Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Имтиханнарга әзерлек дәвам итэ. Бүген 9 нчы класс укучылары математикадан консультациядә булдылар. 04.01.2020

-
Каникулның күңелле яллары файдалы эшләр белән үрелеп бара. Мәктәбебез укучылары даими рәвештә ярдәмгә мохтаҗ ялгыз әби-бабаларыбызга ярдәм итеп торалар. 03.01.2020

-
"Тылсымлы кәгазь" түгәрәгендә 02.01.2020

Каникуллар дәвам итсә дә, бүген башлангыч класс укучылары мәктәпкә килде. Түгәрәктә алар төсле кәгазьләр ярдәмендә кышкы бизәк - күләмле кар бөртеге ясадылар. Кар бөртеге укучыларга бик ошады.
-
Кил Яңа ел 01.01.2020

Ак карларны биетеп
Яңа ел килә җиремә.
Көтеп алдык ашкынып,
Күңел ак нурга төренә.Яңа елның сәгатьләре
Суксын бәхет теләп кенә
Җирдә барча кешеләрең
Яшәсеннәр көлеп кенә. -
Шашка-шахмат ярышлары 28.12.2019

Бүген мәктәбебездә профсоюз оешмасы членнары арасында шашка-шахмат буенча зона ярышлары булып узды. Чарада барлыгы 8 башлангыч профсоюз оешмасыннан 21 уенчы катнашты.
Катнашучылар янына Кыш бабай белән Кар кызы, Убырлы, Тычкан да килеп, якынлашып килүче яңа 2020 нче ел белән котладылар, кунаклар белән бергә чыршы тирәли хоровод әйләнделәр.
Ярыш вакытында уенчылар үзләренең интеллектуаль осталыкларын сынадылар. Мондый чаралар үзара аралашырга, күңелле ял итәргә ярдәм итә.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:
1) Шашка уеннары
Ир-атлар:
- Абдуллин Р.Р. (Носы төп гомуми белем мәктәбе)
- Фәттеров Ф.Г. (Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе)
- Лотфуллин Г.Б. (Яңа Кенәр интернат мәктәбе)
Хатын-кызлар:
- Хәкимҗанова Р.Р. (Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе)
- Мөхәммәтшина Л.В. (2 нче номерлы Арча балалар бакчасы)
- Абдуллина Э.В. (Носы төп гомуми белем мәктәбе)
2) Шахмат уеннары
Ир-атлар:
- Галиуллин С.В. (Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе)
- Камалиев Р.Г. (Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе)
- Ганеев И.Т. (Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе)
Хатын-кызлар:
- Шәрәфетдинова Г.Н. (Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе)
- Мортазина Ф.С. (Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе)
- Фәттерова Р.И. (Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе)
1 нче урынга лаек булучы уенчылар 6 нчы январь көнне шулай ук Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбендә узачак финал ярышларында көч сынашачак. Аларга тагын да зуррак уңышлар телибез.
-
"Хуш киләсең, Яңа ел!" 27.12.2019

Бүген башлангыч класс укучыларының чыршы бәйрәме булды. Бәйрәм белән котларга авылыбызның аксакаллары да килгән иде. Алар балаларны Яңа ел белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Мәктәп директоры алдынгы укучыларыбызны котлап, бүләкләр тапшырды. Чыршы бәйрәмендә әкияти тамаша шигырьләр, җырлар, биюләр белән бергә үрелеп барды.
-
27 нче декабрьдә 5- 7 класс укучылары “Хуш киләсең , Яңа ел ”дигән сәхнәләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Бәйрәмебезне мәктәп директоры Рәмизә Рәисовна ачып җибәрде. Укучыларны ,укытучыларны,әти-әниләрне ,килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. Уку алдынгыларына, олимпиадаларда, конкурсларда җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырды. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы, әкият геройлары килде. Балалар рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар, уйнадылар, көлделәр. Рәхәтләнеп ял иттеләр. 27.12.2019

-
Бүген мәктәбебездә яңа ел бәйрәмнәре башланып китте. 10 нчы сыйныф укучылары тарафыннан (Кл. җитәкчесе Х.С.Рахматуллина) 8-11 нче сыйныфлар өчен “Яңа ел маҗаралары” исеме астында бәйрәм кичәсе оештырылды. Чара оешкан төстә бик күңелле узды. Укучылар да, укытучылар да, килгән кунаклар да рәхәтләнеп ял итте. 26.12.2019

-
Бүген Акчишмә башлангыч мәктәбендә «Рәхим ит, Яңа ел!» кичәсе үткәрелде. Бәйрәмебезгә Кыш бабай белән Кар кызыннан кала Шүрәле, Убырлы, Төлке, Бүре һәм клоуннар килгән иде. Кичә Яңа ел бәйрәменә багышланган җырлар, шигырьләр, матур биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм тамашачыларның күңеленә хуш килде. 26.12.2019

-
Ата-аналар җыелышы 25.12.2019

25 декабрь көнне мәктәптә ата-аналар җыелышлары үтте. Башлангыч класс укучыларының әти-әниләре каршында укытучылар «Гаилә тәрбиясе» темасына чыгыш ясады, 2 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды, каникуллар чорына куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде. 5-7 класс укучыларының әти-әниләре «Тамчы шоу» уенында катнашты. Югары класс укучыларының әти-әниләре «Мин яхшы әти-әни» темасына тренингта катнашты. Шулай ук барлык әти-әниләргә кышкы каникуллар вакытында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды.













