышлары белән сөендерделәр.Фестивальнең йомгаклау чарасы «Педагогик кунакханә» дип аталды, анда барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. -
ТАССРның 100 еллык юбилее 23.01.2020

Үзәк китапханәдә ТАССРның 100 еллык юбилеена багышланган чарада безнең гимназия укучыларыбыз катнашты. Җитәкчеләр Гаптулхакова Г.Я. һәм Габидуллина М.Ә.
-
Театр яктылыкка, нурга илтә... 23.01.2020

"Театр яктылыкка, нурга илтә..."Бу бөек Тукаебызның сүзләре. Чынлап та күңелләребезгә яктылык, нур алып кайттык без аннан.
Театр түгәрәкләренә йөрүче укучылар Әлмәт татар дәүләт драма театрына экскурсиягә бардылар. Максатыбыз, театрның эчке дөньясы белән танышу иде. Анда безне бик шатланыпп, ачык йөз белән каршы алдылар. Музей, реквизит, бутафоргрим бүлмәләрендә булдык. Артистларның кызыклы чыгышы һәм алар белән кызыклы әңгәмәләр укучыларга бигрәк нык ошады.
Кыскасы максатыбызга ирештек! Театр дөньясы- мавыктыргыч, кызыклы икән!
-
21.01.2020

1Б сыйныфында Боек Жинунен 75 еллыгын каршылап очрашу/
-
Риза Фәхретдиннең туган көне
17.01.2020
17 нче гыйнвар - мәгърифәтче галим, педагог, язучы Риза Фәхретдиннең туган көне. Ул көнне гимназиябезнең һәр сыйныфында якташ галимебезгә багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Алты дәрестән соң мәҗлесләр залында "Риза Фәхретдин нәсыйхәтләре" дип исемләнгән әдәби кичә оештырылды. Кичәгә кунак булып Риза Фәхретдиннең туган авылы Кичүчаттагы мемориаль музее директоры Гыймранова Диләрә Кави кызы килү дә зур мәртәбә булды.
-
1нче сыйныфка баручы балаларның әти-әниләре өчен 17.01.2020

Игътибар!
28нче гыйнвар көнне Риза Фәхреддин исемендәге гимназиянең актлар залында
2020нче елда 1нче сыйныфка баручы балаларның әти-әниләре өчен җыелыш үткәрелә.
Башлана 18.00.
Рәхим итегез.
-
Тәрбияле бала 17.01.2020

Р. Фәхретдиннең туган көне уңаеннан "Тәрбияле бала" әсәре буенча 5б сыйныфында викторина үткәргән 10а сыйныфына, аларның сыйныф җитәкчесе Нурания Билсуровнага бик зур рәхмәт!!!












