Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Прием 1 класс 01.06.2024

Уважаемые родители!
01.04.2024 г. начинается прием заявлений родителей (законных представителей) в 1 класс детей, зарегистрированных на территории микрорайона школы.
С 06.07.2024 прием заявлений родителей (законных представителей) в 1 класс детей, не зарегистрированных на территории микрорайона школы.
-
«Россия – здоровая держава» 01.04.2024

В понедельник, 1 апреля 2024 года, учебная неделя в 1-11 классах началась с проведения занятия в рамках внеурочной деятельности «Разговоры о важном» по теме «Россия – здоровая держава».
Цель занятия: популяризация здорового образа жизни; формирование личной ответственности за своё здоровье; формирование ценностного отношения к взаимосвязи физического и психологического здоровья.
Занятие проводилось в виде познавательной беседы с использованием фотоматериалов, видеороликов и анимационных фрагментов с интерактивными заданиями.
Учащиеся узнали, что такое здоровый образ жизни, почему его важно придерживаться с детства и что в него входит. Классные руководители рассказали школьникам об истории развития российской медицины и значимость научных открытий, позволивших продлить срок жизни человека. Рекомендовала детям выполнять режим дня, заниматься спортом, чаще бывать на свежем воздухе. Здоровье является главной ценностью, поскольку позволяет человеку вести полноценную жизнь, добиваться целей, реализоваться в профессии.
-
Машина-трактор паркында 30.03.2024

Укучыларга һөнәри юнәлеш бирү - уңышлы киләчәкнең нигезе. Бала кече яшьтән үк үзенең кем булырга теләвен, күңеленә нинди һөнәр якын булуын, кулы нинди эшкә ятып торуын аңлап үсәргә тиеш. Шул максаттан мәктәбебездә һәрдаим тәрбия сәгатьләре, әңгәмәләр, төрле уку йортлары вәкилләре белән очрашулар уздырыла. Эшче һөнәрләр белән якыннанрак танышу өчен 5-7 сыйныф укучылары "Ашытбаш" ширкәтенең машина-трактор паркында булдылар. Анда авыл хуҗалыгы машиналары белән таныштылар, үз эшләренең осталары булган алдынгы тракторчылар белән очрашып, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, аларның киңәшләрен тыңладылар.
-
Язгы каникулда имтиханнарга эзерлек дэвам итэ 28.03.2024

Во время весенних каникул продолжается подготовка к экзаменам. Сегодня прошла консультация по русскому языку с учащимися 9 класса. Анализировали результаты пробного экзамена, разбирали пробелы в заданиях.
Язгы каникулда имтиханнарга эзерлек дэвам итэ. Буген 9 класс укучылары белэн рус теленнэн консультация утте. Сынау имтиханынын нэтижэлэрен анализладык, авыр заданиялэр остендэ эшлэдек.
-
Имтиханга әзерлек 27.03.2024

Каникул көннәрендә имтиханнарга әзерлек дәвам итә. 27 нче март көнне 9 нчы класс укучылары татар теленнән сынап карау имтиханы эшләделәр.
-
"Туган телем" сагында 22.03.2024

Метапредмет атналыгы һәм "Туган телем" сагында акциясе кысаларында' мәктәбебездә "Гаилә- бәхет ачкычы" дигэн бик матур тәрбияви чара узды. Укучылар белән бергәләп, бәхетле гаилә моделен төзедек, төрле ситуацияләр чиштек. Бу күркәм чарада өлкәннәребез Шәкурова Ания апа, Каюмова Сәвия ,Гөлчәчәк апа да катнашты.Алар укучыларга киңәшләрен бирделәр, иманлы , тәрбияле, әхлаклы булу төшенчәләрен аңлаттылар.
-
«Нәүрүз бәйрәме». 21.03.2024

Нәүрүз - ул яз, матурлык һәм табигатьнең уяну бәйрәме. Мөселманнарда бу бәйрәм Яңа ел дип санала һәм 21 мартта, язгы көн белән төн тигезләшкән вакытка туры килә.
21 март көнне “ Туган телем сагында “ проекты кысаларында мәктәптә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне башлангыч сыйныф укучылары туган телебездә матур шигырьләр һәм җырлар белән башлап җибәрделәр. Кыш бабай һәм яз кызы Нәүрүзбикә төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар. Әлбәттә кышны яз җиңде. Бәйрәм җыр – биюләр, төрле бәйгеләр белән үрелеп барды. Ахырдан тәмле коймаклар һәм чәй белән сыйландылар.
Навруз – праздник весны и наступления Нового года по астрономическому солнечному календарю. Отмечают его 21 марта, в день весеннего равноденствия.
21 марта в нашей школе тоже прошел праздник Навруз-«Нәүрүз бәйрәме». Целью и задачами мероприятия были: приобщение детей к национальной культуре и возрождение интереса к народным праздникам.Мероприятие началось с приветствия младших школьников на родном языке. Во время праздника Дедушка – зима не хотел уступать свои права Девушке-весне-Наурузбике. Им пришлось изрядно побороться за победу. В итоге, Наурузбике выполнив все задания, победила.
В конце мероприятия пили вкусный чай, всех угощали блинами . Мероприятие создало праздничную атмосферу и отличное настроение присутствующих.
-
"Туган телем сагында" 20.03.2024

"Туган телем сагында" акциясе кысаларында буген мәктәбебез укучылары Сабитова А. 'Заһидуллина Д. Бөтенроссия "Илһам" бэйгесенең зона буенча сайлап алу турында катнаштылар. Зона турында Балтач, Кукмара, Телэче' Биектау' Саба' Арча районнарыннан 85 укучы көч сынашты. Язучылардан, Казан федераль университеты галимнәреннән һәм Мәгариф министрлыгы белгечләреннән торган комиссия алдында чыгыш ясадылар. Аларга 1 нче турның жиңучеләре дигэн сертификат тапшырылды. Республика турында да укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
“Иң яхшы сыерчык оясы – 2024"
20.03.2024
Мәктәп күләмендә “Иң яхшы сыерчык оясы – 2024” конкурсы уздырылды.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
“Иң яхшы сыерчык оясы -2024” бәйгесе җиңүчесе - 4 нче сыйныф укучысы
Зәйнуллина Элина.
“Иң яхшы сыерчык оясы – 2024” конкурсының “Видеоролик” номинациясендә
1 нче урынны 10 нчы сыйныф яулады.
2 урын - 2 нче сыйныф укучысы Вәлиев Дилүс;
2 урын -3 нче сыйныф укучысы Галиәхмәтов Ислам;
2 урын – 11 нче сыйныф укучысы Фәттеров Фәнгиз;
3 урын – 5 нче сыйныф;
3 урын- 9 нчы сыйныф укучысы Вәлиуллин Айназ.
-
ООО "Вахит" призына көрәш ярышлары 18.03.2024

16 нчы март көнне Кукмара районының Вахит авылында 2009 нчы елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында ООО "Вахит" призына көрәш ярышлары узды. Ярышта Арча, Саба, Балтач, Мамадыш, Кукмара көрәшчеләре катнашты.
Бу ярышта безнең мәктәбебезнең 6 нчы класс укучысы Файзрахманов Аяз 1 нче урынга лаек булды. Тренеры Саляхов М. Р.













