Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Мәктәптә хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалауга юнәлдерелгән урта мәктәп яшендәге укучылар өчен "Яшүсмернең Намус кодексы" дигән темага тәрбия сәгате уздырылды. 24.10.2023

Китапханәче Халидә Хәмбәл кызы «хокук бозу» төшенчәсенә ачык аңлатма бирде, тормыштан мисаллар китерде, укучыларга үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлатты, Намус кодексын белергә тиешлекләренә басым ясады.
В школе провели час воспитания «Кодекс чести подрастающего поколения” для читателей среднего школьного возраста, направленный на профилактику правонарушений и преступлений.
Эпиграфом данного мероприятия являлись слова Екатерины Великой: «Гораздо лучше предупреждать преступления, нежели их наказывать».
Библиотекарь Халида Хамбалевна дала чёткое объяснение понятию «правонарушение», что правонарушение делится на проступки и преступления, рассказала всё на примерах, объяснила то, как себя вести, чтобы читатели не переходили грань дозволенного, они должно быть осведомлены о том, что есть кодексе чести подрастающего поколения.
Библиотекарь объяснила, что кодекс чести подрастающего поколения – это нравственное достоинство человека, его доблесть и честность, благородство души и чистая совесть. Честь и достоинство – величайшие ценности. Ими измеряются уровень и степень развития личности, её сила и своеобразие. Человек Чести имеет высокие убеждения и твёрдые принципы, сохраняет среди людей свою индивидуальность.
Потом озвучили 9 заповедей для подрастающего поколения:
- Каким ты будешь в школьные годы, таким ты станешь вдальнейшем.
- Школа, в которой учишься ты – самая лучшая, так постарайся чтобы она всегда была такой.
- В школе мы разные, а ты прими каждого таким, какой он есть, веди себя так, чтобы им был хорошо с тобой.
- Учись мужественно переносить неприятности, они скоро пройдут.
- Помоги самому себе стать лучшим.
- Уверенно грызи гранит науки, твёрдые знания нужны везде.
- Всегда будь честен, не выкручивайся и не ври.
- Защищай слабого.
- Словом и делом приумножай славу своей школы.
В конце мероприятия провели психилогический тест «Конфликтная ли Вы личность», прочитали рекомендации психолога «Конструктивное общение, Предупреждение конфликтов».
-
"Туган телем сагында" акциясенә кушылып 21.10.2023

"Туган телем сагында" акциясенә кушылып, Кысна башлангыч мәктәбендә "Халкыбызның милли киемнәре һәм бизәкләре" дип аталган класс чарасы уздырылды һәм күргәзмә төзелде. Укучылар татар халкының милли бизәкләре белән таныштылар. Алар үзләре дә читек рәсемен ясап, аны милли бизәкләр белән бизәделәр.
-
“Югалган хатлар...” 21.10.2023

Тинчурин театрына гаиләбез белән йөрибез. Соңгы килүебездә “Яратам! Бетте- китте!”не карап кайткан идек. Режиссеры Зөфәр Харисов булуы, яраткан артистларның уйнавын белгәч, күрәсебез килде. Бик ошатып кайткан идек.
Ә кичә... Кичә Тинчурин театры бинасы шау-гөр килеп тора иде. Театр үзенең 90 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан мәктәп театрлары арасында Республика күләмендә беренче тапкыр фестиваль-конкурс уздыра. Бу чарада Арча районы Ашытбаш урта мәктәбе театры “Югалган хатлар” драмасы белән катнашты, автор буларак мине дә чакырдылар. Минем өчен сөенечле дә, дулкынландыргыч та хәбәр булды бу. Бөек Ватан сугышы елларында тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын, яраткан кешеләрен гомер буе көтүләрен тасвирлаган бу драманы укучы балалар ничек күрсәтерләр икән дип борчылдым. Юкка борчылганмын.
Әллә театр бинасының сихрилеге, әллә жюрида утырган Зөфәр Харисов, Зөлфия Вәлиева кебек танылган артистларның ихластан карап утырулары көч бирдеме, укучылар сынатмады. Бар кеше дә артист булып тумый, диләр. Әмма бу балаларның уйнауларын күргәч, башкача уйлыйсың. Барысы да шулкадәр оста уйнап чыктылар, карап утыручылар гына түгел, үземнең дә күзләрем яшьләнде. Ахырдан барыбыз да, хәтта жюридагы артистлар да (!) яшь артистларга озак итеп кул чапты. Соңыннан фикер алышулар, күмәкләп фотога төшүләр... Боларның барысы да балалар күңелендә бер матур хатирә булып калыр дип уйлыйм. Уңышлар телим ул балаларга! Кем белә, бәлки нәкъ менә шушы көннән соң бала күңеленә театрга мәхәббәт орлыгы салыныр. Бәлки берәрсендә “Мин артист булам” дигән хыял бөреләнеп, еллар узгач журналистка биргән беренче әңгәмәсендә ул бала: “Тинчурин театрында чыгыш ясаганнан соң артист булырга теләдем”,-дип әйтер. Әнә, Ашытбаш мәктәбендә белем алган, үзе яраткан һөнәрне үзләштереп, бүгенге көндә Татар Конгрессында эшләүче Алмаз Нуруллин да: “Заманында без Казанга килеп, зур сәхнәдә уйнап, Гран-при алган идек”,-дип зур горурлык белән сөйләп торды.
Ашытбаш урта мәктәбе коллективының татулыгына, бердәмлегенә сокландым. Һәр кешегә якты чырай күрсәтеп, елмаеп каршы алучы мәктәп директоры Рәмизә Рәис кызы Кавиева, күп еллар балаларны сәнгатьне яратырга өйрәткән, тәҗрибәсе зур булса да, дулкынланып, инде ничәнче тапкыр: “Кирәкле нәрсәләр онытылмадымы?”-дип барлаучы театр җитәкчесе Рузалия Рәхмәтуллина, катнашучы балаларны үсендереп: “Сездән була, без сезгә ышанабыз“,-дип торучы класс җитәкчеләре – барысы да “ут йотып” торалар, үз балалары өчен тырышалар, диярсең. Түзмәдем, үзләреннән дә сорадым. Алар: “Без класс җитәкчеләре, бу балалар да үзебезнеке инде”,-дип җавап бирделәр.
Җанатарлары белән бергә барысы кырык кеше килгәннәр иде. Район җитәкчелеге транспорт белән тәэмин иткән, бу инде район күләмендә мәктәпнең дәрәҗәсе бар, дигән сүз.
Жюри балаларның чыгышын: “Актуаль, патриотик хисләрне уята”,-дип бәяләде. Жюри рәисенең миңа: “Рәхмәт сезгә!”- дип әйтүенә дә күңелем булды.
Якташларымның шундый булулары белән горурланам, аларга һәр эшләрендә уңышлар телим. Алдагы көннәре бүгенгесеннән матуррак, уңышлырак булсын.
Моннан соң беркем дә, берни дә онытылмасын, хәбәрсез югалмасын. Киткәннәр тиз көннәрдә исән-имин килеш өйләренә әйләнеп кайтсыннар иде.
-
"Туган тел сагында" акциясе кысаларында мәктәпнең "Яшь талантлар" театр коллективы 20.10.2023

"Туган тел сагында" акциясе кысаларында мәктәпнең "Яшь талантлар" театр коллективы
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия
театрының 90 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган
Гаилә һәм мәктәп театрларының “Гаилә тарихы”, “Театрның яше юк”
I Республика фестиваль-конкурсына катнашу өчен әзерлек алып баралар. -
I Республика фестиваль-конкурсы 20.10.2023

20 октябрьдэ " Яшь талантлар" театр түгәрәгендә шөгыльләнүче укучыларыбыз Казан шәhәрендә гаилә hәм мәктәп театрларының "Гаилә тарихы", "Театрның яше юк" I Республика фестиваль-конкурсында катнаштылар. Фестиваль-конкурс Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма hәм комедия театрында узды. Бэйгедэ укучылар якташыбыз Мөнирә Сафинаның "Югалган хатлар" әсәрен тәкьдим иттеләр. Жюрида утырган Зөфәр Харисов, Зөлфия Вәлиева кебек танылган артистлар алдында укучыларыбыз сынатмадылар, уңышлы чыгыш ясадылар.
-
“ Туган телем сагында” 19.10.2023

19 октябрьдә “ Туган телем сагында” акциясенә кушылып, мәктәптә “Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә мәрҗән бар” дип исемләнгән викторина узды. Бу әйтем белән халкыбыз телнең дәрьялардай иксез-чиксезлеген һәм тирәнлеген, тел байлыгының мәрҗәннәрдәй серле һәм могҗизалы булуын әйтергә теләгәндер. Һәр кеше үзенең туган телен белергә тиеш, ә бу исә – телнең бөтен матурлыгын тоеп, аның кагыйдәләрен белеп эш итү, ягъни сүз байлыгына ия булу дигән сүз.
Викторина барышында укучылар командаларга бүленеп үзара көч сынаштылар, тел турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар әйтүдә ярыштылар, җыр- биюгә осталык-ларын күрсәттеләр.
-
«Сөмбелә” бәйрәме 18.10.2023

Бүген башлангыч класс укучылары белән "Туган тел сагында" акциясе кысаларында «Сөмбелә» бәйрәме үткәрелде . Елның сихри фасылында - көн белән төн тигезләшкән вакытта татар халкы «Сөмбелә» бәйрәмен уздырган. Ул көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана.
«Сөмбелә» - башак дигән сүз. Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дип йөрткәннәр. Балалар көз кызына багышлап туган телебездә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләр башкардылар. Сөмбелә балаларга күңелле уеннар уйнатты, тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар . Бәйрәм бик күңелле үтте. -
"Безнең горурлыгыбыз" 18.10.2023

18 октябрь көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә махсус хәрби операциядән ялга кайткан кадерле укучыбыз, авылдашыбыз Корбанов Д Д, аның якыннары, гаиләсе белән "Безнең горурлыгыбыз" исеме астында очрашу кичәсе үткәрелде. Г.Тукай исемендәге Ашытбаш мәктәбе директоры Кавиева Рәмизә Рәис кызы Динар Даниял улына укучылар, укытучылар коллективы исеменнән рәхмәтен белдерде, аңа, гаиләсенә изге теләкләрен җиткерде. Акчишмә башлангыч мәктәбе укучылары, укытучылар үзләренең рәхмәт сүзләрен матур, моңлы җырлар, дәртле биюләр, шигырьләре аша ирештерделәр. Сөйләшү түгәрәк өстәл артында дәвам итте.
Без, мәктәп коллективы, авылдашларыбыз исеменнән хәрби операция тәмамланып Динарның тиз арада исән-сау, сәламәт булып якыннары, гаиләсе янына кайтуын чын күңелдән теләп калабыз. -
Җиргә яфрак коелган 17.10.2023

Җиргә яфрак коелган,
Сап-сары келәм булган.
Яфракларны без җыярбыз,
Букет ясап куярбыз.
Мәктәбебез коридорында көзге күргәзмә оештырылды. Һәр класс көз бәйрәменә табигый байлыклардан: яшелчә, җиләк-җимеш, яфрак, үләннәрдән эшләнмәләр ясады.
В коридоре школы была организована осенняя выставка. Каждый класс сделал к празднику осени поделки из природных материалов: овощей, фруктов, листьев, трав. -
"Туган телем сагында"акциясе кысаларында " 16.10.2023

16 октябрь көнне Акчишмә башлангыч мәктәбендә "Туган телем сагында"акциясе кысаларында "Туган телем-татар теле"исеме астында тәрбия сәгате үткәрелде. Туган телебез, әти-әниләребез кебек үк кадерле, газиз. Аны саклау -һәрберебезнең изге бурычы. Тәрбия сәгате барышында укучылар татар шагыйрьләрен, язучыларын барладылар, милли бәйрәмнәрне, йолаларны искә төшерделәр. Кичә бөек шагыйребезнең "Туган тел"җыры белән тәмамланды.













