Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Альмендеровский детский сад «Бэллуки» Апастовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, Республика Татарстан, Апастовский район, с. Альмендерово, ул. Победа, д. 2 |
| Телефон: | 8(843)76 39652 |
| E-Mail: | tansalu@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Альмендеровский детский сад "Бэллуки" |
| Руководитель: | Хафизова Тансылу Фирдаусовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 10 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Альмендеровский детский сад «Бэллуки» Апастовского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Бүген бездә Яңа ел бәйрәме! 27.12.2022

Бүген безнең бакчабызда зур бәйрәм- Яңа ел бәйрәме. Балалар бик зур түземсезлек белән бу бәйрәмне көтеп алдылар, тырышып әзерләнделәр. Кыш бабайга матур шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнделәр. Яңа ел бары тик шатлыклар, куанычлар гына алып килсен. Бәйрәм белән барыгызны да!
-
Чыршыкай-матуркай! 20.12.2022

Рәсем ясау шөгелендә балалар узенчәлекле буяу төре белән таныштылар. Табигать материалларын кулланып рәсем ясау. Чыршы күркәләрен буяп. бизәп, үзенчәлекле, матур, кечкенә чыршыкайлар килеп чыкты.
-
Кисеп ябыштыру эшчәнлеге 07.12.2022

Бүген кисеп ябыштыру шөгелендә балалар чыршы ясауның яна төрләрен, алымнарын кулланып, үзенчәлекле чыршы ясадылар.Кайчыны ничек тотарга, ничек дөрес кисәргә, үзеңне ничек тотарга? Куркынычсызлык кагыйдәләрен шөгель башында ук искә төшерделәр. Бу чыршыкайлар белән балалар бүлмәне бизәделәр.
-
Әниемә бүләк. 22.11.2022

Кадерле әниләребез бәйрәме- Әниләр көне уңаеннан, балалар бик тырышып әзерләнеп әниләренә бүләккә открытка ясадылар.
-
Әниемнең сурәте. 16.11.2022

Әниләр көне якынлаша, кисеп-ябыштыру шөгелендә балалар әниләре турында сөйләштеләр, әниләрен тасвирлап әйтеп чыктылар. Аларның портретларын ясадылар. Шөгель башында кайчы, җилем белән эшләүнең куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр.
-
Халыклар бердәмлеге көне белән! 04.11.2022

Балалар бакчасында 4нче ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан "Дус яшик" исеме астында куңелле чара үтте. Балалар рәсемнәр аша төрле милләт халкы белән таныштылар, җырлар җырладылар, биюләр биеделәр. Кулга - кул тотынышып әйлән-бәйлән уйнадылар.
-
Әтиләр, бәйрәм белән! 17.10.2022

Барлык әтиләрне бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакытта да безнең яклаучыларыбыз һәм саклаучыларыбыз булып калсыннар. Бәйрәм белән котлап балалар әтиләренә бүләкләр әзерләделәр. Үз кулын белән ясаган бүләк, иң кадерле бүләк ул.
-
Кисеп ябыштыру эшчәнлеге 06.10.2022

Патриотик тәрбия бирү дәвам итә. Россиянең символикаларын искә төшерү. Тәрбияче балаларга флагның тарихын, төсләренең аңлатмасын сойләде. Төсле кәгазләрдән Россия флагын ясадылар.
-
Өлкәннәр көне белән! 01.10.2022

Барлык өлкәннәрне бәйрәм белән котлыйбыз. Бәхет, шатлык, сәламәтлек телибез.
-
Бәйрәм белән апалар! 27.09.2022

Буген тәрбиячеләр, балалар бакчасы хезмәткәрләре көне. Барлык апаларны чын күңелдән котлыйбыз.
...Безне бик яраталар
Бакчадагы апалар:
Килгәч тә елмаеп,
Кулларын киң җәеп
Кочаклап алалар,-
Әниләр күк алар...





