Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
12 октябрь көнне Казан шәһәрендә ярминкәләр гөрләде.Анда мәктәбебез дә уз өлешен кертте. Мәктәп бакчасыннан җыеп алган яшелчәләр бик тиз үз хуҗаларын таптылар.Көз яме уңыш белән 12.10.2019

-
Мәктәбебез “Фестиваль цветов-2019” район конкурсында 3 нче урынны яулады. 10.10.2019

-
В школе прошли классные часы, в ходе которых в доступном виде проинформировали учащихся о том, что такое цифровое вещание, аналоговое вещание, какое телевидение смотрят в семье у них дома и чем они отличаются, предупредили об отключении аналогового вещания и что необходимо сделать в данном случае. 09.10.2019

-
Фән олимпиадаларының мәктәп туры дәвам итә. 07.10.2019

-
5 класс укучылары "5 октябрь- Укытучылар көне" уңаеннан " Иң гүзәл кеше икәнсез" дип исемләгән бәйрәм программасы әзерләп, мәктәбебезнең барлык мөгаллимнәрен бәйрәм белән котладылар. Укучылар үзләренең иң изге теләкләрен шигъри юллар, җырлар аша җиткерделәр. 07.10.2019

-
Укытучылар көне
05.10.2019
Табигатьтә алтын көз хакимлек итә. Сихри матурлык, мең төрле төсләр, ниндидер тынлык. Елның шундый матур фасылында һәр елның 5 октябре Укытучылар көне буларак билгеләп үтелә. Бу иң якты бәйрәмнәрнең берсе.Ул балачак белән, онытылмас мәктәп еллары белән бәйле.
Барлык укытучыларны шушы матур бәйрәм белән ихлас котлыйбыз. Сәламәтлек, җан тынычлыгы, эшегездә уңышлар телибез.Карашында якты кояш нуры,
Сүзләреннән җанга җылы тама.
Еллар үтәр... Әмма укытучы сүзе
Маяк булып күңелләрдә кала.
Бала күңелен төгәл аңлап, тоеп,
Иң кирәкле сүзне Сез әйтәсез.
Язмыш сукмагында борчуларны
Горур үткәрергә өйрәтәсез.
Укытучы – белем генә түгел,
Гыйлем генә түгел, күпкә зуррак!
Маяк булып балкыр сезнең караш,
Атлаганда тормыш юлы буйлап! -
Кысна башлангыч мәктәбендә Өлкәннәр көне һәм Укытучылар бәйрәме уңаеннан күп еллар укытучы булып эшләгән Нуриева Халидә һәм техник хезмәткәр Зәкәриева Ясирә апалар кунакта булдылар. Бәйрәм укучылар чыгышы һәм кунаклар белән берлектә уен-ярыш формасында узды, соңыннан чәй табыны артында дәвам итте. 04.10.2019

-
Дәресләр тәмамланганнан соң түгәрәкләр эшчәнлеге башлана. Укучылар төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә. 03.10.2019

-
Мэктэбебездэ бердэм культура дэреслэре булып үтте. Әлеге чарада барлык класс укучылары да актив катнашты. 02.10.2019

-
1 октябрь - өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. 01.10.2019

Бу көнне без өлкән кешеләребез – әби-бабаларыбызны, мәктәбебездә эшләгән хезмәттәшләребезне котлыйбыз. Безнең Акчишмә башлангыч мәктәбендә озак еллар пешекче, техник хезмәткәр булып эшләгән Тәнзилә апа барыбыз өчен дә үрнәк. Аның күңел җылысы биреп пешергән тәмле ризыкларын, акыллы , төпле киңәшләрен укучыларыбыз әле дә сагынып искә ала.
Бүген без хөрмәтле Тәнзилә апабызны бәйрәм белән котладык. Балалар аңа чәчәк бәйләме тапшырдылар, үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. Тәнзилә апа укучылырның тырышып укуларын, тәүфыйклы, тәртипле булуларын теләп озатып калды.
Без дә Тәнзилә апабызга сәламәтлек, озын гомер , балаларының, оныкларының игелеген күреп, исән-сау яшәвен телибез.













